Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров волейбол уйнаганда кулын имгәткән

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров волейбол уйнаганда кулын имгәткән
Фото: © Максим Кәримов

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров көтмәгәндә бәлагә тарыган: волейбол уйнаганда кул бармагын имгәткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә травпунктка китеп барганда хәбәр итә.

«Менә, иптәшләр, бармак кәкре, волейбол уйнаганда, тупны җайсызрак алдым. Хәзер бөгелми дә, калганнары бөгелә. Күрше белән травпунктка киттек. Менә шундый маҗаралар. Нишләтерләр икән инде? Бармакны тартып урынына утыртырлармы икән, әллә ренгент ясап маташырлармы? Кем белгән, бәлки, сынгандыр. Менә «бәла аяк астында» дигән сүз шул инде ул. Бер уйлаганда, волейбол – куркынычсыз спорт төре бит инде», – дип сөйләп бара ул машинада.

Аннары Зөлфәт табиб бүлмәсенннән язылучылары белән элемтәгә чыга. «Табиб бармакны шалт итеп урынына утыртты. Рәхмәт сиңа, брат. 12нче хастаханәдә иң яхшы табиблар эшли, моңа тагын бер тапкыр инандым», – ди шоумен, чәнти бармагын әле авырдан селкетеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100