Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин әйтте: матбугат конференциясендә яңгыраган 10 фикер

Бүген Мәскәүдә РФ Президенты Владимир Путин зур пресс-конференция үткәрде. Анда Россиядән һәм чит илдән 1600дән артык журналист катнашты. Матбугат конференциясендә Владимир Путин әйткән кайбер мөһим фикерләрне җиткерәбез.

news_top_970_100
Владимир Путин әйтте: матбугат конференциясендә яңгыраган 10 фикер

Татар теле турында

"Минемчә, милли мәсьәләдә бернинди кискенлек юк. Телгә кагылышлы сорау бер генә максатка юнәлгән – Россия Федерациясенең кай җирендә яшәвенә карамастан, балаларның тормышта башлангыч шартлары бертөрле булырга тиеш". 

Татарстан һәм татарлар турында

"Татарстанны яратам, анда минем дусларым күп. Әмма татарлар Татарстанда гына яшәми. Аларның яртысы диярлек Россиянең бүтән төбәкләрендә яши".

Регионнарны кушу турында

"Регионнарны кушу нияте юк. Һәрхәлдә, мин Президент булганда мондый хәл булмаячак". 

Салымнар күләме турында

"2018 ел ахырына кадәр салымнар артмаячак. Халыкны вакыты чыккан салымнардан азат итү яклы мин. Эшмәкәрләрнең дә салым бурычларын “гафу итәргә” кирәк".

Киләчәк турында

"Россияне ничек күзаллавым турында күп тапкырлар әйткәнем булды. Ул заманча булырга тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеге күп тапкырга артырга, гражданнарның хезмәт хакы үсәргә тиеш".

Пенсия яшен арттыру турында

"Пенсия яшен арттыру турында карар әлегә юк. Карар булган очракта да, ул хәзерге пенсионерларга кагылмаячак". 

Балалар өчен пособиеләр турында

"Өченче һәм аннан соң туган балалар өчен 3 яшькә кадәр пособие түли торган регионнар санын 60ка җиткерәчәкбез".

Хөкүмәтнең эшчәнлеге турында

"Проблемалар булуга карамастан, хөкүмәтнең эшчәнлеге канәгатьләндерерлек дип саныйм. Гомумән, хөкүмәт ышанычлы эшли".

Президент сайлаулары турында

"Президент сайуларына үз кандидатурамны үзем тәкъдим итәчәкмен. Әлбәттә, минем ил үсешенә булган карашымны уртаклашкан сәяси көчләр - партияләр һәм иҗтимагый оешмалар ярдәменә дә өметләнәм".

Трамп турында

"АКШ президенты Трампның ничек эшләвен мин түгел, ә аны сайлаучылар, ягъни Америка халкы бәяләсен. Ләкин аз вакыт эчендә ул җитди уңышларга ирешә алды дип саныйм".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100