Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Гыйльметдинов: Туган теле булмаган очракта, туган телләрне беркемгә дә берәү дә мәҗбүри укытырга җыенмый

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Ильдар Гыйльметдинов милли телләрне мәктәпләрдә ата-аналар теләге буенча укытуны кертүче закон проекты буенча эшләрнең бүгенге торышы, татар телен укытуның яңа юллары һәм Берәм Дәүләт имтиханын (БДИ) туган телләрдә бирү мәсьәләсенең ничек хәл ителергә мөмкин булуы турында сөйләде.

news_top_970_100
Илдар Гыйльметдинов: Туган теле булмаган очракта, туган телләрне беркемгә дә берәү дә мәҗбүри укытырга җыенмый

Милли телләрне ихтыярый укыту турындагы закон проекты буенча фикер алышу бүген ни рәвешле бара?

Бүген (әңгәмә 15 нче июньдә узды - ТИ) Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча Комитеты утырышы үтте, әлеге комитет Думага кертелгән канун проектының төп башкаручысы булып тора. Чынлыкта, бүген комитет бу сорауны җентекләп тикшермәде, чөнки канун проекты хәзерге хәлендә килеш кабул итәргә яраксыз икәнен барысы да аңлый. Шул ук вакытта, депутатлар һәм РФ Президенты Администрациясе вәкилләрен кертеп төзелгән эш төркеме җитәрлек эшләде дигән фикер белән дә барысы да килеште. Без бер нәтиҗәгә килдек, һәм безнең текст әзер диярлек. Әлбәттә, аны әле бераз эшләп бетерәсе бар.

Текстта ни диелә?

Анда закон укучыларның һәм әти-әниләрнең “туган тел” предметын өйрәнүне үз теләкләре белән сайлап алырга мөмкинлекләре булырга тиешлеге турындагы өлештә генә кабул ителергә тиеш, диелгән. Закон проектының ахыргы документы нәкъ менә шул турыда булачак. Монда һәркем аңларга тиеш: рус теле дә шулай ук туган тел булып тора, һәм балаларның, шул исәптән, туган тел буларак рус телен сайлау мөмкинлеге дә булырга тиеш. Моннан чыгып, рус теленең туган тел икәнлеге әйтелгән өлешкә үзгәреш кертелә. Гәрчә ул, әлбәттә, фактта шулай булып тора да. Шуңа да карамастан, без бу турыда ачыклап язарга кирәк дип таптык. Тагын бер кат әйтәм, закон проекты буенча искәрмәләр шактый булуга карамастан, без аны карап чыгарга мәҗбүр – башкача әйтә алмыйм. Чөнки бу сорауны Дәүләт Думасы регламенты кушканча язгы сессиядә хәл итү мөмкинлеге юк. Әгәр без аны беренче укылышта кабул итмәсәк, бу тема әллә кая көзге сессиягә күчәчәк, һәм без тагын озак вакыт үзебезне һәм гражданнарны интектерәчәкбез, чөнки алар нәтиҗәдә нинди канун проекты кабул ителер, дип борчылачак.

Шуңа күрә, закон проектының җитди рәвештә эшләп бетерүгә мохтаҗ икәнен аңлаган килеш, мәгариф буенча Комитет законопроектның беренче укылышы белән бер үк вакытта Дәүләт Думасы карары проектын да Думага каралуга кертәчәк. Бу карарда закон проекты җитди рәвештә үзгәртелергә тиешлеге әйтеләчәк, ягъни укучы балаларның ата-аналарының “туган тел” предметын укуны үз теләкләре белән сайларга мөмкинлеге булырга тиеш дигән өлеше генә калырга тиеш, дип күрсәтеләчәк.

Карар проектында шулай ук туган телләрне укыту концепциясе эшләнергә тиешлеге күрсәтеләчәк, һәм Туган телләрне өйрәнүгә ярдәм итү Фонды булдыру буенча тәкъдимнәр кертеләчәк. Чөнки хәзер дәреслекләр, укыту ярдәмлекләре, белгечләр әзерләү буенча бик күп сораулар кала. Мисал өчен – Россиядә 30 туган телдә укыту алып барылса да, шуларның бишесе буенча гына тиешле экспертиза узган һәм федераль реестрга кертелгән дәреслек һәм ярдәмлекләр бар. Башка телләр буенча андый әсбаплар бөтенләй юк. Дәреслек булмагач, укытучы балаларга телне ничек аңлатырга тиеш? Бу бит дөрес түгел. Шуңа күрә карарда Фонд турында әйтелә, ул туган телләрне укытуны үз көчләре белән тәэмин итә алмый торган субъектларга ярдәм итәчәк.

Телләргә ярдәм итү фонды кайчан булдырылачак?

Бу инде безнең вәкаләттә түгел, без Дәүләт Думасы карары проектында РФ Хөкүмәтенә бу турыда мөрәҗәгать итәбез. Анда безнең сүзгә колак салалар, РФ Президенты Администрациясе мондый карашны хуплый. Эчке сәясәт буенча Президент Идарәсендәге партнерларыбыз ягыннан да аңлау бар, шулай ук Сергей Владимирович Кириенко да (РФ Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - ТИ), ул бу тематиканы яхшы белә. Туган теле булмаган очракта, туган телләрне беркемгә дә берәү дә мәҗбүриләп укытырга җыенмый. Шунысы иң мөһиме.

Димәк, куркыр әйбер юк?

Тагын бер кат әйтәсем килә, безнең гражданнар, ата-аналар 19 нчы июньдә Дәүләт Думасында зур шик уята торган закон проекты каралуын күреп, хафага калмасыннар иде. Чөнки закон проекты белән берьюлы карар кертеләчәк, бу карарда әлеге закон проекты белән алга таба нишләргә икәнлеге күрсәтелә. 20-21 июльдә Думадан “ата-аналарның “туган тел” предметын укуны сайлау хокукы сакланып кала”, дип язылган закон чыгачак. Ә предмет үзе, алгебра, физика, химия һәм башкалар кебек, укыту программасының төп өлешендә булачак. Шулай итеп, РФ Мәгърифәт министрлыгы шушы закон нигезендә дәүләт туган телләрен өйрәнү өчен федераль дәүләт стандартлары эшләячәк. Бу стандартларга нигезләнеп, мәгариф системасына белем бирү программалары үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, бу программаларда туган телләрне укыту мәҗбүри өлешкә кергән булачак.

“Мәҗбүри” дигән сүз беркемне дә куркытмасын. Бу бары ул белем бирү программасының төп өлешендә булганлыгын гына аңлата. Һәм шулай ук “ихтыярый” дигән сүз дә беркемне дә куркытырга тиеш түгел, монда “туган тел” предметы кысаларында кайсы телне өйрәнәчәгеңне сайларга кирәк булачагы турында сүз бара.

Башка сорау – мәсәлән, татар телен сайларлар микән?

Безнең “татар телен сайламаячаклар” диюче татар ата-аналарыбызның, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләребезнең шик-шөбһәләрен таратасы килә. “Татар теле” предметы балалар өчен катлаулы булмыйча, бик мавыктыргыч булырга тиеш, ә бәлки ул, баланы уен киңлегенә җәлеп итәр өчен, ниндидер уен формасында булырга тиештер. Шуңа күрә бүген ТР Мәгариф министрлыгы телгә нәкъ менә шундый карашта торучы яңа методикалар, дәреслек һәм пособиелар эшли. Мәсәлән, икенче сыйныф өчен грамматика өйрәнү катлаулы булырга мөмкин, кызганычка каршы, бу кайчакта балалар һәм ата-аналарның тел өйрәнүдән күңелен генә кайтара. Әгәр без шушындый карашны калдырсак, әлбәттә, кыенлыклар булачак. Ләкин без аны мавыктыргыч һәм өйрәнергә җиңел итсәк, бу дөрес булачак. Моңа өстәп, милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк. Мәсәлән, аларга вузларга кергәндә өстәмә баллар бирергә. Безнең республикаларның дәүләт телләре булган милли телләрне өйрәнүгә кызыксындыру чарасы булдыру турында тагын да берничә тәкъдимебез бар. Алда эшлисе эш күп, ләкин, шуңа да карамастан, бездә бу закон нинди булырга тиешлеген аңлау бар. Аны июльдә кабул итеп, алга таба стандартлар буенча РФ Мәгърифәт министрлыгыннан, шул исәптән Татарстан Мәгариф министрлыгыннан коллегалар белән берлектә телне популярлаштыру һәм аны өйрәнү алымнарын үзгәртү юнәлешендә эш көтә.

Ни өчен нәтиҗәдә закон проектын карауны күчерделәр?

Регламент бернинди көзгә күчерүне дә күздә тотмаган иде. Закон проекты кертелгән, Дәүләт Думасы аны язгы сессиядә карарга хокукы бар, шуңа күрә без бу сорауны шул вакытка хәл итәргә телибез, ул алга таба да кеше күңелен тынычсызлап тормасын. Мондый билгесезлек, аныклык булмау беркемгә дә кирәкми – безнең гражданнарга да, безнең мәгариф системасына да, балаларга да, ата-аналарга да. Бөтен кеше моннан арыды, ачыклык кирәк. Без нәкъ менә шушы ачыклыкны кертергә телибез. Эш төркеме нәкъ менә шуның өчен булдырылды, ул телне өйрәнүне сайлау ихтыярый булсын өчен закон проектын эшләп бетерде.

БДИне туган телдә бирү мөмкинлеге турында уйланыламы?

Рус телен туган телдә тапшыра алмыйсың, ә математика буенча БДИны, мин, мөгаен, рус телендә бирер идем, чөнки алга таба укуы чиксез авыр булачак. Мин үзем предметларны татар телендә укыдым, һәм физика-математика факультетына кергән беренче елларда бу фәннәрне рус телендә укый башлавы бик авыр булды. Шуңа күрә, минем уйлавымча, без мәктәпне тәмамлаган укучыларны тигезсез шартларга куячакбыз.

Гомумән, баланың башка предметларны туган телендә бирү хокукын, әгәр моңа ихтыяҗ бар икән, яңадан карап чыгарга кирәктер. Мин моны күп тапкырлар әйттем, мин баланың андый хокукы булуы яклы. Әйтик, мин тарих фәнен татар телендә бирергә телим икән, соң, миңа шундый хокук бирегез. Тапшырырмынмы, юкмы – монысы башка сорау. Тик иң мөһиме – мәгариф системасы миннән имтихан алырга әзер булсын. Кабул итәр өчен тиешле КИМнар (контрольно-измерительные материалы – ТИ) кирәк, ягъни, кирәкле инструментлар эшләргә кирәк. Ул хәзер “туган тел” предметыннан кала бер предмет буенча да юк. Бу инде киләсе тема, аның өстендә эшлисе була. Әгәр мәктәп кабул итәргә әзер икән, димәк, укучыларга шундый хокук бирергә кирәк.

Без бердәм дәүләт мәгариф киңлеге турында сүз алып барабыз. Әйтик, бала Татарстанда татар телен укыган, ә аннары Ульян өлкәсенә күчкән икән, анда инде ул туган телен укуны дәвам итә алмый. Тик бала бит гаепле түгел. Бүгенге кануннар читтән торып белем алуны күздә тота. Мәсәлән, Татарстанда менә дигән “Ана теле” системасы бар. Һәр елны Татарстаннан гына түгел, бөтен дөньядан 10 мең граждан бу системада теркәлергә һәм уку курсын узып, туган телен өйрәнергә хокуклы. Мондый механизмны, шул исәптән, туган телне өйрәнүне бөтен Россия Федерациясе киңлегендә тәэмин итү мөмкинлеге тудыру өчен дә кулланырга була. Моның өчен барлык закон чыгару механизмнары да бар, акча, укытучылар һәм моны техник яктан ничек эшләргә икәнен аңлау кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100