Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мьянма мөселманнары рохинджалар: Бер әйберебез дә калмады, телебезне генә саклап кала алдык

Соңгы араларда Мьянма мөселманнарына бәйле хәбәрләр көн үзәгендә. Массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләрдә рохинджа халкы турында хәбәрләр еш күренә. Әмма, Мьянманың “ябык” дәүләт булуы сәбәпле, мәгълүматлар тулы түгел – социаль челтәрләрдәге фотоларны фейк, ягъни ялган дип тә язалар. “Татар-информ” хәбәрчесе, рохинджа халкы вәкилләренең үзләре белән сөйләшеп, мәсьәләгә ачыклык кертте.

news_top_970_100
Мьянма мөселманнары рохинджалар: Бер әйберебез дә калмады, телебезне генә саклап кала алдык

5 сентябрь көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мьянма мөселманнарына ярдәм итәргә теләген җиткерде. “Без һәрвакыт терроризм һәм экстремизм очракларына каршы. Әгәр күрше илләрдә берәр нәрсә булса, һәрвакыт Эйфель манарасын матәм төсләре белән яктырталар. Әмма хәзер бу әйбер күзәтелми. Бу бит меңләгән кеше! Аларның каннары Европа кешеләренең каннарына караганда түбәнрәк бәяләнәмени? - дип белдерде мөфти. - Без кешеләрнең игътибарын бу проблемага җәлеп итәбез. Үзебезнең “Зәкят” фонды аша акча җыеп, кешеләргә җиткерәсебез килә. Бангладеш чиге янында качаклар лагере бар. Без аларга ярдәм итә алырбыз дип уйлыйм”.

Мьянманың (Бирма) Ракхайн (Аракан) штатында рохинджа халкы яши, алар 800 меңнән алып 1,1 миллионга кадәр дип исәпләнә. Мьянма җитәкчелеге рохинджаларны Бангладештан күченеп килгән халык дип саный һәм аларның хокукларын чикли. БМО рохинджаларны дөньядагы иң кыерсытылган халыкларның берсе дип саный. Рохинджа халкын кыерсытулар кан коюга кадәр килеп чыга. Соңгы бәрелеш 2016 елның октябрендә килеп чыкты, Ракхайн штатына армия кертелде. 20 меңнән артык мөселман Бангладешка качты. Соңгы араларда эшләр тагын кискенләште – 25 августта хәрбиләр белән бәрелештә 400 кеше һәлак булды, 90 меңнән артык рохинджа кешесе Бангладешка качты. Мьянма хөкүмәте бу хәбәрләрне кире кага, аларның сүзләренчә,  хәрбиләр рохинджа террорчылары белән көрәшәләр. 

Мәскәүдә Мьянма мөселманнарын яклап митинг узды, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров та белдерү ясады.


Мәккәнең “Азахир” кунакханәсендә 360 хаҗи бар. Шушы ук кунакханәдә рохинджа халкы вәкилләре эшли. Фоваз Яхъя, Саид Әхмәд, Дилмөхәммәд Рәшид, Мөхәммәд Әхмәд үз хәлләре турында сөйләде. Алар үзләре Мьянмада түгел, Согуд Гарәбстанында туган, ә үз ватаннары турындагы хәбәрләрне әти-әниләреннән ишетеп белә.

- Хәзерге вакытта вәзгыять нинди?

- Мөселманнарны көн саен үтерәләр, йортларын бензин сибеп яндыралар.

- Ә сезнең әти-әниләрегезнең авылларында нинди хәл?

- Без авыл Монду дип атала иде. Хәзер анда бер кеше дә калмаган, Бангладешка китеп беткәннәр. Төркия Президенты Эрдоган Бангладешка килде, аны да бу хәлләр борчый.

- Анда балаларны үтерәләр, тагын башка куркыныч әйберләр турында сөйлиләр, болар дөресме?

- Болар барысы да дөрес. Кайбер кешеләрне утка ташлыйлар.

- Ә моның төп сәбәбе нидә, нилектән килеп чыкты?

- Мьянмада мөселманнар яшәвен теләмиләр.

- Ә мөселманнар илдәге төп халыкмы, әллә читтән килгәннәрме?

- Анда һәрвакыт мөселманнар да, буддистлар да яшәде. Беренче сугыш 2012 елда башланган иде, аның кайчан беткәнен белмим. Ә икенчесе 14 көн элек башланды. Кайберәүләр качып китә. Чынлыкта бөтен кеше дә китәргә тели, берсенең дә анда каласы килми.

- Ни өчен бөтенесе дә китмиләр?

- Аларның бернәрсәләре дә юк, ничек китсеннәр? Кораллары да юк, каршы торыр өчен берни дә юк.

- 14 көн элек башланган сугышның төп сәбәбе нидә?

- Халыкны үтерү. Массакүләм үтерү сәясәте.

- Андагы мөселманнарга кем дә булса ярдәм итәме?

- Медицина ярдәме күрсәтәләр, башкача юк. Чит илләргә киткән Бирма кешеләре ярдәм итә. Соңгы вакытта илдән 15 мең кеше качып киткән.

- Ә Согуд Гарәбстанында күпме рохинджа кешесе бар?

- Монда эшләргә килгәннәр кире кайтмый, барысы да куркалар. Эшләгән акчаларын да андагы туганнарына җибәрә алмыйлар.

- Ни өчен?

- Акча җибәргәндә алдыйлар. Монда яртысын алып калалар, калганы да барып җитми.

- Бу кунакханәдә сезнең халыктан ничә кеше бар?

- 13 кеше. Без монда тудык, анда кайтмыйбыз.

- Аларның гражданлык хокуклары юк бит?

- Безнең монда яшәр урыныбыз бар, ә анда бернәрсәбез дә юк, сугышырга корал да юк, кемнеңдер коралы булса да, патроннары юк. Барысы да Бангладешка, Һиндстанга китеп бетте, анда беркем дә калмый, кайткан очракта да, анда барыр җир юк.

- Алга таба нәрсә эшләргә җыенасыз?

- Нәрсә эшләргә икәнен белмибез.

- Анда кемнәрдер рәсми хакимияткә, солдатларга каршы сугышкан дип әйтәләр, хәрбиләргә каршы берәрсе сугыш алып барамы?

- Абу Улмар бар иде, ул сугышты, хәзер ул да Бангладешка киткән.

- Аның кешеләре күп идеме?

- Ул үзе генә булган, сугышыр өчен бернәрсә дә юк. Аны алдаганнар, корал сатканнар – ләкин ул сафтан чыккан корал булган.

- Аларның ниндидер сайтлар, телеканаллар бармы соң, рохинджалар үзара ничек аралаша?

- Аларның ватсапта группалары бар, шулай аралашалар.

- Рохинджаларның мәктәпләре бармы? Үз телләрен өйрәнәләрме?

- Анда хәзер бернинди дә уку юк. Больницаларны, мәктәпләрне яндырып бетергәннәр, өйләрне яндыралар.

- Монда яшәүчеләр гарәп мәктәбенә йөриләрме?

- Монда, Согуд Гарәбстанында мәктәпкә йөриләр. Без үзебезне телне беләбез, сөйләшәбез. Әмма монда уку түләүле.

- Әгәр анда тынычлык урнашса, кире кайтасызмы?

- Кайтабыз. Яшьләр генә: “Мин үзем монда тудым, анда кайтасым килми, ә әти-әниләр кайта ала”, - диләр.

Татарстан хаҗилары да Мьянмада мөселманнарына бәйле фаҗигагә кагылышлы рәвештә үз фикерләрен белдерде. Галиев мәчете имамы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Тимергали хәзрәт тә рохинджа мөселманнарын догадан ташламаулары турында әйтте.

- Безнең Татарстан Диния назәрәте тарафыннан игълан булды: мөфти Камил хәзрәт, дога кылыйк, нәрсә белән булса да булышыйк дип белдерде. Без  – хаҗилар да, булдыра алганча дога кылдык. Мин үзем дә кешеләргә дога кылырга кирәк дип әйтеп чыктым. Чөнки анда хәлләр чыннан да авыр. Ул беренче ел гына түгел, күп еллар шулай дәвам итә, менә быел тагын да коточкыч дип әйтәләр инде. Шуңа күрә  без бернәрсә белән дә булыша алмыйбыз, шул дога инде,  ә дога мөэминнең коралы дип әйтәләр.

Би-би-си каналы хәбәр итүенчә, Мьянма хөкүмәтенең кораллы көчләренә каршы көрәш алып баручы рохинджа баш күтәрүчеләре бер айга, үзләре ягыннан сугышны туктату турында белдерделәр, бу Ракхайн (Аракан) төньяк штатындагы гуманитар кризиска нокта кую өчен эшләнелә.

“Араканның рохинджа коткару Армиясе” (ARSA) хәбәр иткәнчә, тынычлык урнаштыру үз көченә якшәмбе көнне керәчәк һәм Мьянма армиясенә шулай ук коралларны ташларга кушкан.

Мьянмадагы хәлнең кискенләшүе, 25 август көнне ARSA әгъзаларының Мьянма армиясенең берничә базасына һәм полиция постларына булган һөҗүменнән соң башлана. 12 хәрби һәм 77 баш күтәрүче һәлак була (башка мәгълүматлар буенча барлыгы якынча 120 кеше). Шуннан соң, хәрбиләр, көчле хәрби операцияләр башлый.

БМО белдергәнчә, Мьянманы ташлап киткән рохинджаларга ярдәм итү өчен, хәйрия оешмаларына, тиз арада 77 миллион доллар кирәк. БМО мәгълүматлары буенча, качаклар азык-төлеккә, медицина ярдәменә мохтаҗ.

ARSA шимбә көнне чыккан хәбәрендә тынычлык урнаштыру турында белдерде. Группа шулай ук гуманитар оешмалардан эшләрен кире торгызуны сорый. Мьянма хөкүмәте әлегә баш күтәрүчеләрнең инициативасына карата бернинди җавап та әйтмәгән. 

Бангладештагы Кокс-Базар тирәсендәге гуманитар оешмалар качакларның саны бик күп булуы турында хәбәр итә, ә журналистлар меңләгән рохинджаларның юл кырында көтеп утыруларын, хәер сорашуларын, ризык табарга тыршуларны язалар.

Ассошиэйтед пресс корреспонденты, ризыкка чиратта торган ир-атның ачлыктан аңын югалтып егылган күргән.

"Хәзер 60 мең яшәү урынына, ризыкка, чиста суга һәм медицина хезмәтенә, шул исәптән психиатр һәм җенси көчләү кичергәннәр өчен белгечләр ярдәменә ихтыяҗ бик зур”, - дип белдерде БМОның Бангладештагы координаторы Роберт Уоткинс.

Фото: REUTERS

Ракхайннан китүчеләр, куркынычсызлек хезмәте һәм буддист яшьләре тарафыннан  авылларны яндыру, кыйнау, үтерү турында сөйлиләр. Мьянма хөкүмәте бу сүзләрне кире кага: рохинджа хәрбиләре һәм мөселманнар авылларда үз өйләрен үзләре үк яндыра һәм мөселман булмаганнарга һөҗүм итәләр, аларның күбесе һөҗүм аркасында үз өйләрен ташлап китә дип белдерә.

Ләкин Би-би-си корреспонденты Ракхайн штатында пәнҗешәмбе көнне, буддистлар группасының мөселман авылларын яндыру күренешенә тап булган.

Шимбә көнне халыкара хокук саклау оешмасы Amnesty International Мьянма хәрбиләрен, Бангладеш чиге территориясенә миналар куяда гаепләде. Бангладешның чик хезмәткәрләре, Мьянманың йөзләгән хәрбиләре, чик сызыгыннан ерак түгел җирдә, мина куйганнарын, Би-би-сига сөйләгәннәр. Банглдеш чиновниклары фикеренчә, Мьянма хөкүмәте боларны рохинджалар кире үз авылларына кайтмасын өчен эшлиләр.Мьянма хөкүмәте бу гаепләүләргә каршы берни дә әйтмәгән. Рохинджаларның хәзерге хәле күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә, борчылу һәм протест уята.Фото: AFP/GETTY

Мьянма лидеры  Аун Сан Су Чжи, Нобель премиясе лауреаты, кризисны җиңеп чыга алмауда тәнкыйтьлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100