Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Алайса Татарстанда матәм көне кертик”: Угра янында Кара-каршы торуны Россиянең истәлекле көне итү инициативасына сәясәтчеләр нинди карашта

Бу атна башында массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр таралды: Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов сүзләренчә, Владимир Путин Калуга халкының Угра елгасында Кара-каршы торуның җиңү белән тәмамлану көнен Россиянең истәлекле датасы дип тану турындагы инициативасын хуплаган имеш. Соңыннан Россия Президенты администрациясендә бу мәгълүматны кире кактылар. Татарстанда бу инициативага нинди мөнәсәбәт белдерүләре һәм Россия сәясәтчеләренең бу хакта нәрсә уйлавы - “Татар-информ” язмасында.

news_top_970_100
“Алайса Татарстанда матәм көне кертик”: Угра янында Кара-каршы торуны Россиянең истәлекле көне итү инициативасына сәясәтчеләр нинди карашта

“Алайса Татарстанда матәм көне кертик”

“Бу чын ахмаклык”

“Закон юкка гына кичектерелмәде”

Телеграм-каналлар мөнәсәбәте

Президент, Дәүләт Советы һәм тарихчылар моңа каршы

Искәртеп үтик, быелның июнендә Россия Дәүләт Думасына 11 ноябрьне Россия күләмендә истәлекле дата итеп билгеләү турында закон проекты тәкъдим ителде. 1480 елда Олы Урда ханы Әхмәт һәм Мәскәү кенәзе Иван III гаскәрләре бер айга якын (8 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр) Угра елгасының төрле ягында кара-каршы басып тора. Алар сугыш алып бармый, шуннан соң хан үзенең гаскәрләрен алып китә. Тарихи публицистикада кайвакыт бу көнне Русьның Алтын Урда бәйлелегеннән котылган мизгел дип саныйлар.

12 ноябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында, Владимир Путин Калуга халкының Угра елгасы янында Кара-каршы тору тәмамланган көнне Россиянең истәлекле датасы дип игълан итү иницативасын хуплаган дигән мәгълүмат чыкты. Бу хакта бер чарада Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов әйтте дип яза РИА Новости.

“Кенәз Иван IIIнең татарлар белән сугышмавын әйтү урынлы булыр. Россия дәүләте барлыкка килү һәм аның төзелү тарихы белән өстән-өстән генә таныш булган кешеләр кайвакыт шулай дип әйтә. Иван III күпмилләтле Алтын Урда империясе белән сугыша, бу вакытта ул Кырым, Казан ногай татарлары һәм башка халыклар өчен куркыныч тудырган була. Инде күптәннән “татар-монгол изүе” дигән гыйбарә кулланылмый, чөнки ул тарихи яктан дөрес түгел”, - дип яза агентлык төбәк башлыгы сүзләрен.

Соңрак Россия Президенты Администрациясе Артамоновның әлеге фикерен кире какты. Һәм бу хакта социаль челтәрләрдә бик көчле фикер алышу башланды.

“Алайса Татарстанда матәм көне кертик”

Әгәр Угра елгасында Кара-каршы тору тәмамланган көнне рәсми бәйрәм итү турында законны расласалар, Татарстанда Явыз Иван гаскәрләренең Казанны яулап алуны матәм көне дип игълан итәргә кирәк булачак. Әлеге фикерне “Татар-информ” журналистларына Россия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко әйтте. Аның сүзләренчә, мондый вакыйгаларны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү илдәге халыкларны аерачак, аларның бердәмлеген какшатачак.

“Алайса Казанны яулап алуны - Татарстанда матәм көне итеп кертәбез. Матәм көне, бөтен республика буенча бер минут тынлык булачак. Әгәр бездә мондый бәйрәмнәр киткән икән инде, мин дә аңа кушылачакмын”, - диде Шевченко.

Уграда Кара-каршы тору турындагы җәнҗаллы инициатива авторларын аның илдә милләтара татулык өлкәсендә нинди реаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәне кызыксындырмый, дип өстәде ул. Шуңа күрә россиялеләрнең барысы да мондый каршылыклы даталарны бәйрәм итү кирәклеге белән килешми, диде Шевченко.

“Чөнки бу шовинизм – акылсызлык һәм бюджетны “талау”. Чөнки бу бәйрәмнәр бюджеттан акча бүлеп бирүне һәм бу акчаларны үзләштерү мөмкинлеген аңлата. Һәм аларга аның нәтиҗәсе барыбер. Мин татарларның руслар шулай уйлый икән дип санауларын теләмим. Аны руслар түгел, ә милләте булмаган “түрәләр” шулай дип уйлый”, - дип йомгаклады әңгәмәдәш.

“Бу чын ахмаклык”

Угра елгасында Кара-каршы тору тәмамлану көнен бәйрәм итү – бу бик зур ахмаклык, чынлыкта бу милләтара каршылыклар, кирәкмәгән фикер алышулар китереп чыгара. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Политджойстик” телеграм-каналы авторы, политолог Марат Бәширов әйтте.

“Мин моны чын ахмаклык һәм милләтара каршылыклар, кирәкмәгән фикер алышулар китереп чыгара дип уйлыйм. Чөнки, бер яктан, без бердәм Россия халкы, аның уртак тарихы бар һәм анда төрле чорлар булган дип әйтәбез. Ә икенче яктан, ахмак инициатива барлыкка килә”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул инициатива авторларына Россиянең демографик составын һәм үзләрен татар дип атаган күпме кеше барлыгын игътибар белән карарга кирәк, дип әйтте.

Бу темага карата Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты башлыгы Илдар Гыйльметдинов та үз фикерен әйтте: “Думада бу тема юк. Комитетта да, Дәүләт Думасында да бу мәсьәлә каралмый. Без бу инициативаны хупламыйбыз һәм аны кирәкми дип саныйбыз”, - диде ул.

“Закон юкка гына кичектерелмәде”

Угра елгасында Кара-каршы тору тәмамланган көнне рәсми бәйрәм итү турындагы закон проектын карауны Дәүләт Думасы юкка гына кичектермәде. Бу фикерне “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте.

"Бу хактагы закон Россия Дәүләт Думасына кертелгән иде. Хөкүмәтнең рәсми бәяләмәсе барлыгын беләм, ләкин хәзерге вакытта закон кичектерелде. Ул юкка гына кичектерелгән дип уйламыйм, чөнки үз төбәкләреннән сайлаучылар позицияләрен тәкъдим итүче Дәүләт Думасы депутатларының аңа карата сораулары туды. Гомумән алганда, минем сайлаучылар әлеге закон проектын кабул итү беренчел әһәмияткә ия түгел, дип әйтә", — диде парламентарий.

Ул күптән түгел матбугат чараларында әйтелгән фикер чынбарлыкны дәлилләми диде. “Законны карауны кичектерүләре барлык гражданнарның да фикере дә исәпкә алынырга тиешлеген сөйли”, - дип йомгаклары Айрат Фәррахов.

Телеграм-каналлар мөнәсәбәте

Bikbov.guru телеграм-каналы авторы шушы темага язылган бер постында Анатолий Артамоновның омтылышын “сәерлек” дип атады.

“Бу идеягә карата тискәре фикерләр язылды, әйтелде, тема ябылган булырга тиеш кебек. Бигрәк тә Анатолий Артамонов өчен. Ләкин, мания мания инде – ул китми, ә вакыт-вакыт аңда балкып ала. Губернатор Артамонов кабат мания килүне эләктереп алган – имеш аны Путин үзе хуплаган икән. Чынлыкта исә, Путин бу хуплау турында бөтенләй дә белми. Артамоновның миендә – хыялдагы Путин һәм хыялдагы “бәйрәм”. Алдагы этап – чит дәүләтләрнең һәм галактикаара союзларның хуплавы булачак”, - дип язган Bikbov.guru.

Тискәре инициативаны Татарстандагы “Шалтай-Бабай” телеграм-каналы да бәяләде. Үз язмасында автор “Татарстан һәм Артамонов идеясен хуплаучылар арасында идеологик көрәш көтелә. Шулай ук монда Казанның өстенлек алачагы шикле” дип фаразлаган.

“Медиатехнолог” фикеренчә, Артамонов Русьны азат итүдә бу көннең тарихи ролен арттыра. Моны күпчелек тарихчыларның башка фикердә булуы белән аңлата.

“Россия Дәүләте тарихы катлаулы, күпкырлы һәм гаять каршылыклы. Аны аңлату мәсьәләләрендә бик сак булырга, зур территориясен һәм милли составның төрлелеген исәпкә алырга кирәк. Милли республикаларның түгел, ә шушы нәзберек тынычлыкны сакларга тиеш булган чын рус өлкәләренең милли конфликтлар үзәгенә әйләнә баруы аяныч”, - дип яза телеграм-канал авторы.

“Кремлёвский мамковед” телеграм-каналы авторлары Калуга өлкәсе губернаторын алдынгы карашы булмаган һәм тәкәббер сәясәтченең ачык үрнәге дип атады.

“Үз төбәге белән идарә итәсе урынга, бөтен ил күләмендәге проблемалар китереп чыгара. Россиянең яңа тарихында губернаторлардан бу кадәр мыскыллый һәм милләтләрне аера торган тәкъдимнәр булганы юк иде”, - дип яза авторлар.

Бу язманы “Неудаща” каналы авторлары да эләктереп алды. Алар Анатолий Артамоновны Россия җәмгыятен ныгыту, берләштерү буенча дәүләт эшен куркыныч астына куючы “гади поп Гапон” дип атады.

“Билгесезлеккә китеп бара торган тарихта үз эзен калдырырга омтылып, Артамонов янәдән арттырып җибәрде. Татар халкының намусын һәм дәрәҗәсен мыскыл итә торган ясалма бәйрәм булдыру турындагы ахмак идеясен Президент Путин хуплаган дигән сүзләре өчен якын арада акланырга мәҗбүр булачак”, - диелә хәбәрдә.

Президент, Дәүләт Советы һәм тарихчылар каршы

Баштарак  Татарстан хөкүмәте дә бу темага карата үз фикерен әйткән иде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты исеменнән Россия Дәүләт Думасына әлеге инициативага карата тискәре бәяләмә җибәрде. Татарстан парламентарийлары да бу бәйрәмне милләтара конфликт чыгарырга мөмкин дип саный.

Баштарак Татарстан тарихчылары әлеге вакыйганы мемориальләштерүнең  фәнни яктан тәнкыйтьләнмәвенә игътибар итүне сораган иде. Ул вакытта Алтын Урда инде булмаган, ә аерым ханлыкларга таркалып яшәгән.

“Аерым бер ханлык белән бер сугышны бәйлелектән котылу өчен хәлиткеч дип аерып күрсәтергә кирәкми. Бу тарихны белмәү, уйлап чыгарылган датаны зурлау, үз файдаң өчен тарихны буйсындыру омтылышы”, - дип саный ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.

Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Алтын Урда таркалуында төп рольне бөтенләй башка факторлар уйнавын әйтте. Болар: кланнар эчендәге сугышлар, чума һәм Тамерлан белән сугыш. Рус тарихчылары да Угра елгасында Кара-каршы торуны бәйлелектән котылырга мөмкинлек биргән вакыйга дип танымый”, - диде ул.

“Бу датаны рәсми кабул иткәннән соң, ул дәреслекләргә кертеләчәк. Бу халыкларны бер-берсенә каршы куячак. Гомумфедераль дәрәҗәдә татарларны җиңүне билгеләп үтү нигә кирәк? Мин моңа катгый каршы”, - диде Илнур Миргалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100