Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина дәшми кала алмаган: «Бөтен әйбердән гаеп эзлиләр! Бөтен!»

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина дәшми кала алмаган: «Бөтен әйбердән гаеп эзлиләр! Бөтен!»
Фото: «Татар-информ» архивы

Зөлфирә Шәйдуллина яңа җырлар яздырып, аларны тизрәк халыкка ишеттерәсе килүе хакында сторис яздырган булган. Тик җырчының хейтерлары да «йоклап ятмый» – шунда ук гаепли башлаганнар.

«Сез, гомумән, нинди планетада яшисез, артистлар? Сугыш бара, көн саен кемнеңдер балалары, әтиләре үлә, шартлаулар, терактлар. Ә сез концертлар турында уйлыйсыз. Ә берәр нәрсә булса, кем гаепле булачак? Дәүләтме? Уяныгыз инде, зинһар өчен», – дип язып калдырганнар аңа.

Күрәсең, мондый комментарийлар белән җырчының үзәгенә үткәннәр. Бу юлы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова җавапсыз калмаска булган.

«Менә шуның аркасында бернинди сторислар төшерәсе килми минем. Бөтен әйбердән гаеп эзлиләр, бөтен! Дөньядагы барлык булган проблемаларга, әйтерсең, бары тик шушы мескен артистлар гаепле. Туйдым!

Безнең эш күңел ачу урыны гына түгел. Җиңел карамавыгызны сорыйм. Артист – профессия. Калган барлык профессияләрдән бернинди кимчелеге дә, өстенлеге дә юк. Без барыбыз да кешеләр. Шуны да онытмасак иде.

Бу язган өчен дә «ашаячаклар». Булсын. Миңа да әйткән бөтен сүзгә, дәшми, елмаеп торырга димәгән», – дип, күңелендәгесен язып калдырган җырчы.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 4 апрель 2024
    Исемсез
    Ул артистларга суз эйтергэдэ ярамый сразы кабынып китэлэр кемгэ жинел буген сабыр булырга кирэк
  • 4 апрель 2024
    Исемсез
    Жырлагыз балакайларым!!!! Безнен жырларыгыз матур, мэгэнэле, тавышыгыз матур, узегез матур Кеше сузенэ карамаггыз!!!❤️❤️❤️❤️❤️❤️
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    татар эртислэрен куптэн сэхнэгэ кертэсе юк, татар халкын позорить итэлэр пучтэк жырлары белэн.
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    Дорес язгансонЗолфира, молодец , минем яраткан артисларым!!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100