Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милләтләр авазы: Дәүләт Думасының туган телләрне ата-аналар теләге буенча укыту турындагы закон проекты турында

Быел 11 апрельдә Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән генә укыту турында закон проекты кертелде. Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге закон проекты Россия составына кергән республикаларга нинди йогынты ясавын белү максатыннан төрле милләт вәкилләре белән сөйләште.

news_top_970_100
Милләтләр авазы: Дәүләт Думасының туган телләрне ата-аналар теләге буенча укыту турындагы закон проекты турында
Григорий Мусалев, Эрзя телен коткару фонды рәисе, Саранскида чыга торган "Эрзянь Мастор" газетасының баш редакторы урынбасары: Мин үзем еш кына русларга мөрәҗәгать итәм. Башка халыклар хәзер ни хәлдә, күз алдыгызга китерегез әле, дим. Русларның телләрен укытудан алып атсалар ни булыр, шуны уйлап карагыз. Барлык халыклар азат яшәргә тиеш.

Вячеслав Ар-Серги, Удмуртиянең халык язучысы: Туган телсез кеше үз урынын таба алмый. Ә безнең бай хакимият моны аңламый. Кемнеңдер теләге белән генә туган телне алып атып, юк итеп булмый. 

Алексей Цыкарев, Карел съездының вәкаләтлеләр советы әгъзасы: Карелия Республикасында, башка милли республикалардан аермалы буларак, бер генә дәүләт теле - рус теле. Кареллар Татарстандагы вазгыятьне аңлап бетермәсәләр дә, милли мәгариф системасының ихтыяригә калуын беркайчан да хупламаячаклар.

Мәдинә Хакуашева, Кабарда-черкес әдәбияты секторының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре: Безнең республика бу проектны бөтенләй һәлакәтле, дип уйлый. Туган телне факультатив кебек кенә өйрәнү милләтне деградациягә китерәчәк. Бу законга каршы бөтен дөнья көрәшергә тиеш.

Солбон Санжиев, «Буряад Соел» бурят мәдәнияте җәмгыяте башлыгы: Түрәләр алар бары тик карарлар гына кабул итә. Әгәр дә халык басып: ”Мин туган телемне өйрәнәм, миңа туган телем кирәк”, - дисә, түрәләр каршы килмәячәк. 

Жулустан Осипов, Саха Республикасы Якутск шәһәре “АЛТАН” IT-мәктәп хезмәткәре: Бер цивилизацияле ил дә туган телләрне мәгариф системасыннан чыгармый. Туган телне ирекле рәвештә укыту халыкны аңсыз калдыруга тиң. Милли телләр һәм халыклар туган телне ирекле укыту турында закон проекты кабул ителмәсә дә юкка чыгачак.

Әмир Ишемгулов, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе: Туган телне ирекле рәвештә укыту турындагы закон проекты халыкара дуслыкка зыян салачак. Бу закон проекты кабул ителмәсен өчен, Россиянең төрле милләт оешмалары берләшеп, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Ирина Трифонова, журналист, язучы, Татарстан Республикасының чуваш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе урынбасары: Туган тел – ул бар нәрсәнең нигезе. Аның аша кеше дөньяның асылына төшенә. Аңлы кеше туган телен мәҗбүри укырга һәм өйрәнергә тели, ә аңсыз кеше - юк.

Владимир Козлов, Марий Эл Республикасының “Марий ушем” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе: Без марилар теле иң яхшы тел димибез, татар халкы да татар теле иң яхшы тел дими. Без бары тик телләр, халыклар кебек үк, тигез хокукка ия дибез. Туган телне факультатив кебек кенә тәкъдим итү баланың психикасына зыян сала. 

Менке Конеев, “Хальмг Унн” (“Калмыцкая правда”) газетасы баш мөхәррире: Шуңа мин паникага бирелергә кирәк дип санамыйм да. Син татар икән, син үзеңнең туган татар телеңне белергә тиеш. Минемчә, бөтен кеше дә шулай дип уйлый. 

Ӧньӧ Лав - Вячеслав Степанов, Фин-угор телләренең яшәешенә мәгълүмати ярдәм халыкара лабораториясе хезмәткәре (Коми республикасы): Туган телне саклап калу мөмкин, әмма моның өчен дәүләт үзенең турыдан-туры бурычларын үтәргә тиеш. Туган телне саклау һәм үстерү – ул дәүләтнең бурычы. Башкача булганда, маргинализациядән котылып булмаячак.
                                    

"Туган тел мәсьәләсен хәл итү өчен берләшергә кирәк"

Эрзя телен коткару фонды рәисе, Саранскида чыга торган "Эрзянь Мастор" газетасының баш редакторы урынбасары Григорий Мусалев тел мәсьәләләрен чишү өчен төрле милләт вәкилләренә берләшергә кирәк дип саный.

- Бу хәлләрне рус халкына да аңлатырга кирәк. Мин үзем дә аларга мөрәҗәгать итәм. Башка халыклар хәзер ни хәлдә, күз алдыгызга китерегез әле дим. Русларның телләрен укытудан алып атсалар ни булыр, шуны уйлап карагыз, дим. Барлык халыклар да азат яшәргә тиеш. Бөтен милләт тә бертигез дип язылган Конституцияне сакларга кирәк. Россиянең барлык милли телләре юк ителә. Болай барса, телләр бетәчәк инде ул, барысы да шуңа таба бара. Әмма бирешергә кирәкми. 

Мин үзем ахыргы көннәремә кадәр көрәшәчәкмен. Гаделлек өчен көрәшергә кирәк. Милли телләргә карата булган бу вазгыятне аңлатып булмый. Төп халыкларның телләрен бетерү максатыннан башланган эш бу. Россиядә руслар гына яшәргә тиеш дип санаучылар бар. Алар Россия руслар өчен генә дигән патша идеологиясен дәвам итәләр.

Без туган телләрне укыту мәсьәләсен хәл итүне Татарстаннан көттек – Удмуртия

Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги (Вячеслав Сергеев) Россиянең милли республикаларында туган телләрне укыту мәсьәләсен Татарстан хәл итәргә мөмкин дип санавын әйтте.

- Дәүләт Думасы туган телне ата-аналар теләге белән укыту турында закон проекты кабул ителгән очракта Удмуртия өчен берни дә үзгәрмәячәк. Удмурт теленең мәҗбүри укытыла торган предметлар исемлегенә элек тә кергәне булмады. Уртача дәрәҗәдә ничек эшли идек, әле дә шулай эшлибез. Барлык рус булмаган Россия Татарстан республикасы туган телне укыту проблемасын хәл итәчәк дип өметләнде, әмма көткән сөйләшү әле булмады. Татарстанда да көзен бу мәсьәлә хәл ителер дигәннәр иде, әмма проблема чишелмәде. 

Туган тел ул – тәрбия нигезе. Туган телсез кеше үз урынын таба алмый. Ә безнең бай хакимият моны аңламый. Туган телсез кеше гражданин дип тә санала алмый. Кемнеңдер теләге белән генә туган телне алып атып, юк итеп булмый. Бу дөньяда бар әйбер дә үзара бәйләнгән. Шуны аңларга кирәк. Халык бит сүз әйтергә курка. Ә халык сүз әйтмәгәндә теләсә нәрсәләр эшләргә була. Хәерчегә җил дә каршы. Хәзерге вакытта инде Удмуртиядә туган телдә мәҗбүри укытуны кертү мөмкин эш түгел, әмма тел укыту мәсьәләсендә хәлләре безнекеннән дә начаррак булган республикалар бар.


Республикаларның туган телгә кагылышлы үтенечләрен дәүләт ишетергә тиеш – Карелия Республикасы

Карел съездының вәкаләтлеләр советы әгъзасы Алексей Цыкарев сүзләренчә, дәүләт милли республикаларның туган телгә кагылышлы үтенечләрен ишетергә тиеш. Туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру хокукын законда беркетү милли телләргә зур зыян салачак, диде ул.

- Бүгенге көндә Россиядә чама белән 65 мең карел яши. Галимнәр фикеренчә, 2025 елга кареллар саны 50 меңнән кимрәк булырга мөмкин. Карелия Республикасында, башка милли республикалардан аермалы буларак, бер генә дәүләт теле - рус теле. Кареллар Татарстандагы вазгыятьне аңлап бетермәсәләр дә, милли мәгариф системасының ихтыяригә калуын беркайчан да хупламаячаклар. Мин бу законның бүгенге көндә нигә кирәк икәнен аңламыйм. Минемчә, бу закон проектыннан рус теленә дә бернинди дә файда булмаячак. Алай гына да түгел, бу проект милли телләргә зур зыян салачак.

Укучылар рус теленнән тыш башка тел өйрәнгәндә конкурентлык сәләтен югалталар дигән фикер бар. Рус теле дәресләре күбрәк булган саен баланың конкурентлык сәләте арта, диләр. Мин, мәсәлән, башка фикердә. Икетеллелек – ул бит бик позитив фактор. Галимнәр икетеллелек һәм күптеллелекнең кешене үстерүен исбатлады. Миңа калса, андый кешеләрнең карьералары да уңышлырак булачак. Ниндидер көчләр кешеләрнең фикерләрен формалаштыра. Кемдер, димәк, Россияне күпмилләтле дәүләт булдырмау максатыннан эшли.

Республикалар туган телләрне саклау өчен уртак документ булдырырга тиеш – Кабарда-Балкар Республикасы

Кабарда-черкес әдәбияты секторының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Россия язучылар берлеге әгъзасы Мәдинә Хакуашева акылы булган кешенең туган телсез каласы килми, дип саный. Ул милли республикалар туган телләрне бердәм документ белән саклый ала дигән фикердә.

- Кабарда-Балкар Республикасы бик кечкенә, аның мөмкинлекләре дә чикле. Татарстан Республикасының әлеге проектка каршы торырга мөмкинлекләре күбрәк. Татарстан әлеге вакытта уңайрак хәлдәдер, дип уйлыйм. Кабарда-Балкар Республикасы бу мәсьәлә белән Россия Федерациясе Президентына да, Россия премьер-министрына да, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга да, Кабарда-Балкар Республикасы башлыгына да мөрәҗәгать итте. Минемчә, бу - иң югары дәрәҗәдә хәл ителә торган вәзгыять. Әмма нишләптер безнең илебезнең иң югары дәрәҗәсенә милли телләр кирәкми.

Бу закон проекты барлык республикаларны да тетрәндерде, дип саныйм. Акылы булган кешенең туган телсез каласы килми шул. Безнең республика бу проектны бөтенләй һәлакәтле, дип уйлый. Туган телне факультатив кебек кенә өйрәнү милләтне деградациягә китерәчәк. Бу законга каршы бөтен дөнья көрәшергә тиеш. Минемчә, дәүләт бу проектны милли телләрне, милләтләрне бетерү максатыннан кабул итә. Президентыбыз Владимир Путин телләр бетмәячәк, халыклар яшәячәк, чөнки алар безнең илебезнең байлыгы дип бик күп сөйләде. Шуңа мин әлеге закон проектының каян килеп чыкканын, ни өчен кирәк икәнен аңлап бетермим. Мантыйк кая соң монда?

Телне бетергәннән, черкес черкес булудан, татар татар булудан туктамый ул. Безне Аллаһ икенче төрле итеп яралткан. Табигать тарафыннан һәр кешенең төрле булуы – ул бит чын бәхет. Дәүләт Аллаһ кануннарын кире какмакчы буламы әллә? Бу бит көлке. Дәүләткә каршы көрәшер өчен барлык республикаларга бердәм документ булдырырга кирәк. Бу мәсьәлә хакында республикаларга үзара аңлашып та торасы юк, чөнки барлык милләтләр дә бертөрле уйлый, бар кеше дә бер фикердә. Барлык милли республикаларга бердәм документ булдырып, аны имзаларга кирәк. Башкача булмый. Бер дә булмаса, республикаларга дәүләт белән судлашырга туры киләчәк, югыйсә без аерым халык, аерым милләт булудан туктаячакбыз. Без көрәшәчәкбез, чөнки без телле булырга хокуклы.

Халык туган телен укырга кирәк дисә, дәүләт каршы тора алмаячак – Бурятия Республикасы

«Буряад Соел» бурят мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Солбон Санжиев халык бердәм таләп иткән очракта, мәктәпләрдә туган телне укытып булачак дип уйлый.

- Мин Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проектына тискәре карыйм. Туган телләрне мәҗбүри укытырга кирәк. Ихтыяри укыту закон проекты кабул ителсә, туган телләр юкка чыгарга мөмкин. Без цивилизацияле җәмгыяттә яшибез, шуңа күрә җәмгыять әлеге вазгыятьтә ничек яшисен үзе хәл итәргә тиеш.

Бурят теле 2012 елдан бирле ирекле рәвештә укытылса да, бу закон проекты җәмәгатьчелектә зур протест тудырды. Бурят халкы читтә калмады. Төрле җыелышлар узды, пикетларга чыктык. Бурят халкы үзенең туган теле укытылуын тели, әмма тел укытылсын өчен ниндидер эш башкарырга омтылучылар бик аз. Бурят теле мәктәпләре дә бар, аралашу культурасын да өйрәтәләр, әмма тел бетмәсен өчен бу эшләр генә җитми. Республика масштабларында карасаң, бу исәпкә алып тормаслык та.

Дәүләт Думасының әлеге закон проекты – ул глобализациягә бер адым. Зур түрәләр, мөгаен, башкача яши алмыйлар. Аларга Россиядә бер генә халык яшәсә, җиңелрәк булачак. Халыкка активрак булырга кирәк. Түрәләр алар бары тик карарлар гына кабул итә. Әгәр дә халык басып, мин туган телемне өйрәнәм, миңа туган телем кирәк дисә, түрәләр каршы килмәячәк. Административ-хокукый структуралар мондый теләкләргә һәм чыгышларга басым ясый. Бәлки халык куркадыр да. Милләтара көймәне селкетеп кенә торалар.

Туган телләрне ирекле рәвештә укыту халыкны аңсыз калдыруга тиң – Саха (Якутия) Республикасы

Саха (Якутия) Республикасы Якутск шәһәре “АЛТАН” IT-мәктәп хезмәткәре Жулустан Осипов сүзләренчә, туган телләрне ирекле рәвештә укыту халыкны аңсыз калдыруга тиң булачак. Саха халкы туган телсез калды, тиздән халыклар да, телләр дә юкка чыгачак, диде Жулустан Осипов.

- Дәүләт Думасы депутатлары, туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проектын кабул итеп, үзләренең наданлыкларын күрсәттеләр. Дәүләт Думасы Россиянең күпмилләтле ил икәнен аңламый бугай. Матур һәм тыныч тормыш итәр өчен, һәр кеше үз телен һәм үз мәдәниятен белергә тиеш бит. Шуны аңларга кирәк. Туган тел – бар нәрсәләрнең нигезе.

Милли телләр һәм халыклар, туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проекты кабул ителмәсә дә, юкка чыгарлар иде. Телләр һәм халыклар бу проектсыз да юкка чыгачаклар. Бу проект шул процессның катализаторы булачак. Минем фикеремчә, дәүләт шул максаттан эшли, дәүләтнең кешеләрне аңсыз итәсе килә. Дәүләт Думасына кертелгән бу закон проекты бернинди дә кысаларга сыймый. Бер нормаль цивилизацияле ил дә туган телләрне мәгариф системасыннан чыгармый. Россиянең төп халыклары телләре Россиянең үзенең үк мәгариф системасында булмасын әле! Моны ничек аңларга һәм ничек аңлатырга? Нишләп дәүләт шулай актив тырыша, мин аңламыйм. Бәлки алар үзләре үк Россиягә каршы эшлиләрдер.

Якут (саха) теле икенче дәүләт теле булса да, Саха Республикасында предмет буларак мәҗбүри рәвештә укытылмады. Саха Республикасында ярты халык – ул төп саха кешеләре, әмма аңа карамастан, без туган телебезне югалттык.

Туган телне Россиянең төрле милләт оешмалары бергәләп сакларга тиеш – Башкортстан Республикасы

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов сүзләренчә, туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру халыкара дуслыкны бетерүгә, Россиянең бердәмлегенә каршы чыгуга тиң адым булачак. Әмир Ишемгулов туган телне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны Россиядәге төрле милләт оешмалары бергә сакларга тиеш, дип әйтте.

- Халык бердәм булгач, Россия чит илләрдән булган басымга – санкцияләргә каршы тора алды. Төрле икътисади блокадалар китереп чыгарып, чит илләр Россия халкын хакимияткә каршы күтәрергә теләде. Россия халкы түземле булу сәбәпле, берни дә килеп чыкмады. Хәзер инде чит илләр икенче ысулга күчмәкче булалар, чөнки алар Россия төбәкләре арасындагы милләтара татулыкны бетерергә телиләр. Россиянең Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проекты да халыклар арасында тискәре сәяси тәэсир тудырырга мөмкин, чөнки ул халыкара дуслыкны таратуга китерәчәк. Бу – Россиянең бердәмлегенә тискәре йогынты ясый торган проект.

Әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, башкорт халкының тарихы да, теле дә бетәргә мөмкин. Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проекты кабул ителмәсен өчен, Россиянең төрле милләт оешмалары берләшеп, Дәүләт Думасына үз мөрәҗәгатьләрен илтеп бирергә тиешләр. Андый закон проектын кабул итәргә ярамый, дип сорарга кирәк. Халыклар бит рус телен өйрәнә. Башкортстанның, мәсәлән, рус телен өйрәнүдә бернинди дә проблемасы юк. Без үзебезнең телне генә саклыйбыз. Федераль үзәк халыкның тел вәзгыятен аңлар дип уйлыйм.

Милли телләр язмышын тел белгечләре хәл итәргә тиеш – Чувашия Республикасы

Журналист, язучы, Татарстан Республикасының чуваш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирина Трифонова милли телләр язмышын тел белгечләре хәл итәргә тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, ата-аналар ирегенә бирелгән очракта, алар киләчәкне уйламыйча туган телләреннән баш тартачаклар.

- Бу закон проекты уйланылмаган. Туган телләрне ирекле рәвештә укытырга ярамый, чөнки ата-аналар уйламыйча туган телләр урынына рус телен сайлый башлаячаклар. Милли телләрне мәҗбүри рәвештә укыту-укытмау мәсьәләсен берничек тә ата-аналар хәл итә алмый. Ата-аналар берләшмәсе хәл итә торган сорау түгел бу. Ахыр чиктә милли телләр юкка чыгачак. Мегаполисларда инде милли телләр тиз темплар белән бетеп килә. Якын киләчәктә төрле милли телләр буенча белгечләр дә калмаячак, аларны әзерләүче кешеләр дә булмаячак. Милли телләр язмышын филологлар, галимнәр, тел белгечләре хәл итәргә тиеш.

Милләтләрне кече халыклар дип атау дөрес түгел. Бу – ялган. Без – кече халыклар түгел. Татарлар халык саны буенча икенче урында тора, чувашлар – дүртенче урында. Шулай ук милли республикалар да бик күп. Россия Федерациясе бит ул тоташтан милли республикалардан тора.

Туган тел – ул барлык әйбернең нигезе. Нәкъ менә туган тел аша кеше әйләнә-тирә дөнья асылына төшенә. Бу генетика буларак безнең канга сеңгән. Мин болай дип кенә әйтәм: аңлы кеше туган телен мәҗбүри рәвештә укырга һәм өйрәнергә тели, ә инде аңсыз кеше әлеге закон проектының һәлакәтлелеген хәтта аңлап та бетерми. Фикер йөртә белә торган кеше туган телләрне мәҗбүри рәвештә укырга кирәк икәнен аңлый.

Ничек инде туган тел факультатив кебек кенә тәкъдим ителсен – Марий Эл Республикасы

Марий Эл Республикасының “Марий ушем” (мари берлеге) иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Владимир Козлов туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру турындагы закон проектына бәйле рәвештә Дәүләт Думасына мөрәҗәгать әзерләнүен әйтте.

- Бик күп әйбер Дәүләт Думасыннан тора. Халык фикерен тыңламасалар, бик начар булачак, әлбәттә. Без бит марилар теле иң яхшы тел димибез, татар халкы да татар теле иң яхшы тел дими, без бары тик телләр, халыклар кебек, тигез хокукка ия дибез. Марий Эл Республикасында курыкмыйча сүз әйтерлек, туган телне саклап калу максатыннан көрәшерлек кеше юк диярлек. Берсүзсез, туган телләр юкка чыгарга тиеш түгел. Чит ил телләрен дә мәҗбүри рәвештә өйрәтәләр бит. Ничек инде туган тел факультатив кебек кенә тәкъдим ителсен. Бу бит баланың хисләрен кимсетеп кенә калмый, аның психикасына да зыян сала.

Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – Калмык Республикасы

“Хальмг Унн” (“Калмыцкая правда”) газетасы баш мөхәррире Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә. Калмык журналисты сүзләренчә, калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый.

Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проектының нәтиҗәсе милли телләр өчен бик үк яхшы булмаячак. Милли телләр болай да хәзерге вакытта зур кыенлыклар кичерә. Мәсәлән, милли телләрне өйрәнү, китапларны туган телдә чыгару мәсьәләләре һәм башкалар. Әмма икенче яктан мин ирекле рәвештә өйрәнергә дә мәҗбүр итмәс идем. Мин үземнең туган телемне башка милләт кешесенең мәҗбүри рәвештә өйрәнүен теләмим. Ә инде минем милләт кешеләре, чын калмык халкына килсәк, алар, берсүзсез, туган телләрен өйрәнергә тиеш. Башка милләт кешеләре минем туган телемне белмәскә дә хокуклы.

Калмык теле Калмык Республикасында икенче дәүләт теле булып тора һәм берничек тә кимсетелми. Калмык телендә газеталар да чыга, китаплар да бастырыла, республикада китап нәшрияты да бар. Мәктәпләрдә дә калмык теле мәҗбүри предмет буларак укытыла. Асылда, бездә, бу мәсьәләгә килсәк, барысы да яхшы.

Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проекты турында ишеткәч, безнең халык ярсыды, ачуланды, дип әйтә алмыйм. Мин халыкның митингларга чыгуы, алай җыелышлар үткәрүе турында ишетмәдем. Минем туган тел проблемасы – ул минем халыкның проблемасы. Беркем дә безнең өчен уйлап бирергә тиеш түгел. Без үзебез шушы тел белән туганбыз икән, без үзебез шул телдә сөйләшергә тиеш. Без үзебез аны өйрәнергә тиеш. Башка милләтләргә килсәк, мин болай дип кенә әйтә алам: бу – ирекле эш. Өйрәнергә телиләр икән – өйрәнәләр, теләмиләр икән – юк. Әгәр дә татарлар үз телләрен өйрәнергә телиләр икән, өйрәнсеннәр, туган телләрендә сөйләшсеннәр. Минемчә, һәр халык үзенең өендә, үзенең республикасында туган телен өйрәнергә тиеш.

Миңа калса, әлеге закон проектында бернинди дә куркыныч әйбер юк. Мин монда бернинди дә янау күрмим. Калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр, татарлар да, башка милләтләр дә шулай ук.

Мин бу проектка абсолют рәвештә тыныч карыйм, чөнки мин үземнең туган телемне беләм һәм мин үземнең милләттәшләремдә шикләнмим. Алар да өйрәнәчәк, аларның балалары да өйрәнәчәк. Мин, әлеге закон проекты кабул ителгәннән соң, милләтләр һәм телләр юкка чыга дип уйламыйм. Алар юкка чыгар өчен бик күп еллар кирәк. Мин сезгә бик гади мисал китерәм. Әфганстанда хәзәриләр дигән милләт бар. Алар чыгышлары белән монголлардан. Бу халык монгол хәрби эшлеклесе Чыңгыз хан вакытларында ук барлыкка килде бугай инде. Алар барлыкка килгәннән соң 7 гасыр үткәндер. Һәм алар бүгенге көндә дә үзләренең туган телләрен белә. Шуңа мин паникага бирелергә кирәк дип санамыйм да. Син татар икән, син үзеңнең туган татар телеңне белергә тиеш. Минемчә, бөтен кеше дә шулай дип уйлый. Туган тел – ул ана теле. Ничек инде анаңны онытып булсын. Әгәр дә берәр татар кешесе мин туган телемне өйрәнергә теләмим дип чыкса, башка татарлар аңа ничек карарлар икән.

Коми халкы туган телне ата-аналар рөхсәте белән дә укыта алмаска мөмкин – Коми Республикасы

Коми республикасы мәктәпләрендә туган телне хәтта ата-аналар рөхсәте булганда да укытып булмаска мөмкин. Бу хакта Фин-угор телләренең яшәешенә мәгълүмати ярдәм халыкара лабораториясе хезмәткәре (Сыктывкар) Вячеслав Степанов әйтте.

  • Вячеслав Степанов – аның паспорттагы исеме, республикада ул комича исеме - Ӧньӧ Лав буларак билгеле. Аның әйтүенчә, мәктәпләрдә коми телен укыту-укытмау мәсьәләсен күпчелек ата-аналар тавыш бирү юлы белән хәл итә дигән карар кабул ителгән. Шул рәвешчә, коми теле дәүләт теле буларак та укытылудан туктаган, ана теле буларак та укытылырга киртә бар. Вячеслав Степанов бу күренешне “туган телне укыту көрәшендәге яңа юнәлеш” дип бәяләде.

- Туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру турындагы закон проектына Сез нинди мөнәсәбәттә?

- Туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру турындагы закон проектына мин тискәре карыйм. Әлегә кадәр ата-ана үз баласын мәктәпкә биргәндә баласының туган теле нинди икәнен белә иде. Шуңа карамастан, Россиянең төп халыклары балалары белемне туган телләрендә түгел, рус телендә алды. Бу закон проектының яңалыгы нәрсәдә соң? Туган телләрне укыту рус теленә зыян салмаска тиеш диләр канунны чыгаручылар. Бу сүзләре белән алар туган телләре рус булмаган халыкларда Россия Федерациясенең дәүләт теленә карата янау күрүләрен ачык белдерә. Димәк, шушы сүзләре белән дәүләт закон нигезендә башка телләргә карата негатив позициясен белдерә. 

- Сез ничек уйлыйсыз, илдә ни сәбәпле мондый вазгыять туды? Ни өчен туган телләрне укыту мәсьәләсе бик кискен калкып чыкты?

- Безнең Республика өчен барлык әһәмиятле сораулар да Россия Федерациясе Президенты администрациясендә хәл ителә. Илдә тотрыксызлык булганда, хакимияткә халык белән идарә итәргә җиңелрәк. Халык та тынычсыз хәлләргә бирелеп, тышкы һәм эчке янаулардан ил җитәкчелеге генә саклый ала дип уйлый. 

- Туган телләрне ата-аналар иреге белән укыту турында закон проекты кабул ителсә, моның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

- Закон проекты кабул ителсә, дәүләт Россия Федерациясенең рус булмаган телләрен киләсе буынга тапшыру процессында катнашудан баш тартачак. Туган телне ирекле рәвештә өйрәнү мөмкинлеге саклана, әмма дәүләт туган телләр рус теленә зыян китерә дигәнгә күрә күпчелек ата-аналар һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре дәүләт санкцияләренә каршы бармый. Икенче яктан, битараф булмаган кешеләрнең реакциясе радикаль формаларга китерү варианты да бар. 

- Коми теле 2017 елга кадәр ничек укытыла иде?

- Коми республикасы законнары буенча коми телен укыту мәҗбүри. Ул яки туган тел буларак (атнасына 3 дәрес коми теле һәм 2 сәгать коми әдәбияты) яки дәүләт теле буларак (2 сәгать, төньяктагы шәһәрләрдә, махсус уку йортларында – 1 сәгать) укытыла. Башка предметлар рус телендә. Коми телен туган тел яки дәүләт теле итеп укытуны сайлау белем бирү учреждениесенең мөмкинлекләренә һәм муниципаль берәмлек халкының милли составына нигезләнә. Заманча коми теле китаплары бастырып чыгару буенча зур эшләр башкарылды, әмма процессны төбәк түрәләр тоткарлый. Хәзерге вакытта Сыктывкар университетында коми телен дүрт укытучылы бердәнбер кафедра яклый һәм саклый. 

Республика хакимияте 2017 елның октябрендә коми теле 2018 елдан башлап ирекле рәвештә укытылачак дигән карар чыгарды. Бу коми халкының җитәкчелеккә карата тискәре мөнәсәбәтле булган чакка туры килде. Шуның нәтиҗәсе буларак, коми халкы үз телен саклап калу максатыннан имзалар җыя башлады, социаль челтәрләрдә активлашты, митинглар һәм җыелышлар оештыра башлады. Вазгыятнең контрольдән чыгуын күреп, Коми Республикасы башлыгы администрациясе гафу үтенде һәм шау-шу күтәргән карарны бераз туктатып торды. Шул ук вакытта туган тел мәсьәләсенә карата булган игътибарны бераз киметү максатыннан, пиар компания башланды - Коми башкаласы Сыктывкардан Ухтага күчә дигән сүз тараттылар.

Президент сайлау вакытында республика хакимияте туган телне мәҗбүри укытуга карата булган барлык сорауларны караудан тукталып торды.

Чишелмәгән проблема ике нәтиҗәгә китерде. Бер яктан, коми телен бар җирдә дә мәҗбүри укыдылар. Икенче яктан, күпчелек белем бирү учреждениеләрендә коми теле буенча өй эшләре бирүне һәм билге куюны гамәлдән чыгардылар. Бу хәлләр, берсүзсез, укучыларның коми теленә мөнәсәбәтләрен үзгәртте.

Президент сайлангач, коми теленә басым ясау дәвам итте. Бу юлы гибрид формада. Матбугатта киләсе уку елыннан коми теле ата-ана теләге буенча гына укытылачак дигән мәгълүмат таралды. Мәгариф министрлыгы яшерен анкеталар уздырырга киңәш итте. Анда бер сорау - коми телен мәҗбүри укытыргамы, яки альтернатив предмет итеп калдырыргамы. Бу анкета бернинди дә хокукка ия түгел, чөнки ул Коми Республикасының ким дигәндә генә дә ике канунын боза. Канун буенча, ике дәүләт теле дә мәҗбүри рәвештә барлык белем бирү оешмаларында да укытылырга тиеш. Гаепле булып калмасын өчен, Коми җитәкчелеге канунга үзгәрешләр кертергә ашкынды. Нәтиҗәдә, коми теле республика мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә укытылмаячак. Коми халкы каршы килсә дә, җитәкчелек канунны үзгәртүдән баш тартмады. Яңалыклар яз ахырында яки җәй башында кертеләчәк. Коми халкының ачык протесты әлегә күзәтелми, бу, мөгаен, бик актив кешеләргә карата кабул ителгән чаралар белән бәйледер. 

- Коми җәмәгатьчелеге нинди карар кабул итәргә җыена?

- Хәзерге заманада туган телне саклап калу мөмкин, әмма моның өчен дәүләт үзенең турыдан-туры бурычларын үтәргә тиеш. Ягъни, туган телне яклау, саклау һәм үстерү – ул дәүләтнең бурычы. Югыйсә маргинализациядән котылып булмаячак. 

Коми Республикасында төп халык чын хакимияткә һәм эре бизнеска якын килә алмый. Коми җәмгыяте бары тик үз позициясен генә белдерә ала. Республика җитәкчелеге федераль үзәкнең Конституциядә язылмаган боерыкларын үти. Җәмәгатьчелек коми телен саклап калу өчен көченнән килгән барлык әйберне дә эшләргә әзер, әмма дәүләт тарафыннан ярдәм булмагач, бу бик авыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100