Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җүләркәем минем, дип, Радик иренемнән назлап үпте". Элвин Грейның фанаткасы хыялында җырчы белән яши

Татар җырчылары арасында Интернетта җанатарлары тарафыннан төзелгән фан-төркемнәр саны буенча Радик Юльякшин беренче урында. ВКонтактеда җырчыга багышланган 390нан артык төркем теркәлгән. Шуларның иң зурысы – рәсми дип билгеләнгән төркемдә 98 700 кеше исәпләнә. Instagram челтәрендә фан-төркемнәр саны 72 дән артык. Фан-төркемнәр арасында иң кызыклысы - “Әни, мин борындык” дигәнендә кулланучылар аз, әмма анысы иң кызыклысы. Аны алып барган кыз Радик Юльякшин турында интим хикәяләр иҗат итә.

news_top_970_100
"Җүләркәем минем, дип, Радик иренемнән назлап үпте". Элвин Грейның фанаткасы хыялында җырчы белән яши

"Әни, мин борындык" төркемендә 2340 кеше кулланучы бар. Ни өчен "борындык"? Җырчының иҗаты белән таныш кешеләр белә торгандыр - "Элвин и бурундуки" мультфильмына бәйле рәвештә, Радик Юльякшинны, сәхнәдәш дусларын "Борындыклар" үртиләр. Фан-төркемендә, "Әни, мин - борындык" дигән атама да "мин "Радикның бик якын кешесе" дигәнгә ишарә. 

Төркемдә артист турында язылган "фанфиклар" урын алган, барлыгы 205 бәләкәй хикәя язылган.
 

Фанфик-( фэнфик инглиз сүзе -  fan-поклонник, fiction- матур әдәбият) фанатлар тарафыннан кумирлары турында уйлап чыгарып язылган хикәяләр. Фанфик язучыларны фикрайтер дип атыйлар.

“Әни, мин борындык” төркемен 17 яшьлек Динара Биктимерова алып бара. Ул Благовар районының Сынташматак авылыннан. Уфа тармак технология техникумында белем ала. Динара Гөлназ исемле кыз исеменнән яза. Бу кыз, имеш, Радик Юльякшинның хатыны, алар бергә торалар. "Гөлназ" Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык яза.

Динара "Татар-информ" хәбәрчесенә Элвин Грейга мөнәсәбәте турында сөйләде.

- Радик һәм анын иҗаты белән 2016 елда гына таныштым.7 декабрьдә ул “Уфа-Арена” стадионында концерт куйды. Җырлавы, киенү стиле, шундый гади булуы белән үзенә каратты. Менә шуннан бирле гел анын иҗатын күзәтеп, кызыксынып барам. Радик Юльякшинның һәр җыры - минем күңелемнең чагылышы. Кәефем төшенке булса - “Гаилә” җырын тыңлыйм. Бәхетле чагымда “Чәк-чәк” җырын куям. Барысы да ачуымны чыгарса- “Ашкына гомер” не,- ди Динара.


- Ни өчен Instagramда фан-төркем алып барырга уйладың?

- “ Әни мин борындык” төркеменә беренче язмамны 10 декабрьдә керттем. Интернет челтәрендә Радикнын фан-төркемнәре бик күп. Минем башкалардан аерылып торган, үзенчәлекле аккаунт алып барасым килде. Шуңа күрә исемен дә Элвин Грей яки Радик Юлъякшин дип кенә куймадым, ә  “Мам, я Бурундук” дип атадым. Үзем уйлап чыгарып фанфиклар иҗат итә башладым. Төркемемдә әле язылучылар саны күп түгел, ләкин киләчәктә алар артыр дип ышанам.

“Әни, мин борындык” дигән группага теркәлер өчен борындыкларнын кем икәнен белергә кирәк.



- Фанфиклар иҗат итүең хакында тулырак сөйләп кит әле.


- Хәзер интернет челтәрендә фанфиклар язу бик популяр. Күп кенә яшьтәшләрем җитди, кырыс кыяфәттә һәрвакыт каядыр ашыгалар, чабалар. Аларга менә шулай хыялланып яшәү, хыялый булунын – үзе бер рәхәт икәнен күрсәтәсем килә. Хыяллану яшәүгә ниндидер бер җиңеллек өсти. Күпләргә фанфиклар язу сәер тоелыр. Аны дөрес аңламаучылар да күп. Тик бу эш миңа ошый.

-  Радик Юльякшин бу фан-төркем хакында беләме?

- Бу сорауны миңа танышларым да еш бирә. Радик белми торгандыр. Минем дә аңа бу хакта әйткәнем юк. Белсә, язмаларымны ошатыр иде дип уйлыйм.

- Фанфикларында Радикның сөйгәне Гөлназ исемле. Бу җырчы Гөлназ Асаевамы? (Искәртеп китик - Радик Юльякшин Гөлназ Асаева белән йөри дигән хәбәрләр булды).

- Юк, Гөлназ Асаеванын минем язмаларыма катнашы юк. Кечкенәдән Гөлназ исеме ошаганга күрә, төп героемның исемен шулай атадым.

- Язмаларыңа карата тискәре фикерләр әйтүчеләр булдымы?

- Әлбәттә, булды. Андыйлар бик күп. Аеруча мәзәкләремне тәнкыйтьлиләр. Тик мин аларга игътибар итмәскә тырышам. Мине аңлаучылар, фанфикларымны яратып укучылар да шактый. Дәвамы кайчан була дип тә язалар.

Динара иҗат иткән мәзәк

- Буш вакытларында ниләр белән шөгыльләнәcен?

- Китаплар укырга яратам. Күптән түгел генә Стейс Крамернын “50 дней до моего самоубийства” китабын укыдым. Нәфис гимнастика, рәсем ясау белән шөгыльләнәм.

"Әни, мин борындык" фан-төркеме нәрсә ул?

“Әни мин борындык” фан-төркемендә Радик Юлъякшинны төшләрендә күрүчеләр хисләре белән уртаклаша,аңа багышлап шигырьләр һәм мәзәкләр яза, концертлар турында фикер алыша, аңа кәләш сайлый

Динара “Артист белән бергә 30 секундка калсагыз, нәрсә эшләр идегез?” дигән сораштырулар уздыра. Бу сорауга җаваплар кызыклы. 

Endge: Каты итеп кочаклар идем.
Gren: Урлап китәсем килә.
Karina: Каты итеп кочаклап аның белән фотога төшәр идем.
Mblcd: Үземә өйләндерер идем.

Динара Гөлназ Асаева белән ассоциацияләре булмавын әйтсә дә, еш кына Радик һәм Гөлназ Асаеваның бергә төшкән фотоларын куйганына игътибар итәргә була.

"Әни, мин борындык" төркеменнән фото - Радик Юльякшин Гөлназ Асаева белән

Динара Биктимерова иҗат иткән фанфиклар

1 бүлек. Танышу

Сәлам! Минем исемем - Гөлназ. Миңа 19 яшь. Университетта табиб булырга  укыйм. Регина исемле дус кызым бар. Ул - кара чәчле, буйга да миннән күпкә зур. Без аның белән балачактан бирле дус. Бергә укыйбыз һәм бергә торабыз.

Иртә.

- Гуль, тизрәк тор, соңа калабыз!- дип уята Регина.

- Ну Регин, тагын берничә минут.....

- Бернинди минутлар да юк!

- Күрәлмыйм! - ачуланып, йокымнан уяндым мин.

- Мин дә сине яратам,- дип көлеп куйды Регина.

Юынып чыкканнан соң мин тиз генә киендем. Урамда салкынча иде. Өстемә ак майка, чалбар, джинс жакет кидем. Чәчләремне резинка белән җыеп куйдым. Әзерләнеп беткәннән соң, кухняга чыктым. Регинаның коймак пешергәнен күреп гаҗәпләндем. Чөнки ул күкәй тәбәсе, салатлардан кала бернәрсә дә әзерләми иде. 

- Әллә Регина иртәнге аш әзерли инде?!- дип көлеп куйдым мин.

- Нәрсәгә көләсен? Мин бит тырышам -диде Регина.

Коймаклар белән чәй эчкәннән соң, без укырга киттек. Университетка җәяү 15 минутлык юл. Паралар бик озак һәм күңелсез барды. Соңгы парадан китәргә уйладым. Регина калды.

Тротуардан кайтып барганда, юлда ятып торган бер егетне күреп алдым. Аңа булышыр өчен янына якынрак килдем.

- Сезгә ярдәм кирәкме?-дип сорадым мин. Пульсын тикшереп карар өчен үз ягыма борырга тырышам.

- Я Аллам! Бу бит - Радик Юльякшин! Барысы да яхшы булса гына ярар иде!

Радикның тәнендә бернинди яра эзләрен дә күрмәдем. Әле ярый ул вакытта сумкамда кирәкле медикаментлар бар иде. Мин тиз генә нашатырь спирты табып алдым.  Аны иснәткәннән соң ул аңына килде.

- Нәрсә булды сезнең белән? -  калтыранган тавыш белән сорадым мин.

- Хәтерләмим. Мин һава сулап йөри идем...- авырлык белән генә җавап бирде ул.

- Сез аягыгызга баса аласызмы?

- Эм. Әйе. Мөгаен.

Мин аңа торырга ярдәм иттем. Ул миңа бернәрсә дә әйтмичә бик озак карап торды.

- Син минем гомеремне коткардын. Мин синен алдында бурычлы. Синен исемен ничек?-дип елмайды Радик.

- Гөлназ. Синеке?

"Ул минем кем икәнемне белми. Мондый кызлар әле бар микәнни?"

- Мм... Мин-Радик.

-Танышуыбызга шатмын. Сиңа больницага барырга кирәктер?

-Юк. Әйдә йөреп кайтабыз.

-Әйдә, киттек.

Без кафега кереп туңдырма ашадык. Шариклар сатып алдык.


60 бүлек. "Гөлназ - Радикның хатыны"

- Җүләркәем минем. Син тормышымнын иң мөһим өлеше, - дип Радик иреннәремнән назлап үпте һәм күтәреп мине машинасына утыртты.

- Без кая барабыз? - дип сорадым аннан.

- Кадерлем, бу - бүләк. Бераздан күрерсен.

Юлыбыз ерак булмады. Без бер лифтта барганда, минем инде монда булганлыгым искә төште. Бу җир миңа таныш иде. Фатирның эченә үткәч, аның Радикныкы икәнлеге исемә төште.

- Кадерлем, ни өчен без сиңа килдек? - дип сорадым мин, гаҗәпләнеп.

- Бу хәзер синең дә йортың булачак. Бергә яшәячәкбез,- дип елмайды Радик.

Иртән мин бик бәхетле уяндым. Янәшәмдә яраткан кешем иде. Радик йокысыннан торганчы мин иртәнге аш әзерләргә керештем. Суыткычта булган яшелчәләрдән салат ясадым. Кадерлемне битләреннән үбеп уяттым. Радикка студиягә барырга кирәк иде.

- Мине йокыдан шулай назлы итеп уятуын миңа бик нык ошый, - диде күзләрен йомып Радик.

- Хәзер мин сине һәр иртә шулай уятачакмын,- дидем мин, янә аның иреннәрен үбеп.

63 бүлек. Бала кемнән?

Фатирга кергәч, мин күргәннәремнән шок хәленә килдем.

Альбина нинди генә тавышлар чыгармый, Ходаем! Радик белән бүлмәбезгә килеп кергәч, мин үз күзләремә ышанмадым. Альбина Радик белән минем бүлмәдә теләсә кем белән йоклап йөри алыр дип ышанмый идем. Күргәннәремнән башларым әйләнеп китте, мин бәдрәфкә йөгердем. Мине укшыта башлады. Радик минем янга йөгереп килеп, тынычландыра башлады.

- Кадерлем, ни булды? Син авырлымы әллә? – дип сорады ул.

- Радик, бар да яхшы, мин бу хәлне күргәч начар хис итәм, - дидем дә, Альбина янына киттем.

Алар киенгән иде инде. Мин аларны куып чыгардым.

Минем Альбинага исем китмәде. Баланың кемнән булуы кызыксындыра иде мине. Чөнки авырлы булуымны беләм, әмма бу хакта Радикка әйтмәгән идем әле. Мин елый башладым.

-Гуль, сиңа нәрсә булганын бәлки әйтерсең?

- Кадерлем, бар да әйбәт, Альбина шундый булыр дип уйламаган идем, - дидем мин.

- Кадерлем, тынычлан, әйберләрне җый, кайтабыз, - диде ул. 

(Сез ничек уйлыйсыз, бала кемнән? Радиктанмы, әллә Димаданмы? (Дима - Гөлназны көчләгән кеше).



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100