Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

VI чакырылыш Дәүләт Советы: кемнәр кем булды?

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында парламент рәисе һәм аның урынбасарлары, комитет җитәкчеләре сайланды.

news_top_970_100
VI чакырылыш Дәүләт Советы: кемнәр кем булды?

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды

Бу вазифага Фәрит Мөхәммәтшин һәм Хафиз Миргалимов кандидатуралары тәкъдим ителде. Күпчелек тавышны Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы җыйды.

8 сентябрьдә парламентка 100 депутат сайланды. ТР Дәүләт Советында ике – “Бердәм Россия” һәм КПРФ фракцияләре төзелде. Фәрит Мөхәммәтшин – “Бердәм Россия” партиясе, Хафиз Миргалимов КПРФ вәкиле.

Хафиз Миргалимовка 65 яшь. Ул өченче чакырылыш депутат булып сайлана, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе башлыгы булып тора.

Киңкырлы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мөхәммәтшинга 72 яшь. Ул 1992 елдан башлап Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасын башкарып килде. Шулай ук ул “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, Татарстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчесе вазифасын башкара.

Кандидатлар депутатлар алдында үз программалары белән чыгыш ясады. Беренче утырышта 100 депутатның 95е катнашты. Яшерен тавыш бирү юлы белән Хафиз Миргалимов кандидатурасын 13 депутат яклады, каршы - 81, тавыш бирми калучылар булмады. Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын 88 депутат хуплады, 6сы - каршы булды, 2се - тавыш бирмәде.

Фәрит Мөхәммәтшин аның кандидатурасын хуплаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Бөтен белемен, тәҗрибәсен бу эшкә багышлаячагын, кайсы партия тәкъдим итүенә карамастан, республика үсеше өчен мөһим закон проектлары кабул ителүгә теләктәшлек белдерәчәген әйтте. "Алтынчы чакырылыш парламент үз эшен чиста биттән башламый. Бишенче чакырылышта 573 закон кабул ителде. Системалы эшне дәвам итәргә кирәк булачак. Закон проектларын тәкъдим итү буенча башка субъектларга үрнәк булырлык итеп эшләргә кирәк", - диде ул.

Шулай ук сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия"нең "Минем депутат" проектына халыктан килгән 8,5 мең гозер һәм тәкъдимнәрне үтәү бурычы торганлыгын искәртте. Гозерләрнең 25 проценты - төзекләндерү, 13,3 проценты - юллар төзү-төзекләндерү, 12,3 проценты торак-коммуналь хуҗалылык мәсьәләләренә кагыла. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш елы балаларын социаль яклау, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирү кебек мәсьәләләр дә көн үзәгендә торганын әйтте.

"Тел, мәдәният, традицияләрне саклау, милләт һәм дианара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә дә актив эшләячәкбез", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Марат Әхмәтов - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары

ТР Дәүләт Советы рәисенең урынбасарлары итеп моңа кадәр озак еллар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган Марат Әхмәтов һәм бишенче чакырылыш парламентта да әлеге вазифаларны башкарган Юрий Камалтынов белән Татьяна Ларионова билгеләнде.

64 яшьлек Татьяна Ларионова төп эшчәнлегеннән аерылмыйча үз вәкаләтләрен башкарачак. Ягъни депутатлыкны “Яңарыш” Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондындагы эшчәнлеге белән берлектә алып барачак. 62 яшьлек Юрий Камалтынов кандидатурасын тәкъдим итеп, Фәрит Мөхәммәтшин аның тормыш һәм профессиональ тәҗрибәсе республика парламенты өчен кирәкле булуын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин Марат Әхмәтов кандидатурасы белән таныштыру артык эш, аны бөтен кеше дә яхшы белә, дип белдерде. "Марат Әхмәтовның бөтен тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән. Ул икътисадны яхшы белгән оста оештыручы һәм хуҗалыклы кеше”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Быел 16 июньдә Марат Әхмәтовка 65 яшь тулды.

«Татарстан Республикасы Президентының авыл халкының эшлекле активлыгы, фермер хәрәкәте, кооперативлар, шәхси ярдәмче хуҗалык, халыкның мәшгульлеге буенча күрсәтмәсе (мин әле министрлыкта эшләгән вакытта ул бурыч Фәрит Хәйрулла улына йөкләнгән иде) булган иде. Бу юнәлеш тә күпчелек очракта миндә булыр, күрәсең. Әлегә якынча офыклар шундый», - диде Марат Әхмәтов.

Шулай ук ачык тавыш бирү юлы белән депутатлар бүген ТР Дәүләт Советы Секретаре вазифасына Лилия Мавринаны сайлады.

Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетын Айрат Зарипов җитәкләде

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Яңа сайланган парламентта бүген беренче утырыш үтте, депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады.

Айрат Зариповка 57 яшь. Ул 2015 елдан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе булды. Хәзер депутатлык эшчәнлегенә күчкәч, әлеге вазифадан азат ителде.

"Сезгә комитет эшчәнлегенә актив рәвештә алынырга киңәш итәм. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр зур игътибар таләп итә", - дип мөрәҗәгать итте Айрат Зариповка парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Айрат Зарипов 2004-2002 елларда - Казан шәһәре хакимиятенең иҗтимагый оешмалар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе, 2002-2010 елларда - ТР Президенты матбугат хезмәте һәм 2010-2015 елларда Роскомнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы булып эшләде.
  • Татарстан Дәүләт Советында Айрат Зариповка кадәр Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын 19 еллап Татарстанның халык шагыйре, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Разил Вәлиев җитәкләде. 1990 елдан депутатлык хезмәтендә көч куйган 72 яшьлек Разил Вәлиев быел 8 сентябрьдә сайланган алтынчы чакырылышта парламентта депутатлыкка тәкъдим ителмәде.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты составына 12 депутат керде, шул исәптән - Илшат Әминов, Нияз Гафиятуллин, Илшат Гафуров, Ркаил Зәйдулла, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Альбина Насыйрова, Людмила Рыбакова, Мәгъсүм Сәлахов, Александр Славутский, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Шәмсетдинов. Рәис урынбасары итеп алар Людмила Рыбакованы билгеләде.

Ркаил Зәйдулла парламентта мәгариф һәм милли мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк

“Мин Дәүләт Советында даими нигездә эшли торган депутат түгел, “ирекле” депутат булачакмын”, - диде “Татар-информ”га Ркаил Зәйдулла беренче утырыштан соң.

  • 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайланды. Алардан 22 депутат парламентта профессиональ даими нигездә эшләячәк. Болар – парламент рәисе, аның урынбасарлары, парламент секретаре, комитетлар рәисләре һәм аларның урынбасарларына кагыла.

“Әлегә беренче утырыш кына узды. Дәүләт Советы бинасында депутат буларак беренче тапкыр гына утырышта катнашам. Курку түгел, бераз дулкынлану, каушау бар. Мәгариф, мәдәният, фәнгә кагылышлы һәм милли мәсьәләләр көнүзәк темалар булып тора. Аларны хәл итү, шулай ук әлеге тармакларда эшләүчеләрне кайгырту таләп ителә. Хәзер үз алдыма “ирекле” депутат буларак вәкаләтләремне барлап, депутат вазифасында нәрсәләр эшли алачагымны күзаллау бурычын куйдым”, - диде Ркаил Зәйдулла.

Илшат Әминов Милли комитетның бурычларын атады

«Комитет планнарында безнең мәктәпләрдә ике дәүләт телен өйрәнү буенча тормышка ашырыла торган полилингваль белем бирүгә, полилингваль мәктәпләргә, тел сәясәтенә ярдәм итү тора. Без бу мәсьәләгә закон дәрәҗәсендә, гамәлдәге законнар кысаларында һәрьяклап ярдәм итәргә тырышачакбыз», — диде комитет әгъзасы, «Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов.

Экология һәм табигатьтән файдалану комитетын элеккеге министр җитәкли

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетын Азат Хамаев җитәкләячәк. Моңа кадәр ул республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булып эшли иде. Депутатлыкка сайлангач, парламентка эшкә китте. Бүген Дәүләт Советында узган беренче утырышта аны комитет рәисе итеп сайладылар.

“Комитетның алдагы эше – Татарстан халкының яшәү шартларын, экологияне яхшырту өчен законнар үтәлешен тикшерү, яңа закон проектлары белән чыгу”, - дип белдерде ул.

  • Комитет составына 15 депутат керде. Шул исәптән - “Цеолиты Поволжья” Сәүдә йорты ҖЧҖ генераль директоры Фәнил Баһаветдинов, “Түбән Кама нефтехим” компаниясе генераль директоры Азат Бикмурзин, “Майский” теплица комбинаты җитәкчесе Илшат Ганиев, “Татагролизинг” АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, “ТатРИТЭКнефть” оешмасы директоры Николай Нефедов һәм башка депутатлар.

Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетын Альберт Хәбибуллин җитәкләячәк

Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетын Бөтенроссия җирле үзидарә советының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Альберт Хәбибуллин җитәкләячәк. Бу хакта яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында билгеле булды.

“Альберт Галимҗанович, бу уртак карар. Котлыйбыз сезне! Сезгә зур уңышлар телибез”, - дип шәрехләде тавыш бирү нәтиҗәләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Комитет составына барлыгы ТР Дәүләт Советының 8 депутаты, шул исәптән КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге рәисе Хафиз Миргалимов, “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге башкарма секретаре Ольга Воронова һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең элеккеге урынбасары Римма Ратникова керде.

Шакир Яһүдин Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп сайланды

Шакир Яһүдин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп билгеләнде. Бу хакта яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында билгеле булды.

«Карар бертавыштан кабул ителә. Шакир Шәяхмәтович, котлыйбыз», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Комитет составына Татарстан Дәүләт Советының сигез депутаты, шул исәптән «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков, «Татарстан — Яңа гасыр» иҗтимагый оешмасы Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Илдар Шамилов һәм башкалар керде.
  • Татарстан Дәүләт Советының элеккеге составында Шакир Яһүдин шулай ук әлеге комитетны җитәкләде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты белән Леонид Якунин җитәкчелек итәчәк

Леонид Якунин алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе итеп билгеләнде.

“Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт. Мин бүген комитет алдында зур бурычлар торуын беләм, инде өч еллык чорга бюджет формалаштырыла башлады. Безгә бүген сезнең белән 2020 ел һәм план чорына бюджет формалаштырыла торган кайбер закон проектларын кабул итәргә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Леонид Якунин комитет әгъзаларына.

Татарстан парламенты депутатлары шулай ук аның кандидатурасын бертавыштан хуплады.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты составына Татарстан Дәүләт Советының барлыгы 13 депутаты керде.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советында Леонид Якунин шулай ук әлеге комитетны җитәкләде.

Социаль сәясәт буенча комитет җитәкчесе итеп Светлана Захарованы билгеләделәр

Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп депутат Светлана Захарованы сайладылар. 

«Карар бертавыштан кабул ителде, котлыйм сезне. Комитет гади түгел, социаль мәсьәләләр аз түгел, хәзер сезнең тәҗрибәгез җитәрлек, Ходай сәламәтлегегезне бирсен» - диде парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Светлана Захарова Чаллы шәһәрендә туган. «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын, «Социаль өлкә, иминият һәм сәламәтлек саклау менеджеры» белгечлеге буенча Кемерово дәүләт университетын тәмамлаган. Аның табиб һәм дәүләт идарәсендә эш тәҗрибәсе бар.

Комитет составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 14 депутаты керде. Алар - «12нче шәһәр клиник хастаханәсе» ААҖ генераль директоры Рамил Әхмәтов, Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, «Казан Зооботаника бакчасы» идарәсе директоры Фәнис Нурмөхәммәтов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм башка депутатлар.

Лотфулла Шәфигуллин икътисад һәм эшмәкәрлек комитетында рәислек итәчәк

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе итеп “Таттелеком”ның элеккеге җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин сайланды. Лотфулла Шәфигуллин кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплады.

  • Бу комитет составына барлыгы 14 депутат керде. Шул исәптән, алар арасында – “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких, “КАМАЗ-Марко” ҖЧҖ генераль директоры Роман Мугерман, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һәм башкалар бар.

Яшел Үзәннең элеккеге башлыгы Торак сәясәте буенча яңа комитетны җитәкләячәк

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе итеп Яшел Үзән районының элеккеге башлыгы һәм Яшел Үзән мэры Александр Тыгин сайланды.

“Александр Васильевич, сезне котлыйбыз. Зур уңышлар телибез”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советының быелгы чакырылышында комитетлар саны артты. Гамәлдәге җиде комитетка Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты өстәлде.

  • Александр Тыгин 2013 елның сентябреннән Татарстан Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән мэры вазифасында башкарган иде.

Татарстан депутаты ЛДПР партиясеннән үз теләге белән чыкты

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына ЛДПР партиясеннән депутат булып сайланган Эдуард Шәрәфиев партиядән китүе турында белдерде. Бу хакта ул бүген Казанда парламентның беренче утырышында трибунадан әйтте.

8 сентябрьдә узган сайлауларда Эдуард Шәрәфиев Менделеевск бермандатлы округы буенча депутатлыкка үтте.

“Миңа шәхсән һәм, шулай ук минем өчен тавыш бирүче кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә караганда да, Владимир Вольфовичның безнең республика турында әйткән фикерләре көтелмәгән хәл булды. Янәсе, Татарстан акчага күмелгән, бездәге тормыш – карагруһчылык (мракобесие). Мин мондый сүзләргә каршы һәм бу хакта элек тә әйткәнем булды", - диде депутат.

Мәгълүм булганча, Владимир Жириновский РФ Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясен җитәкли. Эдуард Шәрәфиев сүзләренчә, партиядә аның фикерен хупламаганнар, шуңа күрә ул ЛДПРда әгъза булудан туктарга карар кылган. ТР Дәүләт Советында депутат булып эшләгәндә ул беренче чиратта үзенең сайлаучылары һәм республика мәнфәгатьләрен кайгыртачагын әйтте.

Татарстан Президенты яңа чакырылыш парламент депутатларына уңышлар теләде

Татарстан Президенты алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында катнашты. Ул яңа сайланган депутатларга эшләрендә уңышлар теләде.

8 сентябрьдә Татарстан парламентына 100 депутат сайланган иде. “Парламентның 48 проценты алышынды, партияләрнең вәкиллеге киңәйде. Сәяси карашларына карамастан, алар барысы да республика үсешенә, күпмилләтле халыкка, аларның гозерләрен үтәүгә хезмәт куяр дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент яңа сайланган депутатлар закон чыгару эшен камилләштерүдә яңа тәкъдимнәр кертер, ә тәҗрибәле депутатлар эшләрнең эзлеклелеген, тотрыклылыгын тәэмин итәр дигән теләктә калды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларына еллык Юллама белән 25 сентябрьдә парламентның 2нче утырышында чыгыш ясаячак. Утырыш 10.00 сәгатьтә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында хәл ителде.

Парламент Секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, 2нче утырышта бер генә мәсьәлә каралачак – ТР Президентының "Татарстан Республикасы тышкы һәм эчке хәле турында" еллык Юлламасы. Утырышка 100 депутаттан кала, залдагы урыннар санына карап, 600 кеше чакырылган. Алар арасында – муниципаль берәмлекләр, эре предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре булачак. Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате радио һәм телевидение аша трансляцияләнәчәк.

Шул ук көнне депутатлар 3нче утырышларын да үткәрәчәк. “Тулы составта җыелудан файдаланып, 3нче утырышта кичектергесез мәсьәләләрне караячакбыз”, – диде парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

3нче утырыш ТР Дәүләт Советы бинасының утырышлар залында 12.00 сәгатьтә башланачак. Көн тәртибенә куелган закон проектларының бер өлеше финанс өлкәсенә кагылачак. Шулай ук федераль закон проектлары да тикшереләчәк. Республика Президентының ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, цифрлы технологияләр һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртергә дигән тәкъдиме дә каралыр дип көтелә. "3нче утырышка 150 кеше чакырулы", - диде Лилия Маврина.

Интертат яңалыкларын Telegram-каналында укыгыз

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100