Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2017 елда "Интертат" укучыларын иң кызыксындырган җырчылар рейтингы

Ел ахыры – нәтиҗәләр ясый торган чор. Без дә ел дәвамында Интертатта чыккан шоу-бизнес яңалыклары арасында иң күп укылган, популяр язмаларны ачыкладык.

news_top_970_100
2017 елда "Интертат" укучыларын иң кызыксындырган җырчылар рейтингы

1. Илсөя Бәдретдинова белән Илфак Шиһапов мөнәсәбәтләре һәрвакыт халыкка кызык булды. Хәтта Илфак арабыздан киткәч тә, Илсөянең мәрхүм турындагы уй-фикерләре белән күпләр кызыксынды. Шулай итеп, Илсөя Бәдретдинованың Илфак Шиһапов турында биргән әңгәмәсе - беренче урында.

2. Халкыбызның яраткан артисты Хәния Фәрхинең китүен барыбыз да авыр кичердек. Бу югалтуга әле дә ышанып булмый. Бөтен татар һәм башкорт халкын борчыган тагын бер сорау – Хәния Фәрхинең җырларын кем җырлар, кызы Алия сәхнәгә чыгармы? Хәния Фәрхигә багышланган “Истә калсын” концертында Алия Гәрәеваның да катнашуы турындагы мәкалә - икенче урында. Концертта Алия тамашчыга: «Авыр минутларда таяныч булганыгыз өчен рәхмәт!” – дигән иде.

3. Гөлназ Асаеваны эстраданың иң гаугалы җырчысы дияргә була, чөнки соңгы арада Гөлназ тирәсендә шактый низаглар булды. Шуларның берсе – төнге клубта булган хәл. “Гөлназ Асаева Уфадагы җәнҗал турында: “Мин – кызу канлы кеше” исемле язма рейтингның өченче урынын алды.

4. Дилә Нигъмәтуллинаның шәхси тормышындагы яңалыклар да халыкта кызыксыну уяткан. Билгеле булганча, Дилә газиз әнисен югалтты. Бары ике ел узгач кына, җырчы бу хакта Интертатка сөйләргә булды. “Дилә Нигъмәтуллина: “Бармаган җир, очрашмаган кеше, өшкермәгән әби калмады” мәкаләсе - дүртенче урында.

5. Тамашачы Гөлсирин Абдуллинаның сәхнәдән китүенә борчыла булса кирәк, “Гөлсирин Адбуллина бер елга сәхнәдән китә?” дигән язма да популяр булды. Ул мәкаләдә Гөлсириннең быел концерт куймавын, ә иҗатташ дусларының концертларында гына чыгыш ясавын язган идек.

6. Ни гаҗәп, популяр җырчы Элвин Грейга багышланган язма рейтингның алтынчы урынында гына. Радикның кем белән йөрүе, кемгә өйләнәчәге халыкка бик мөһим. Гөлназ Асаева белән мөнәсәбәтләре турында да күп язылды. Ә икесенең дә система астында ятуы турындагы язма аеруча күп укылды.

7. Данир Сабировның кызы Мәрьям әтисенә караганда да популяррак, ахрысы. Артистның кызы кечкенәдән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Мәрьямнең бу сәләтен күреп, аны Максим Галкинның “Лучше всех!” тапшыруына чакырдылар. Казан кызының Мәскәүне шаккатырып кайтуы турындагы язма җиденче урынга лаек булды.

8. Ләйсән Таишеваның бәби алып кайтуы да Интертат укучылары өчен шатлыклы хәбәр булган. Билгеле булганча, 7 декабрьдә Ләйсән әни булды. Баланың авырлыгы – 3540 грамм, буе – 54 см иде. Ләйсән белән Александр улларына Ролан дип исем кушты.

9. “Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйлфанованың гаиләсе ишәйгән?!” исемле мәкалә рейтингның тугызынчы урынында. Моны укыгач, яшь гаилә бәби алып кайткан дип уйлаучылар күп булды. Ләкин сүз мәче турында иде...

10. Өч малай үстерүче Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисовадан да кыз көтәләр. Аларның дүртенчегә кыз алып кайтуы турындагы язма шактый күп укылды. Чынлыкта, Баһлар гаиләсе бәби көтми һәм якын арада дүртенче бала алып кайтуны да планлаштырмый. Бу хакта артистлар быелгы театральләштерелгән тамашаларында хыялланды.

Иң күп укылган язмалар рәтендә шулай ук Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей арасындагы низаг һәм Чулпан Йосыпова әңгәмәсе дә бар. Чулпан Интертатка иреннән аерылуы турында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100