Журналист Гөлназ Әхтәмҗанова Казан Эксподагы ифтардан соң: «Безнең халык бик ач ахры»
Журналист Гөлназ Әхтәмҗанова кичә республикакүләм ифтарга барган һәм тәэсирләре белән уртаклашып пост язган.
«Республика ифтарына башка бармыйм, дип кайткан идем былтыр. Быел Аллаһ бу ифтарны тагын күрергә насыйп итте.
Оештыручылар әйтүенчә, ифтарга 13 мең кеше килгән. Ел саен 1 мең кеше өстәлә, диделәр.
Күптән очрашмаган дусларны күрештерергә тиешле, күңелле ифтар булырга тиешле чара, дип уйланылган бит инде ул. Башында шулай булды да.
Аннан башланды әдәпсезлек, этеш-төртеш. Басып торырга урын җитми. Халык намаз укый, кайберләре талаша. Ямьсез күренеш.
Ифтар өстәлләре куелган залга кергәндә, көч-хәл белән аякта басып кала алдым. «Раббым ачлык бирмәсен» дип, кат-кат теләдем. Безнең халык бик ач ахры, әллә бик әдәпсез. Ялгыш кына берәрсе егылган булса, таптап үтерәләр, чын.
Бүген мин чын-чынлап курыктым. Һәм оялдым. Республика ифтарына җыелган ураза тотучылар, кичке ашларын ашау өчен, хәтта кешеләрне ега-ега да барырга әзер икән. Куркудан йөрәгем өйгә кайтып җиткәндә дә дөп-дөп тибә иде әле. Алла сакласын...» – дип язган Гөлназ.
Республикакүләм ифтар «Казан Экспо» үзәгендә үтте. Оештыручылар сүзләренчә, 13 мең кеше урынына 15 мең кеше килгән, мондый хәлне алар үзләре дә көтмәгән.
Гөлназ Әхтәмҗанова посты астында Сарман районы Каташ Каран авылыннан Илшат хәзрәт Дәүләтхуҗин комментарий калдырган: «Анда районнардан килгән хәзрәтләр әдәп саклап торган идек, безне дә таптамасыннар диеп, ашарга җитмәде. Иртән сәхәр ашап берничә йөз километр юл үтеп килгән хәзрәтләр кире ач килеш кайтып китте».