18 мартны уздырып җибәргән халык бүген җиңел сулап куйды. Сайлау комиссиясе әгъзаларының да, экспертлар, хәтта гади халыкның да җилкәсеннән тау төшкәндәй бүген. Үзебезнең эшне эшләдек: Россия язмышы өчен киләсе 6 елга җаваплы кешене сайладык. 24 сәгать нон-стоп режимында эшләгән сайлау комиссиясе нәтиҗәләрне игълан итте.
Бу атнада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар активистларын Владимир Путинның сайлау штабында кабул итте. Очрашуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Тәбрис Яруллин белән Айрат Фәйзрахманов, “XI гасыр” сәяси платформасы лидеры Артур Хаҗиев һәм блогер Татар-малай катнашты.
Узган атнада республикада үткән «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы Россиянең 37 төбәгеннән, 13 илдән 150 татар эшмәкәрен берләштерде. Әлеге җыенның нәтиҗәләре һәм Бөтендөнья татар конгрессының планнары хакында Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән сөйләштек.
6 ноябрьдә республикабыз истәлекле вакыйганы бәйрәм итә – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тула. Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең Татарстан Республикасың Дәүләт Советы утырышындагы чыгышы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. "Татар-информ" агентлыгына җәмәгать эшлеклеләренең Юлламага карата фикерләрен белеште.
Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында Татарстан мәктәпләрендә татар теле ничек итеп укытылырга тиешлеге хакындагы фикерләре белән уртаклашты.
Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин
"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".
Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar
Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы
Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла