Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Апаем, минем җырларны җырласаң, җырчы буласың!” Ризван Хәкимов һәм татар эстрадасы турында сөйләшү

"Елама, ярсыма", "Моңнар кайтсын авылга", "Аллага шөкер", "Агымсу", "Әнкәйләргә фатиха", "Рәхмәтеңнән, Ходаем, ташлама"... Бу һәм тагын бик күп популяр җырлар авторы Ризван Хәкимнең иҗат кичәсенә багышланган матбугат конференциясенә популяр җырчылар үзләре дә килгән иде. 

news_top_970_100
 “Апаем, минем җырларны җырласаң, җырчы буласың!” Ризван Хәкимов һәм татар эстрадасы турында сөйләшү

Матбугат конференциясендә катнашучылар арасында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, концертны оештыручы - “Туган тел” телеканалының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Ризван Хәким, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм Уфада яшәүче яшь җырчы Илдар Галинуров бар иде.

Конференцияне “Татар-информ” татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыйпов башлады. Ул Ризван абыйдан: “Сезнең җырларыгызны башкармаган популяр татар җырчысы юк. Үз иҗатыгызга нинди бәя бирер идегез?” – дип сорады.

“Хәерле көн барыгызга да. Иҗатыма килгәндә, Аллаһка шөкер, гомерем буе халык кабул итә торган җырлар иҗат иттем. Мин үз халкыма рәхмәтле. Җырларымны халыкка җиткерә ала торган җырчылар гына башкарды. Иҗатым бүгенге көнне дә дәвам итә, җырларым язылып тора. Ходай бирсә, алга таба да иҗатымны дәвам итәрмен дип уйлыйм”, - дип җавап бирде Ризван абый.

Рәмис Латыйпов:

- Салават Зәкиевич, Ризван Хәкимнең җырларының дистә еллар дәвамында популяр булып калуын ничек аңлатыр идегез?

Салават Фәтхетдинов:

- Монда факторлар күп. Татар халкы үзе дә гади, Ризванның җырлары да гади. Кайберләр аптыраганнан җыр яза, ноталарны үзгәртеп карый. Ризван үзе дә ничек гади итеп язарга икәнен белмидер. Ходайдан бирелгән стиль, моң. Минемчә, бөтен эш Ризванның җырларының гадилегендә. “Көтмә син, көтмә, үпкәләмә” җырын егерме елдан артык җырлыйм. Ризванга зур рәхмәт. Ул әдәпле, тыйнак! Бәхәсләшә торган кеше түгел.

Салават абый концертларының берсендә төнге 03:00-04:00 сәгатьтә генә ятып, төш вакытына кадәр йоклавын әйткән иде. Ә бүген, иртәрәк торып, матбугат конференциясенә килгән. Ул үзе дә бу хакта әйтеп үтте. “Үземә дә вакытым җитми. Спорт, сәнгать, мәдәният белән шөгыльләнәбез. Ә бүген, беренче тапкыр булса да, иртә торып, бирегә килеп утырдым”, - ди Салават.

Җырчы үзе Ризван абыйның иҗат кичәсендә була алмаячак. “Килеп булмас. 30 ел дәвамында традиция буларак 1-10 ноябрь мин Чаллыда”, - ди Салават.

Рәмис Латыпов:

- Ришат, сезнең иҗатыгызда Ризван Хәкимов нинди урын алып тора?

Ришат Төхвәтуллин:

- Ризван абыйның без бәләкәй чактан ук тыңлап үскән җырларын хөрмәт итәм. Аның җырлары минем репертуарымда төп урын алып тора. Әйтик, минем тормышта бәләкәй генә сынауларны үткәндә, Ризван абыйның җырлары миңа ярдәм итте. Сүз “Агымсу” җыры турында бара. Беренче күрешүдә Ризван абый миңа: “Апаем, минем җырларны җырласаң, җырчы буласың”, - дигән иде. 

Башта шикләндем, ләкин берничә ел гастрольләрдән соң Ризван абыйга үзем килдем. Һәм Ризван абый миңа “Агымсу” җырын бирде. “Никадәр авыр булса да, агымсу юлын таба” дигән сүзләр миндә өмет уятты. Форсаттан файдаланып, ул җыр өчен Ризван абыйга һәм Марат Кәбировка тамашачылар исеменнән рәхмәт әйтергә кирәк. Композиторлар күп булса да, талантлылары аз. Ризван абыйның татар сәхнәсендә легенда булган җырлары шактый. 

“Моңнар кайтсын авылга” җырын гына алыйк, һәрбер татар, миңа калса, әлеге җырны белә. Иҗатың өчен рәхмәт, Ризван абый!

“Агымсу” җыры турында сөйләгәч, Ришат әлеге җырны җырлап та күрсәтте. “Иртән җырларга яратмыйм, ләкин сез сорагач, башкармый мөмкин түгел”, - диде Ришат. Һәм җырлады, рәхмәт аңа.

Алинә Айдарова:

- Ризван абый, интервьюларның берсендә: “Җырларның мәгънәсе юк. Татар эстрадасы алга таба бармый”, - дидегез. Кайчан эстрада үзгәрәчәк?

Ризван Хәким:

- Бу темага әйтеләсе сүзләр күп. Чынлап та татар эстрадасы, мөселман сәхнәсе бозылды. Эстрада бервакытта да сүнә торган әйбер түгел. Яшьләр җырласын. Бөтен дөньябыз, тормышыбыз, моңыбыз алар кулына калачак. Моңыбызны югалтмасыннар иде. Талантлы яшьләребез булуына шатланам гына. Ләкин, дөресен әйткәндә, кем эшсез, шул сәхнәдә бүген. Татар сәхнәсен бозу дөрес түгел. Җырларга килгәндә, хәзер күпләр үзләре музыкасын яза, үзләре сүзләрен яза...

Салават Фәтхетдинов:

- Үзе җырлый, тыңлый...

Ризван Хәким:

- Үзе шуңа кул чаба. Эстраданы моңсыз дип әйтеп булмый, безнең халык гомер буе моңлы булган. Авыр чакларында да, җиңел чакларында да җырлаган. Моңнарыбыз калачак, безнең халык надан түгел. Телебез, халкыбыз югалмасын.

Алинә Айдарова:

- Сез җырларыгызны бүләк итәсезме, сатасызмы?

Әлеге соравымны биргәч, Салават абыйның ничек тәэсир итүен күрсәгез. Әйтерсең лә шул чаклы урынсыз сорау биргәнмен.

Ризван Хәкимов:

- Җырларга килгәндә, кайберләре сорап та тормый, тоталар да җырлыйлар. Мин Татарстанга биш елга бер килеп китәргә мөмкинмен. Уфада яшь җырчыларны үстерү белән шөгыльләнәм. Дөньясы шул: сатып алучылар да бар, сорамыйча, җырлаучылар да бар. Гел бизнес белән генә шөгыльләнергә димәгән бит.

Салават Фәтхетдинов:

- Менә яшь кенә кыз эстрада турында сорау бирде дә акча темасы белән тәмамлады. Монда эш акчада түгел. Гомумән, кеше кесәсен тикшерү дөрес әйбер түгел. Бу әйберне оныт, мөмкин булса. Эстрада тирәсендә эш бик җитди. Аны үзгәртер өчен бер ел да, ун ел да җитми. Белмим, күпме вакыт кирәктер. Эстрада агымсу кебек, ага да ага, бер болгана, бер тына. Берсе киләчәк, берсе китәчәк. Сәхнәдә кем тели, шул җырлый. Элек "худсовет"лы яхшы вакыт бар иде. Профессионаллар сәхнәгә чыгарга яраганыңны яисә ярамаганаңны тикшерәләр иде. “Филармония” дә эшләгән техничкадан көнләшә идек. Нинди зур кешеләр белән күрешеп йөри бит ул дип. 

Бу бер генә елда бетәчәк әйбер түгел, ләкин бу теманы туктатырга ярамый. Җырны кемнең нинди стильдә җырлавы икенче мәcьәлә булып тора. Тамашачыны концерт залына куып кертеп тә, әлеге залдан куып чыгарып та булмый.

Бераз гына башка темага тайпылып, Салават абый фикерләре белән уртаклашуны дәвам итте.

- Безнең, Татарстан артистларының, Уфадан кайтканыбыз да юк. Мәш киләбез шунда. Ә Башкорстаннан безгә күчеп килгәннәре яши, ә күпмесенеңдер бер тапкыр да килгәннәре юк. 

Айдар (Галимов – ред) акыллы кеше. Депутат акылсыз булмый. Ул башта ук Татарстаннан ук башлады. Без Уфада ятабыз, кайтканыбыз да юк. Ә тегеннән килүче юк. Ни өчен? Куркумы, Татарстанга килергә ярамый дигән сүзме?! Андагы талант – бер көтү. Миндә укыган җырчыларның күбесенең Башкортстаннан икәнен белгәч: “Салават башкортларны җыя инде”, - диләр. Миңа димәгәе, әйтсеннәр. Нишләтсәң дә, талантлар шул яктан килә. “Син Казанныкы, син Уфаныкы”, - дип әйтмим. 

Мин үземне яхшы жюри дип саныйм, чөнки мине алдап булмый, куркытып булмый, сатып алып булмый. 

Миләүшә Сибагатуллина:

- Салават Зәкиевич, без шушы өлкәдә эшлибез. Менә 5 ноябрь Башкортстан җырчылары киләчәк, соңыннан декабрьдә...

Салават Фәтхетдинов:

- 2019 ел бетеп килә, бер-ике, дисең. Өченче “җыелышны” әйтеп бетермәдең, чөнки дүртенчесе юк. Ә Башкорстанда 40-50 артист чыгыш ясый.

Ризван Хәким:

- Башкортстаннан чыкканнар...

Салават Фәтхетдинов:

- Кемнең кайдан чыкканын тикшереп торасы түгел инде. Үзара иҗади дуслык булырга тиеш. Вакытында чәчеп, вакытында ура торган ике тырыш халык – татарлар һәм башкортлар. Телләребез, моңнарыбыз бер. Шуларны берләштерүче сәнгать кирәк.

Алинә Айдарова:

- “Җыр урлау” күренеше, димәк, бар?

Ризван Хәким:

- Бар.

Алинә Айдарова:

- Элвин Грейның “Елама, ярсыма” җырын искә төшерик. Ул сезнең иҗат кичәгездә була. Димәк, сезгә җырның әлеге стильдә яңгыравы ошый?

Ризван Хәким:

- Ул җырым - иң беренче җырларымның берсе. Ул җыр аркасында сәхнәдә күтәрелдем. Мин үземне беркайчан да җырчы димәдем, бары тик автор-башкаручы гына булдым. Аны Башкорстанда иң беренчеләрдән булып җырчы Фәдис Ганиев башкарган иде. Талантлы җырчыларыбыз бар. Яшьләрнең җырларыбызны яшьләрчә стильдә башкарып, аларны халыкка җиткерүләренә мин бәхетле.

Салават һәм журналистлар:

- Әлеге җырны Зөфәр Билалов та җырлады.

Ризван Хәким:

- Аның җырлаганын ишеткәнем булмады. Нәрсә әйтәсем килә: минем җырларыма яңа сулыш кертүләре өчен рәхмәт.

Бу мизгел бик кызык тоелды. Ризван абый Башкортстанда рәхәтләнеп иҗат итә. Зөфәр абый “Елама, ярсыма” җырын ничә еллар элек башкарды инде, ә ул аны белми дә булып чыкты.

Алинә Айдарова:

- Җырчыларның исемнәре, авторларның исеменә караганда, популяррак. Килешәсезме?

Ризван Хәким:

- Кайвакыт телевизордан җырчыларны карыйм. Аларның исемнәрен язалар, ә авторларның исемнәре юк.

Салават Фәтхетдинов:

- Ни өчен икәнне беләсең бит инде...

Ризван Хәким:

- Ни өчен икәнен белмим. Язмыйлар авторларын. Җыр – бала кебек, автор исемнәрен атарга кирәк. Юристлар да юк.

- Алинә Айдарова:

- Ни өчен, Салават абый?

Салават Фәтхетдинов:

- Аның үз политикасы. Кемнәр беләндер талашып ятсаң, эшләргә вакыт калмый. Менә, кызым, син концерт караган кешегә охшамаган. Син күбрәк язасыңдыр. Җыр башланганда, экранда авторларның исемнәре һәм фотолары бар. Чөнки мин урлашмыйм, миндә авторсыз җыр юк. Шул авторлык хокукларын тикшерүчеләр сумкаларын күтәреп киләләр дә утыралар. Дөрес әйбер түгел. Калганнар да шулай эшләсеннәр. Җырның исемен, авторларын язып куй. “Фонограммага башкарам”, - дип өстә. Фонограммага сикергәнен беләбез, шуңа кул чабабыз. Халык үз-үзен алдый.

Рәмис Латыйпов:

- Ришат, җыр авторларына карата сезнең фикерегезне белик.

Ришат Төхвәтуллин:

- Мәсәлән, мине “Тыңлачы, сандугач” җырын җырлаудан тыйдылар. Мин әлеге җырны күп башкардым. Бары шуны әйтәсем килә: хәзер аны тамашачылар тыңлый алмый, мин әлеге җырны үзем өчен күпме җырлыйсым килсә, җырлый алам. Минемчә, хокук дип, җырчыны җырлаудан тыю дөрес түгел. 

Бу очрактан соң җырларымның бөтен хокукларын үземнеке итәргә тырышам, чөнки башкача мөмкин түгел. Ризван абыйга да җыр тулаем хокук ягыннан минеке булганда гына эшли алганымны аңлаттым. Ул да минем хәлгә керде. Әгәр дә мин җырны башкарам икән, ул җыр аркасында миндә проблемалар булырга тиеш түгел. Аны ничек һәм кайда җырлыйсым килсә, шулай һәм шунда җырлый алырга тиешмен. Халык җырны җырламаса, ул җырның яшәүдә мәгънәсе юк. 

Без җырларны халык өчен эшлибез. Миннән: “Җырларга ярыймы?” – дип сорыйлар. Җырның хокукы миндә булгач, мин рөхсәт итәм. Җырласыннар, әлбәттә. 

Безнең җырлар мәгънәсен югалтып бара. Рус, чит ил эстрадасына күчеп барабыз – шуны күзәтеп барам. Радик Юльякшинга, мәсәлән, рус эстрадасы стиле килешә. Ә миңа коллегам стилендә җырлау, гомумән, килешми. Безнең татар артистлары шуны аңламыйлар микән?! Илһам Шакировның зур багажы, татар халкының моңы безгә барып җиткән, ә без...Без Америка стиленә күчәбез. Татар артистлары моны аңламый микән?! Тарихыбыз югала. Композиторларда заманча җырлар яза башладылар. Моңсыз, көйсез, бер җансыз җыр...Өч нота! Киләчәктә безнең халкыбыз өч нотага гына риза булыр микән?!.

Менә шундый очрашу, сөйләшү булды.

Салават абый фикеренчә, татар халкы яраклаша белә. Яраклашмаска иде, үзебезнең моңыбызны югалтмаска иде. Матбугат конференциясе Ризван Хәкимнең иҗат кичәсенә багышланган иде, ләкин бу тема төп тема булмады. Татар эстрадасы турында сөйләштек. Димәк, очрашу тиктамал үтмәгән. Сөйләгән сүзләр генә буш булмасын иде! Татар эстрадасы алга барсын, моңыбыз югалмасын. Ризван абыйның җырларында моң бар. Шуңа күрә сезне 5 ноябрь Ризван Хәкимнең иҗат кичәсендә көтеп калабыз. Концертны "Туган тел" каналы оештыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100