Президент Юлламасы-2017: 20 төп бурыч

21 Сентября 2017

Укылган: 777 тапкыр

Фото: prav.tatarstan.ru
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 сентябрьдә, ТР Дәүләт Советының утыз беренче утырышы кысаларында, республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. "Intertat.ru" газетасы республика җитәкчесе яңгыраткан мөһим мәсьәләләрне барлады. 

1. Көчле Россия генә республиканың һәм бөтен татарларның уңышлы үсешен тәэмин итә ала

Күпгасырлык тарихыбыз, татарлар, руслар һәм башка халыкларның рухи берләшүе аша без Россия дәүләтчелегенә аерылгысыз бәйләнгәнбез. Республикабызның, кайда яшәүләренә карамастан, барлык татарларның бәрәкәтле үсешен бары тик көчле Россия генә гарантияли алуын без бик ачык аңлыйбыз.

Республикабызның казанышларын федераль үзәк, һәм, беренче нәүбәттә, илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның ышанычы һәм саллы ярдәменнән башка күзаллавы мөмкин түгел.
Чирек гасыр дәвамында безнең федераль үзәк белән багланышларыбыз вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамәләр нигезендә билгеләнде. Алар гаять мөһим тарихи роль уйнады, дәүләтчелекне ныгытуга һәм гамәлдәге Россия федерализмын камилләштерүгә ярдәм итте.

Бу шартнамәләрнең күп кенә нигезләмәләре Россия Федерациясе законнарына кертелде һәм төбәкләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә аларга таянып эш итү табигый хәлгә әйләнде.
Федераль үзәк белән республика мөнәсәбәтләренең рәвешенә караганда, аларның эчтәлеге, уртак мәнфәгатьләрдә килеп туган мәсьәләләрне һәр ике якны канәгатьләндерерлек итеп хәл кылу мөмкинлеге хәзерге шартларда мөһимрәк булуын да әйтеп китәргә кирәк.



2. Телләрне өйрәнү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге һаман да югары түгел

Телләрне өйрәткәндә, башлыча коммуникатив күнекмәләрне үстерү таләп ителә.

Бу бурычлар республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында бер генә тапкыр куелмады инде. Әмма башкарыла торган эшнең нәтиҗәлелеге һаман да югары түгел һәм гражданнар нигезле рәвештә моңа ризасызлык белдерә. Җаваплылык үзәге буларак, министрлыкка тиешле нәтиҗәләр ясарга һәм кирәкле чаралар күрергә кирәк.

3. Татарстанда Милли педагогия институты торгызылачак

Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак, татар телен укыту методикасын, шулай ук укытучылар әзерләүне һәм аларга яңадан әзерлек бирүне, шул исәптән кабат төзелә торган Милли педагогия институты базасында да бу эшне камилләштерү зарур.

4. 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы булачак

Телгә кагылышлы сәясәт мәсьәләләре аеруча зур игътибар бирүне таләп итә. Дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнүгә өстенлек бирүне саклап калган хәлдә, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына рус телен өйрәнүнең һәм белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итүгә игътибарны арттырырга кирәк. Аерым алганда, республикада игълан ителгән Лев Николаевич Толстой елы кысаларында алып барылган эш моңа ярдәм итәчәк.

5. Берничә тел белү – конкурентлыкта өстенлек ул

Нәкъ менә мәгърифәт дөньяны үзгәртергә сәләтле.

Сабыйларыбызның киләчәктә уңышлы үсешенә нигез булачак белем һәм күнекмәләр нәкъ менә кечкенәдән үк бирелә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре шуны истә тотып, аеруча телләр өйрәтүгә зур игътибар биреп эшләргә тиешле.

Мәктәпләребездә белем бирүнең сыйфатына аерым игътибар юнәлтү таләп ителә. Ул мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең оештыруда куйган тырышлыгына түгел, бәлки мәктәп тәмамлаган укучыга ихтыяҗ дәрәҗәсенә, аның киләчәктә белгеч буларак ирешкән уңышларына карап бәяләнергә тиеш.

Мәгариф системасында эш сыйфатын яхшыртуның нигезен педагогның һөнәри осталыгы, аның белем һәм методика өлкәсендә заман таләпләренә туры килергә омтылуы, укучыларның сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен күрә һәм үстерә белүе тәшкил итәргә тиеш.

Бу – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплылыгындагы даирә.

Укытучыларның квалификациясен күтәрү формаларын камилләштерү, аларның белем дәрәҗәсен бәяләүнең яңа объектив методларын куллану зарур.
Район башлыкларына һәр мәктәптә белем бирүнең сыйфатын мониторинглау эшен башларга кирәк.

6. ТАССРның 100 еллыгына – Милли китапханә

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар, һичшиксез, татарстанлыларның бердәмлеге, Россия Федерациясе халыкларының татулыгы тагын да ныгуга ярдәм итәчәк.

Алар арасында республика районнарында социаль-мәдәни өлкәдә яңа объектлар ачылу, җәмәгать урыннары булдыру кебек эшләр бар.
Республика хөкүмәтенә башкалабызда юбилей белән бәйләнешле объектларны – Милли китапханәне, универсаль зур концерт залын төзү проектларын гамәлгә ашыруны тизләтергә кирәк.



7. Һөнәри белем бирүне үстерүнең мөһимлеге 

Һөнәри юнәлеш сайлау эшен камилләштерүдә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә, ата-ана ярдәменнән мәхрүм ятим балаларга, шулай ук авыр социаль шартларда калган яшүсмерләргә аерым игътибар бирергә кирәк.

Югары уку йортлары эшчәнлегенә аерым тукталып үтәсем килә. Хәзерге заман шартларында аларның бурычы булып уку-укыту процессы гына түгел, ә белемнәрне капиталлаштыру да тора.

Югары уку йортлары бер үк вакытта предприятиеләр өчен технологияләр һәм киләчәк һөнәрләре өчен кадрлар әзерләү үзәкләре булырга тиеш.

Үзебездә эшләп килүче милли тикшеренү университетларының игътибарын шуңа юнәлтәсем килә: алар үзләренең нәкъ менә икътисадның төп тармакларына ярдәм йөзеннән оештырылган булуларын онытмасыннар иде.



8. Казан Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү җәмгыятьтә бердәмлекне ныгытты

Республикабызның гына түгел, гомумән, бөтен Россиянең кадерле тарихи ядкаре – Казан Изге Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу, шулай ук Болгар ислам академиясе биналары комплексын төзү бөтен халык катнашкан уртак эш, җәмгыятьтәге татулык чагылыш тапкан гамәл булды.

Академия, һичшиксез, алдынгы фәнни һәм рухи үзәккә әйләнеп, традицион исламны ныгытуга зур өлеш кертергә тиеш.

Свияжск утрау-шәһәрлегендәге Успение соборы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе илебезнең зур казанышы булды.



9. Чит төбәкләр һәм илләр, читтәге милләттәшләр белән элемтәләрне ныгыту

145 ил партнерлары белән үзара файдалы элемтәләрне үстерә киләбез. Дөньякүләм югары технологияле җитештерү өлкәсендәге лидерлар инвестицияләү өчен Татарстанны сайлады.

Россия Федерациясенең ислам дәүләтләре белән якынаюы буенча илебез Президенты куйган бурычлар «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында уңышлы хәл ителә.

Алга таба да ислам илләре партнерлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам үсеш банкы һәм башка халыкара институтлар белән хезмәттәшлек рәвешләрен тагын да арттыра барырга, шулай ук республика территориясендә ислам финанс механизмнарын, шул исәптән KazanSummit халыкара форумы кысаларында да, үстерүне дәвам итәргә кирәк.

 Россиянең Чит илләр эшләре министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торып, Татарстан ватандашлар белән хезмәттәшлек итә, бу исә республиканың тышкы элемтәләрендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

10. Дүртенче сәнәгать революциясенә әзер булырга

Дөньяны дүртенче сәнәгать революциясе били бара. Блокчейн, БигДэйт, ясалма интеллект – болар хәзер хыял түгел, чынбарлык инде. Бүген үз алдыбызга иң әһәмиятле – «Без бу үзгәрешләргә әзерме соң?» дигән сорауны куярга тиеш. Яңа технологияләр кайбер һөнәрләрнең, компанияләрнең, хәтта ки тармакларның юкка чыгуына китерә. Без үзгәртеп корулар агымына кушылырга һәм аларны республика мәнфәгатьләрендә файдаланырга тиешбез.

11. Татарстан нефть сәнәгате тармагында инновацияләр кертү буенча Россиядә лидер булырга тиеш

Быел тулаем төбәк продукты үсеше 4 процент тирәсе тәшкил итте. Хәзерге этапта икътисад үсешенең нигезен нефть һәм газ комплексы тәшкил итә.

Илдә «җиңел нефть» чоры тәмамланды. Татарстанда нефть чыгару эше фән казанышларын күбрәк файдалана торган, интеллектуаль процесска әйләнә бара.

Нефть эшкәртү сәнәгатен үстерү өлкәсендә 2018 елда республикада эшкәртелә торган нефть күләмен, тирәнтен эшкәртүне 98 процентка җиткереп, 23 миллион тоннага кадәр арттыру бурычы актуальлеген югалтмый.

12. Татарстан илдә полимерлар җитештерүдә алдынгы

Республиканың нефть химиясе сәнәгатендә мономерлардан полимерлар эшләү производстволары булган «Этилен-600» этилен комплексы төзелеше төп проект булып тора.

2021 елга яңа производстволарны эшләтеп җибәрү Түбән Кама нефтехимда пластиклар һәм синтетик каучуклар җитештерүне икеләтә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Гомумән алганда, ТАИФ компанияләр төркеме тарафыннан проектлар гамәлгә ашырылганнан соң Татарстан илдә полимерлар җитештерүчеләрнең иң күренеклесе булачак.

13. Дөньякүләм чараларны лаеклы уздыру, туристлар агымын арттыру бурычы тора

Киләсе елда Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары, 2019 елда исә WorldSkills дөнья беренчелеге, 2022 елда Кыска арага йөзү буенча дөнья чемпионаты булачак. Безнең бурыч – аларны иң югары дәрәҗәдә уздыру.

Туристлык тармагы, казанышларыбызны популярлаштыруның иң мөһим бурычларын хәл итә килеп, икътисад үсешенең мөһим факторына әверелә бара.

Узган елда республикада өч миллион тирәсе кеше булып китте. Киләчәктә дә кунакчыллык инфраструктурасын камилләштерү, туристлыкның яңа төрләрен үстерү мөһим.



14. Татарстанда 37 социаль программа тормышка ашырыла

Татарстанда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Бүгенге көндә аларның саны 37гә җитте. Әлеге максатларда республика бюджетыннан быел 16 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Программада – 2 911 объект. Шул исәптән, 11 яңа мәктәп, 9 балалар бакчасы, 42 фельдшер-акушерлык пункты, 6 табиблык амбулаториясе; меңгә якын күпфатирлы йорт, 106 сәламәтлек саклау объекты, 146 мәгариф учреждениесе капиталь төзекләндереләчәк; 260 км суүткәргеч төзелде, 44 скважина борауланды һәм 38 су басымын көйләү башнясы куелды. Моннан тыш, 10 мең гаиләгә социаль ипотека программасы буенча фатир ачкычлары тапшырылачак.

15. Эшкуарларга ярдәм итәргә кирәк

Без эшкуарларга үз бизнесын башлап җибәрү һәм үстерү, Татарстан икътисадына табыш китерә торган инвестицияләр җәлеп итү, килеп туган кыенлыкларны тиз арада һәм нәтиҗәле хәл итү өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш.

Әлеге максатларда республикада Эшкуарлык фабрикасы, Бизнес-класс кебек уку-укыту программалары һәм башка проектлар гамәлгә ашырыла.
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация белән берлектә республикада Төбәк лизинг компаниясе (устав капиталы – 2 миллиард сум) оештыру җирле товар җитештерүчеләр өчен зур ярдәм булып тора.

Бизнеска тагын да зуррак мөмкинлекләр тудырырга һәм административ киртәләрне киметергә кирәк.

Тагын бер кат басым ясап әйтәм, контроль-күзәтчелек органнарының төп бурычы – бизнеска штрафлар салу түгел, ә бәлки эшкуарлар белән бергәлектә, алдан тикшерүләр уздыру, кисәтүләр һәм искәртүләр белдерү кебек механизмнарны тулы күләмдә файдаланып, закон бозу очракларын бетерү.

16. Районнарга үзара хезмәттәшлекне арттырырга кирәк

Район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Икътисад министрлыгы белән берлектә алгарышлы үсештәге яңа территорияләрне, шул исәптән муниципальара хезмәттәшлек һәм кооперация нигезендә дә, формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм.

Муниципаль сәнәгать мәйданчыклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру таләп ителә. Бу аеруча Мамадыш районындагы «Нократ», Чаллы шәһәрендәге «Үсеш» һәм Яңа Чишмә районындагы сәнәгать мәйданчыклары эшенә кагыла.

Республика әлеге сәнәгать мәйданчыкларын төзүгә бик күп акча бүлеп бирә. Һәм безнең алардан билгеле бер нәтиҗә таләп итәргә тулы хакыбыз бар.

Сәнәгать мәйданчыклары төзү һәм аларга идарә итү, аларның сыйфатлы эшләвен булдыру һәм резидентлар җәлеп итү – турыдан-туры район башлыкларының бурычы ул! Әлеге мәйданчыклар киләчәктә муниципалитетларның төп керем чыганакларының берсе булачак һәм яңа эш урыннары булдыруны тәэмин итәчәк.

Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә уңай мисаллар бар. Анда зур сәнәгать предприятиеләре булуга да карамастан, төп компанияләргә бәйсез рәвештә, кече бизнесны үстерү эше актив алып барыла.

17. Җәмәгать урыннары санын арттыру зарур

Җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасы буенча 189 объект – парклар, скверлар, бульварлар төзелде һәм яр буйлары төзекләндерелде.

Әлеге эш быел да, республикада игълан ителгән Экология һәм җәмәгать урыннары елында да дәвам иттерелде. Бу – тагын 73 объект.

Уртак эшебезгә Татарстан предприятиеләре, аеруча Татнефть, ТАИФ компанияләр төркемнәре зур өлеш кертте.

Быел без ишегалды территорияләрен һәм муниципалитетларның квартал эчендәге юлларын капиталь төзекләндерүгә төп игътибар бирдек.

Әлеге максатларга бюджеттан 2 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Экология елы кысаларында республикада 1200 чүплек юкка чыгарылды, 10 мең км озынлыкта яр буе полосасы һәм меңнәрчә су объектлары чистартылды, 4 мең гектар мәйданда 20 миллион агач үсентесе утыртылды, табигатьне саклау буенча төрле чараларда һәм акцияләрдә миллионнан артык татарстанлы катнашты.

18. Үзара салым программасы дәвам итәчәк

Гражданнар башлангычларына нигезләнгән проектларда халыктан кергән 1 сумга республикадан 4 сум бүлеп бирүгә корылган инструменттан файдалану уңай нәтиҗә бирә.

Гражданнарны җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне шушындый юл белән хәл итүгә тарту эше Арча, Балтач, Кукмара, Мөслим районнарында яхшы оештырылган.

Әйтергә кирәк, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан алып бюджет хисабына финанслау гомумән алганда 2 миллиард сумнан артып китте. Шушы акчага яңа юллар, күперләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, халыкка кирәкле башка объектлар төзелде. Без бу эшне дәвам итәчәкбез.

19. Агросәнәгать комплексы иң әһәмиятле тармак булып тора

Тулаем төбәк продуктының 11 проценты азык-төлек сәнәгате белән берлектә агросәнәгать комплексына туры килә.

Бүген Татарстанда дистәләгән социаль программа эшли. Аларның күбесе авылга ярдәм күрсәтүгә һәм авыл кешеләре өчен тиешле шартлар булдыруга юнәлтелгән.

Республикада Россия күләмендә иң зур агросәнәгать паркы эшләп килә, аның эшкәртү цехлары да бар. Бу елдан авыл җирлекләрендә – Кукмара, Чүпрәле, Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй районнарында, алга таба республикабызның башка районнарында да агросәнәгать парклары төзү программасы эшли башлаячак.

Авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү һәм сату мәсьәләләрен хәл итүдә авылларда кулланучылар кооперацияләрен үстерү зур ярдәм булачак. Республикада 46 кооператив булдырылды. Безнең алда аларның санын икеләтә арттыру бурычы тора.



20. Республикада уртача гомер озынлыгы 73,5 елдан артып китте

Медицина учреждениеләрен төзү, төзекләндерү һәм җиһазлау, югары технологияле медицина ярдәмен камилләштерү буенча планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыру күрсәтелгән медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

Шул ук вакытта, поликлиникаларда махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәсе бар әле. Быел өр-яңа программа эшли башлады. Ике ел эчендә Татарстанның барлык поликлиникаларны капиталь төзекләндерү, аларны нормаларга туры китерү һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итү эшен башлау планлаштырыла.

Бу – барлыгы 197 объект! Әлеге максатларга республика бюджетыннан 7,5 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Фикерләр








Сәясәт

Васил Шәйхразиев: “Татар конгрессының эшчәнлеге уңышлы булсын өчен, стратегия билгеләячәкбез”

Узган атнада республикада үткән «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы Россиянең 37 төбәгеннән, 13 илдән 150 татар эшмәкәрен берләштерде. Әлеге җыенның нәтиҗәләре һәм Бөтендөнья татар конгрессының планнары хакында Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән сөйләштек.

Сәясәт

Рафаил Хәкимов: "Балам русча белсә, зур кеше булыр дигән мескенлек бар"

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар телен укытуга карата үз фикерләре белән уртаклашты, ата-аналарга киңәшләрен бирде.

Сәясәт

Разил Вәлиев: Милләт язмышына кул салу – коточкыч җинаять

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең Татарстан Республикасың Дәүләт Советы утырышындагы чыгышы.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла