Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 еллык хезмәт әҗере: җырчы Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Татарстанның атказанган артисты булды

Казанда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 80 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм концерты узды. Тантанада ансамбль биючесе, җырчы Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямовага һәм аның тормыш иптәше, биюче Раил Ганиевка “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде.

news_top_970_100
15 еллык хезмәт әҗере: җырчы Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Татарстанның атказанган артисты булды

Әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, Айгөлнең үзенә шалтыраттык. “Ансамбльгә 2009 елда килдем. Ул вакытта Раил биредә эшли иде инде, ул 2006 елда эшкә урнашкан булган. Безне ансамбль таныштырды һәм кавыштырды, дисәм дә була. Хәзер мәхәббәт җимешебез, кызыбыз Ралинага 2,5 яшь. Билгеле булганча, ансамбльдә хор, оркестр, бию бүлекләре бар. Бию бүлегендә без – 16 пар. Шуларның дүртесе, безнең кебек үк, ирле-хатынлы. Соңгы вакытта парлы биючеләр арта башлады”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Айгөл Кыямова. Айгөлгә мактаулы исем тапшырылганнан соң, әнисе Рәзимә ханым аңа чәчәкләр бүләк итте.

“Мактаулы исем алу өчен күп хезмәт куярга, тырышырга туры килде. Һәрдаим күп төрле бәйгеләрдә катнашабыз, партнер белән яки аерым биюләр куябыз. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә узган Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар бәйгесендә 3нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдым. Исем алуыбызга әле дә ышанып бетеп булмый, без – бик бәхетле! Иртәдән бирле күп санлы котлаулар кабул итәбез. Бүген шулай ук җаваплы көнебез, концертның икенче көне. Тамашачыга барлыгы 16 бию тәкъдим итәбез”, - диде биюче.

Айгөл Кыямова белән Раил Ганиев 15 ел сәхнәдә. Алар ансамбльдә эшләүдән тыш, эстрада артистларының концертларында да бии. Соңгы вакытта биючеләр Филүс Каһиров, Илназ Баһ белән эшләвен әйтте.

Айгөл белән Раилне чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар һәм гаилә бәхете телибез!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100