"Башкортлар чеченнар кебек, аларны үпкәләтергә ярамый". Руслан Белыйның башкорт милли герое Салават Юлаевны кимсетүе очраклы хәлме?

29 Апреля 2018

Укылган: 2291 тапкыр

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Салават Юлаевның исемен аклау максаты белән башкорт җәмәгатьчелеге башлаган хәрәкәт ил күләмендә билгеле вакыйгага әйләнде. “Татар-информ” хәбәрчесе юморчының милли каһарманны кимсетеп әйткән чыгышына бәя бирүне сорап шәхесләргә мөрәҗәгать итте.
Руслам Белый - ТНТ каналының «Comedy Club» телепередачасының даими катнашучысы һәм «Stand Up» шоуның алып баручысы. Ул Уфаның “Максимилианс” ресторанында ясаган чыгышында (“Комик в городе” программасы) Салават Юлаевны бандит һәм юлбасар дип әйтте. Комик башкорт телен исерек кеше сөйләменә охшаган дип тә "шаяртты".



Салават Юлай улы 1754 (1752?) елның 16 (27) июнендә туган. Емельян Пугачев җитәкчелегендә Крестьян баш күтәрүендә (1773-1775) актив катнашкан. Шигырьләр дә иҗат иткән. Сугышларның берсендә җиңелгәч, кулга алына һәм каторгага сөрелә. 25 ел тоткынлыкта булганнан соң, 1800 елның 26 сентябрендә (8 октябрендә) үлә.

Салават Юлаевны башкорт халкы үзенең милли герое дип саный. Аның хөрмәтенә Уфа уртасында һәйкәл куелган, бу һәйкәл Башкортстанның гербында мәңгеләштерелгән. Салават шәһәренә атама аның хөрмәтенә кушылганн, Башкортстандагы бик күп торак пунктларда урамнарга Салават Юлаев исеме бирелгән. Хоккей клубы да Салават Юлаев исемен йөртә.
 
Башкортстанда #Салаватнебандит акциясе башланды. Комикның һәм ТНТ каналының гафу үтенүен таләп иттеләр, аннан җавап булмагач, бер төркем башкорт активистлары аның белән сөйләшер өчен Ульяновскига барды. Әмма алар Белый белән сөйләшә алмады, директоры гына башкортларны тыңлаган. Очрашудан соң да Руслан Белый башкортлардан гафу үтенмәде.

Руслан Белый белән сөйләшү өчен Ульяновскига барган башкорт активистлары.

Башкорт вәкилләре ТНТ каналына да килгән, анда да аларны тыңлаганнар, җавап бирергә вәгъдә иткәннәр. Комикны җинаять җаваплылыгына тартырга телиләр, шулай ук аның эстрадага чыгуын тыярга дигән фикер әйтүчеләр дә бар.

Бу вакыйгага карата үз фикерләрен Россия күләмендә билгеле шәхесләр дә әйтте. “Комсомольская правда” корреспонденты Егор Арефьев Руслан Белый өчен гафу үтенде, "Эхо Москвы" радиостанциясе баш редакторы Алексей Венедиктов сәясәтче кеше шулай шаяртса, аннан сорап булыр иде, юморчыга таләп башка дигән фикерен белдерде.

ТНТ каналының милләтләр турында урынсыз шаяртуларга бәйле ике тапкыр гафу үтенгәне бар. Канал вәкилләре Comedy Club тапшыруында эскорттагы ингуш кызы турындагы миниатюра өчен ингуш халкыннан, "Улица" сериалында Будда статуеткасын кочаклаган шәрә кыз сурәтен күрсәткән өчен калмык халкыннан гафу үтенде.


Руслан Белыйны җинаять җаваплылыгына тартырга!”


Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемголов, халык имзаларын җыеп, Россия Федерациясенең генераль прокуроры Юрий Чайкага, Башкортстан Республикасы прокуроры Андрей Назаровка, “ТНТ-Телесеть” акционерлык җәмгыятенә хат язган. Хатта Руслан Белыйны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый.

"Руслан Белый күпмилләтле Россия халыклары арасында өченче урында булган башкорт халкын түбәнсетергә җөрьәт итте... Салават Юлаев республиканың аерылгысыз символы булып тора", - диелә мөрәҗәгатьтә һәм Салават Юлаевның образы дәүләт бүләкләрендә, урам, торак пункт атамаларында кулланылуы әйтелә.

Башкорт корылтае мөрәҗәгатендә Салават Юлаевның герой булуын башкорт халкы гына түгел, чит илләр дә тануы әйтелә. Мәсәлән, 1784 елда Германиядә, 1789 елда Франциядә чыккан китапларда Салават Юлаев каһарман итеп танылган. Бу традицияне XIX гасырда рус тарихчылары да дәвам иткән. "ТНТ каналы алып баручысы үзенең түбән мәдәниятен, наданлыгын күрсәтте, ә аның провокацион белдерүе милләтара мөнәсәбәтләрне боза" диелә.

Elvin Grey: “Минем өчен Салават Юлаев - милләтнең атасы”


Elvin Grey псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Радик Юльякшин #Салаватнебандит акциясенә кушылды. "Минем өчен Салават Юлаев - каһарман, милләт атасы, халык хокуклары өчен көрәшүче. Американнар өчен Авраам Линкольн, Франция өчен - Наполеон, Куба халкы өчен - Фидель булган кебек, башкортлар өчен - Салават Юлаев. Каһарманнарны сайламыйлар, каһарманга әйләнәләр. Мине беркем дә моның киресенә ышандыра алмаячак", - ди Радик Юльякшин.

“Руслан Белый булдым дигәч тә, алай эшләргә ярый дигән сүз түгел!”

Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты, Башкортстан парламенты депутаты Айдар Галимов шаяртуның кысалары булырга тиеш дип саный.

- Руслан Белый булдым дигәч тә, Уфа хәтле Уфага, Башкортстанның үзәгенә килеп, Башкортстанның милли герое турында шулай дип әйтү, иң кимендә, нәзәкәтсезлек. Мондый хәл булырга тиеш түгел. Бу башкортларның милли хисләренә тия. Алай ярамый. Хәзерге заманда бигрәк тә.

Әлбәттә, ул тарихка кереп китеп әллә нәрсәләр сөйләргә мөмкин. Ләкин бит безнең бүгенге көндә бүгенге көн белән яшисе бар. Шуны да уйларга кирәк! Салават Юлаев – ул безнең символ! Салават Юлаев – ул легендар шәхес! Салават Юлаев нинди юлбасар булсын инде. Ул үз заманының алдынгы кешеләренең берсе булган! Ул җырлар иҗат иткән, шигырьләр язган, шагыйрь булган. Герой булган!

Руслан Белый чыгышлар ясаган ТНТны мин үзем дә карыйм. Ул юмористлар молодецтыр инде. Әмма барыбер чамасы һәм урыны була. “Кунак булсаң, тыйнак бул” дигән сүз дә бар. Ул бит кунак. Килгәнсең икән, килгән җиреңнең менталитетын, тарихын, халыкның шушы танылган исемгә карата булган мөнәсәбәтен белергә кирәк. Әзрәк кенә булса да. Башкортлар алар түземле, гафу итә дә алалар. Әмма күңелләрендә кала инде барыбер. Руслан Белыйны минем тыңлаганым да, караганым да бар, аның әзрәк тәкәбберлек дигән әйбере бар. Ул үзенә бар нәрсә дә ярый дип уйлый. Ләкин алай ярамый. Барыбер, ниндидер чама булырга тиеш.

 “Башкортлар чеченнар кебек, аларны үпкәләтергә ярамый”


Танылган юмор остасы Илнур Юламанов коллегасы Руслан Белый гафу үтенергә тиеш, дип саный.

- Руслан Белый бер дә дөрес эшләмәде. Башкортлар бик горур халык. Сугышчылар бит алар. Халыкны хурларга ярамый. Гөнаһ бу, гөнаһ! Алай эшләргә ярамый. Юморда милли темаларга кагылырга кирәкми. Башкортлар чеченнар кебек, аларны үпкәләтергә ярамый. Руслан Белый анда бу хәлләрдән соң асылынырга әзердер инде. Аңа оят булырга тиеш, ул гафу үтенергә тиеш. Аның башка хәле юк. Башкортлар моны болай гына калдырмаячаклар. Мин моны төгәл беләм. 

Канун буенча берәр нәрсә эшләрләр дип уйламыйм. Бу намус эше инде. Әмма бу хәлләрне, нәрсә генә дисәләр дә, болай гына калдырырга ярамый!

“Халыкны диванда утырып яклап булмый!”


Җырчы Әнвәр Нургалиев юморчыны аңлавын әйтте. 

- Беренчедән, монда Руслан Белыйны да аңларга була. Ул юмор булачак дип, алдан ук искәртте. Артык зур тавыш күтәрергә кирәкми. Тел турында әйткәне менә миңа ошамады. 

Ә Салават Юлаев – ул бит тарих. Кем өчендер герой, кем өчендер бандит ул. Бу бит Руслан Белыйның сәяси белдерүе түгел, ул аның юморы. Аны да аңларга кирәк. Башкортлар – сентименталь халык. Халыкны эш эшләп якларга кирәк. Сүз белән, диванда утырып, хатын-кызлар кысылып түгел. Ә Интернеттан карап мин дә әллә-нәрсәләр әйтә алам. Нәкъ менә шушындый әйберләрдән милләтара мәсьәләләр туа да инде. Ә милләтара мәсьәләләр – ул бик нечкә момент. Безгә шул гына җитмәгән иде. Ә инде башка кешеләрнең Руслан Белыйны сәхнәдән куарга кирәк дигән сүзләре – абсурд фикер!

“Белыйны эстрадада, телевидениедә эшләтмәскә дигән карар чыгарып буладыр”

“Татар радиосы” алып баручысы, юморист Әбри Хәбриев (Данияр Хәбриев) тарихи геройлардан, милләт өчен җан аткан кешеләрдән болай шаяру дөрес әйбер түгел, ди.

- Милләт турында мәзәк язганда, тарихны өйрәнергә кирәк. Кешенең кем булганлыгын белеп барырга кирәк. 

Бу, беренче чиратта, милләтне мыскыл итү. Юморның бит аның ниндидер кысалары булырга тиеш, кайдадыр билгеләнгән булмаса да. Ул һәр кешенең шәхси тәрбиясеннән, белеменнән, гомумән, һәр кешенең үзеннән тора инде. Әгәр кеше билдән түбән юмор сөйли икән һәм аны үзе өчен норма дип саный икән, ул аның өчен норма булып тора.

Халыкның юморны кабул итүләрендә төрле нюанслар бар. Элегрәк, 2005-2007 еллар тирәсендә, билдән түбәнрәк юмор сөйлисең, халык шаркылдап көлә, “Әй, маладис!”, ди иде концерт вакытында. Аннан соң концерттан чыга да: “Һаман шул билдән түбән юмор сөйлиләр инде, оятсызлар”, - ди. Мин үзем ул билдән түбәнлектән күптән киттем. Бәлки, һәр кеше эшли башлаганда моның аркылы узарга тиештер инде. 

Әмма милләтнең символлары булырлык әйберләрдән көлү бер дә дөрес хәл түгел. Чынбарлыкта Салават Юлаев бандит булмагач, ул кабул ителә алмый торган әйбер. Бу бернинди дә кысаларга сыя торган әйбер түгел. Бу, мәсәлән, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны эчкече дигән кебек бит! 

Җинаять җаваплылыгына тартуга килгәндә, әгәр гади кеше язса, Руслан Белый үзенең танышлары белән җиңеп чыгарга да мөмкин. Ә инде бу өлкәгә дәүләт тә кушылса, мәсәлән Башкортстан Республикасының хакимияте кушылса, Руслан Белый җиңелә дә ала. 

Кайбер очракларда карак җитәкчеләрне берничә елга дәүләт хезмәтендә эшләмәскә тиеш дип тыялар бит. Миңа калса, бу очракта да андый әйберне кулланып буладыр. Сәхнә өлкәсендә, эстрада өлкәсендә, телевидениедә эшләтмәскә дигән таләпләрне, миңа калса, рәхәтләнеп куеп буладыр.                          



“Руслан Белый нормаль кеше түгелдер, бәлки...”

Артист Алмаз Хәмзин, гомумән, тавыш күтәрергә кирәкми дип санавын әйтте. Сәбәбен бик кыска итеп аңлатты.

- Бәлки ул бөтенләй нормаль кеше түгелдер?

  “Гафу үтенү – Руслан Белый өчен бердәнбер аклану юлы”

“Че гуглит татар кызы” блогын алып барган Динара Зиннәтова Руслан Белый башкорт халкының яшәешен, тормышын өйрәнмәгән дигән фикердә.

- Салават Юлаев – Башкорт халкының герое, тарихының зур бер өлеше. Руслан Белыйның бу чыгышы башкорт халкын белмәвен күрсәтә. Аның бу сүзләрне нәкъ Уфадагы концертында, ягъни аның концертына акча түләп кергән фанатлары каршында әйтүе аеруча матур түгел. Әлбәттә, һәр кешенең үз фикерен әйтергә хакы бар, тик кешедә такт хисе, бер-береңне хөрмәт итү дигән нәрсә булырга тиеш. 

Мондый хәлләрдән соң барлык башкорт халкыннан гафу үтенү – Руслан Белый өчен бердәнбер аклану юлы. Башкорт халкыннан гына түгел, Салават Юлаевны хөрмәт иткән барлык кешеләр алдында да гафу үтенергә тиеш.

 “Руслан Белый – комик. Шаяру – аның һөнәре!”

Руслан Белыйны яклап сүз әйтергә теләгән кешеләрне дә эзләдек. Руслан Белыйның фан төркемнәренең берсендә булган Казан кызы Чулпан юморчыны яклады. 

- Руслан Белый Салават Юлаевны бандит һәм юлбасар дигән икән, димәк, Башкортстанның үзендә дә шундый фикер бар. Бу сүзләрне шаяру итеп кенә кабул итәргә кирәк. Руслан Белый кешеләрне рәнҗетү максатыннан йөрми бит ул. Шәһәр халкында юморы хисе бармы-юкмы, шуны гына ачыклый бит ул. Сәяси, тарихи яктан карасаң, әлбәттә, монда фикерләр төрле булырга мөмкин. Башка шәһәрләрнең башка әйбереннән көлә инде ул. Чебеннән фил ясарга кирәкми дигән фикердә мин. Яһүдиләрдән гомер буе көләләр, әмма алар бит болай җыелып чыкмыйлар. Хәзер бит элеккеге заманалар түгел, юморга барыбер дөрес итеп карарга кирәк. Кеше үз-үзеннән көлә белергә тиеш инде. Минем бер халыкны да рәнҗетәсем килми. Тарих, әлбәттә, көлә торган нәрсә түгел, әмма Русланны сәясәтче яки тарихчы дип кабул итмик. Ул – комик. Аның һөнәре ул.  

“Руслан Белый сүзләре өчен җаваплы, әмма сүз иреген кысарга ярамый”

Россия кануннары буенча комикны җавапка тартып буламы? Юрист Эмиль Гатауллин фикеренчә, бу шаяртуы өчен Руслан Белый гражданлык җаваплылыгына тартылырга мөмкин. 

- Руслан Белыйны гражданлык җаваплылыгына тарткан очракта, аңа сәхнәдән әйткән сүзләренең дөреслеген исбатларга туры киләчәк. 

Минемчә, бу вакыйганың төп мәгънәсе комикка реклама ясау гына. Башкортлар Руслан Белыйның гафу үтенгәнен тели. Әмма гафу үтенү – ул бик нечкә әйбер. Сүз иреге бернәрсә белән дә чикләнә алмый. Аны гафу үтенергә мәҗбүр итә алмыйлар диясем килә. Әгәр дә аның бернәрсә дә әйтәсе килми икән, ул әйтмәскә дә хокуклы. Ул үзенең раслаулары өчен җаваплы булырга тиеш, шул гына. 

Судка биреп, Руслан Белый Салават Юлаев турында бандит һәм юлбасар дип әйтмәскә тиеш дигән бернинди дә карар кабул ителергә мөмкин түгел. Сүз иреген кысарга ярамый. Ул үз теләге булса гына гафу үтенәчәк. Мәҗбүр итү аның үз фикерен белдерү хокукын бозачак. Руслан Белый, гомумән, нәрсә тели, шуны әйтә ала. Әгәр аның сүзләре кемнеңдер хокукын бозса, җавап бирергә тиеш булачак. 

Соңгы арада дәүләттә милли аспектлар нык көчәйде. Шулкадәр тавыш чыгу да шуның бәйледер. Дәүләт эчендә милли сорауларның күтәрелүе, мөгаен, кемгәдер бик файдалы. Миңа калса, артык шәрехләр бу ситуацияне тагын да авырлаштырырга мөмкин. Мин, дөресен генә әйткәндә, бу хәлдән чыгу юлын күрмим. Монда барысы да бик кыен.                              

Милли геройларга бәйле гауга килеп чыгу очраклары              

“Татар-информ” хәбәрчесе милли геройларны мыскыл итүгә бәйле кайбер очракларны барлады.

Таллин: Бронза солдатны күчерү 



“Таллинны немец-фашист илбасарларыннан азат итүче Сугышчы Һәйкәле” 1947 елның 22 сентябрендә Таллин үзәгендә ачыла. 2007 елда Эстония хөкүмәте монументны хәрби зиратка күчерергә дигән карар кабул итә. Билгесез солдатка куелган һәйкәлне күчерү массакүләм тәртипсезлекләр китереп чыгара, урамнарга ике меңнән артык кеше чыга, мәгълүмати сугыш башлана. Бронза солдатны күчерүне Бөек Ватан сугышында катнашучыларны мыскыл итү дип бәялиләр.

Төркия: Мәңгелек Ататүрк

Төрек тарихчысы һәм язучы Сулейман Йешильюрт Төркиянең беренче Президенты Мостафа Кемаль Ататүркны хурлаганы өчен 15 айга төрмәгә утыртыла. Бу карарны 2017 елның 1 ноябрендә Истанбул суды кабул итә. Йешильюртны Ататюркның балалыкка алынган кызы Афет Инанны телевизион тапшыруда хурлауда гаеплиләр. Ататүрк – Төркиядә бәйсезлек өчен сугыш барганда җитәкчелек итә һәм 1923 елда Төркия Республикасына нигез сала. Ататүркның хәтерен һәм исемен махсус кануннар саклый.

Башкортстан: Зәки Вәлиди

 

2013 елда Уфа шәһәр советы Фрунзе урамын Заки Валиди урамы дип атарга дигән карар кабул итә. Коммунистлар партиясе бу карар белән ризалашмый - Фрунзе исеменең югалуы белән килешмиләр. Коммунистлар партиясенең республика комитеты сәркатибе Мадриль Гафуров Зәки Вәлидине "Гитлер ялагае" дип атый. Бу Уфада зур гауга чыгара, Әхмәт Зәки Вәлидине яклап пикетлар оештырыла.

Татарстан: Муса Җәлил - фашистик Германия депутаты?

2009 елда "Мирас" журналында Әхмәт Сәхапов һәм Эсфир Яһүдинның “Барбаросс” инкыйразы” пьесасы зур тавыш чыгарды. Муса Җәлилнең Гитлер белән очрашуларын сурәтләп язган “тарихи” әсәр әдәбиятчыларда зур ризасызлык уята. Алар тырышлыгы һәм Муса Җәлилнең Мәскәүдәге кызы Чулпан шикаяте буенча 2010 елда Әхмәт Сәхаповка һәм Эсфир Яһүдингә каршы җинаять эше кузгатыла.

Экспертиза пьесада яла ягу фактлары бар дигән нәтиҗә ясый. “Тарихи пьеса” дип аталган әсәрдә авторлар Муса Җәлилнең фашистик Германиядә депутат итеп билгеләнүен яза. Имеш, шагыйрь фашистлар партиясенә кергән, Гитлерны мактап поэма язган һәм шуның өчен фатир алган. “Тарихи” пьесада Гитлерның Муса Җәлилне җәзалап үтерелүдән саклап калуы хакында хәбәр ителә.

Республика клиник психиатрия сырхауханәсе табиблары үткәргән экспертиза нәтиҗәсендә Минәхмәт Сәхаповны психик яктан сәламәт түгел, шул сәбәпле үзе кылган гамәлләргә җавап бирми дип табыла. Эсфир Яһүдин исә җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Суд “Муса Җәлил тормышыннан аерым фактларны” Сәхапов автордашына әйтмичә генә керткән дигән нәтиҗәгә килә.

«Барбаросс» инкыйразы» тарихи драма нәшер ителгәннән соң «Мирас» журналы ябыла.  Әхмәт Сәхапов җаваплы вазифасыннан азат ителә һәм әдәбиятчылар даирәсендә күренми башлый.

Калмыкия: Будда сынына типкән спортчы


Элистага ирекле көрәш турнирына килгән Дагыстан спортчысы Саид Османов храмдагы Будда сынының борынына тибә һәм бу постны социаль челтәргә урнаштыра. Калмыклар, җыелышып спортчы урнашкан кунакханәгә килеп, аны гафу үтенергә мәҗбүр итә. Гауга зурга китә - турнир булмый кала, тренерны эшеннән алалар, Дагыстан хөкүмәте башлыгы, Калмыкиягә килеп, халыктан гафу үтенә. Саид Османов гафу үтенә, сынның калмык халкы өчен нәрсә аңлатканын белмәвен әйтә. Спортчы шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Фикерләр








Сәясәт

Милләтләр авазы: Дәүләт Думасының туган телләрне ата-аналар теләге буенча укыту турындагы закон проекты турында

Быел 11 апрельдә Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән генә укыту турында закон проекты кертелде. Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге закон проекты Россия составына кергән республикаларга нинди йогынты ясавын белү максатыннан төрле милләт вәкилләре белән сөйләште.

Сәясәт

"Башкортлар чеченнар кебек, аларны үпкәләтергә ярамый". Руслан Белыйның башкорт милли герое Салават Юлаевны кимсетүе очраклы хәлме?

Салават Юлаевның исемен аклау максаты белән башкорт җәмәгатьчелеге башлаган хәрәкәт ил күләмендә билгеле вакыйгага әйләнде. “Татар-информ” хәбәрчесе юморчының милли каһарманны кимсетеп әйткән чыгышына бәя бирүне сорап шәхесләргә мөрәҗәгать итте.

Сәясәт

Илдар Гыйльметдинов Кемерово фаҗигасе, татар телен укыту һәм депутатның әхлакый ягы турында

Россия Дәүләт Думасы Милләтләр эше комитеты рәисе һәм татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен интервью бирде. Әңгәмә барышында ул Кемерово фаҗигасенә мөнәсәбәте, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемалар һәм татар теле турында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла