Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Леонид Млечин: Милли проблемаларны бездә тиешле дәрәҗәдә аңламыйлар

Казанда Бөтенроссия VII төбәкара һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы узды. Россиянең 19 төбәгеннән килгән 200 дән артык делегат масс-медиа үсеше һәм аның проблемалары турында фикер алышты. Белгечләр бер фикергә килде: журналистлар һәм басмалар милли мәсьәләләрдә мөһим роль уйный – мәдәниятне дә, телне дә сакларга омтылалар.

news_top_970_100
Журналист Леонид Млечин: Милли проблемаларны бездә тиешле дәрәҗәдә аңламыйлар
Россиядә танылган журналист Леонид Млечин җирле мәгълүмат чараларының ролен ничек күрүе турында сөйләде, телләр өйрәнү кирәклеге һәм халыклар дуслыгын саклауда Татарстан позициясенең никадәр әһәмиятле икәнен аңлатты.

"Журналистлар милли проблемага аз игътибар бирә" 

- Милли сәясәтне тормышка ашыру максатыннан, төбәкара массакүләм мәгълүмат чараларына нинди бурычлар һәм җаваплылык йөкләнгән?
 
- Мин газеталарны, радио, телевидениене төбәкнекенә һәм башкаланыкына бүлеп карамас идем. Миңа калса, бу бүленеш дөрес түгел, чөнки журналист – ул һәрвакыт журналист. Журналистның тамашачы, укучы, тыңлаучы алдында, җәмгәгатьчелек, аудитория алдында аерым бурычлары бар. Бу бурычларның максаты - нәрсәләр барганын ачык һәм төгәл аңлау, бу темага материал җыю, аңа анализ ясау һәм бездә нәрсәләр булып ятканын аңлату өчен аудиториягә тәкъдим итү.

Миңа калса, бездә милли проблема мөһим, әмма аны тиешенчә аңлау юк. Журналистлар аңа аз игътибар бирә. Барысы да өстән генә, сай йөзә. Хәзерге вакытта милли тормышның нәрсәдән торганын, теге яки бу этник төркемнәрне нәрсә борчыганын, интеллигенция өчен нәрсә мөһим икәнен аңлап тормыйча, асылына төшенмичә, ниндидер этнографик материал белән генә канәгатьләнәләр.

 
Милли телләрне, мәдәни хәзинәне, хәтта аз санлы халык булган этник төркемнәрнең дә мәдәниятен саклау – мөһим проблема. Бу хәзер дөньякүләм бурыч. Ә бездә кече этник төркемнәрнең телләренә кимсетүле караш яши: “Бу ниндидер этнография, музейда әбиләр җырлый”. Бу дөрес түгел.

Тел яшәргә хокуклы, аңа ихтыяҗ булырга тиеш. Әгәр бездә белем бирү рус телендә икән – бу бит милли телләрнең тамырына балта белән чаба, аларны үтерә. Ул гамәли булырга тиеш, өйдә әби белән аралашу өчен генә түгел - ул тормышта кирәкле булырга тиеш. Моның белән барысы да шөгыльләнергә тиеш. Ләкин бездә шундый бәла – моның белән аз кеше шөгыльләнә. Мин әлеге проблемаларны аңлату өчен Фәннәр академиясе кысаларында махсус институт булырга тиеш дип саныйм.

 
- Төбәк басмасының ике телле булуы милли сәясәтне тормышка ашыруда ничек ярдәм итәчәк?
 
- Басманың ике телле булуы – артык мөһим түгел, материалны ике телдә бер үк кеше ясыймы, төрле кешеме - эш анда түгел.

Эш шунда, бу материаллар аудитория өчен мөһим булырга, анда сүз кешеләр өчен әһәмиятле булган нәрсәләр турында барырга тиеш. Материаллар көчле булырга тиеш. Проблема профессионализмда, дөресрәге, аның җитеп бетмәвендә. Менә шул безнең журналистиканың бәласе.
 
Монда безнең, хәтта Советлар Союзының соңгы чоры белән чагыштырганда күренерлек үзгәреш булды – журналистикадан күп кенә талантлы кешеләр китте. Кайчандыр газета журналисты булу бик абруйлы иде, сүз уңаеннан – яхшы түлиләр иде. Хәзер тегесе дә, монысы да юк. Аудитория кечкенә, яхшы газета аэропортта ята – хәтта бушка да беркем дә алмый. Бу журналист корпусына йогынты ясый. Димәк, монда эш техникада түгел, ә эчтәлектә.

"Бездә ислам белгечләре аз"

- Үзегезнең Youtube-каналыгызда сез Төркия мисалында сәясәтне һәм исламны берләштерү темасына кагылдыгыз. Россиядә исламны һәм дөньяви хакимиятне берләштерүнең уңай үрнәге бармы?
 
- Безнең җәмгыятьтә бу турыда фикер алышмыйлар диярлек. Бездә – мөселман халкы шактый күп булган илдә, ислам әһәмиятле роль уйнаган илдә белгечләр аз.
 
Әгәр бездә ислам белән шөгыльләнүче белгечләр бар икән, алар да Якын Көнчыгышта шөгыльләнә, ә үзләренең илләрендә түгел. Бу темага компетентлы итеп язучы журналистларны бармак белән генә санарлык. Чөнки язганчы, башта исламны өйрәнергә кирәк. Ә бу җиңел түгел – бу турыда бер көн эчендә Википедиядән генә укып белеп булмый. Боларны аңлау өчен еллар сарыф итәргә кирәк. Ләкин моның белән шөгыльләнәсе килми, чөнки бездә әлеге тематика дөрес итеп яктыртылмый, дөрес булмаган сүз берәүләрне үпкәләтә, икенчеләрдә кирәкмәгән хисләр уятырга мөмкин.
 
Бездә барысы да дус-тату яшәсен өчен, сәясәттә, тормышта дини һәм конфессиональ аермалар бернинди дә роль уйнамасын өчен, бар көчебезне куярга тиешбез. Бу журналистлар кайгыртуында булырга тиеш, ләкин моның белән беркем дә шөгыльләнми.

 

"Бездә милләтчелекнең тикскәре тәҗрибәсе тупланды"

- Шулай ук Youtube-каналыгызда сез милли җирлектә килеп чыккан нәфрәт темасына да зур игътибар бирәсез. Ничек уйлыйсыз, халыклар  арасындагы дуслыкны саклау мәсьәләсендә Татарстан нинди тәҗрибә уртаклаша ала?
 
- Бу бик мөһим тема, бу бар дөньяны колачлый. Милләтчелекнең бервакытта да хәзерге кебек югары каршылыкка күтәрелгәне юк иде әле. Хәтта әле күптән түгел генә үзара мөнәсәбәтләр үрнәк булган Европа Союзы илләрендә дә кискен, авыр бәрелеш бара. Шул исәптән, Трампны сайлау да - милләтчелекнең үсеш нәтиҗәсе.
 
Этник милләтчелек, дини милләтчелек, икътисади милләтчелек – сәүдә сугышлары. Әлбәттә, без дә моннан читтә түгел – бездә, кызганычка, әлеге каршылыкларның тискәре тәҗрибәсе тупланды.
 
Татарстанда моның белән шөгыльләнүләре әһәмияткә ия, авырлыкны аңлыйлар һәм бу проблемаларны хәл итәргә тырышалар. Бу бик мөһим, чөнки бер көн эчендә генә чишеп булмый торган, хәтта бер ел эчендә хәл итеп булмый торган проблемалар бар. Алар белән һәркөнне шөгыльләнергә кирәк. Моның Татарстанда булуы бик мөһим.
 
- Ничек уйлыйсыз, төбәкнең туган телен өйрәнү башка милләтләргә карата толерантлыкны үстерүгә ярдәм итәме?
 
- Минемчә, бу мәҗбүри булырга тиеш. Әгәр дә син күпчелек бер телдә сөйләшкән җирлектә яшисең икән, мондагы бөтен телләрне дә белергә кирәк. Әгәр өч телдә сөйләшәләр икән, өчесен дә белергә кирәк.
 
Бала төрле телдә сөйләшә торган җирлектә туган икән, мин монда бер начарлык та күрмим – ул бу телләрнең барысын да искиткеч итеп өйрәнәчәк. Бары тик өйдә генә ярдәм итсеннәр. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ярдәм итсеннәр. Бала әллә никадәр телне өйрәнә ала. Әгәр син икенче халыкның телен беләсең икән, кешеләрне аңлыйсың. Син аларны бәялисең. Аларның шундый ук кешеләр икәнен һәм аларның төрле телләрдә сөйләшүе әһәмиятле түгел икәнен аңлыйсың. Бу халыкның мәдәни хәзинәсен бәялисең.
 
Шуңа күрә, телләр өйрәнү - Россия эчендә мөһим булган дуслыкны җайга салу һәм аңлау өчен бердәнбер юл булып тора.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100