Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров балыкчылардан һәм чит илдә ял итүчеләрдән ярдәм сорый

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров  балыкчылардан һәм чит илдә ял итүчеләрдән ярдәм сорый
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров социаль челтәрдәге сәхифәсендә ярдәм сорарга мәҗбүр булган. Беренче очракта ул, улы Рәхимне кайгыртып, балыкчылардан ярдәм сораган, икенче очракта, этен кайгыртып, чит илдә ял итүчеләргә 20-40 кг гына «дару» алып кайтуларын сорап мөрәҗәгать иткән.

Зөлфәт гаиләсе белән Кремль яр буенда ял иткәндә, улы Рәхим суга аяк киемен төшереп җибәргән. Бер аяк киеме аягында калган, икенче сыңары суда йөзеп йөри.

«Нәрсә көлеп торасың? Көләрлек түгел бит хәлләрең. Бер аяк киемең юк. Әнә аяк киемең, кара. Аяк киеме тү-тү. Эләгә хәзер сиңа. Су яныннан алып китеп булмый, һаман шунда өстери. Улым, ник йокламыйсың син, ә?» – дип, әтисе рәхәтләнеп шатланган малаен шелтәли.

«Мәгәрич миннән» дип тә вәгъдә итә ул аяк киемен алып бирүче балыкчыларга, әмма Зөлфәт белән элемтәгә чыгучы булмаган. Ул берникадәр вакыттан үзе, кармак тотып, бирегә килә. Ул, шактый азапланганнан соң, улының аяк киемен кармакка эләктергән.

«Берәрегез чит илдә ял итәдер, бәлки. Эткә беттән «Бравекто» даруы кирәк иде. 20-40 кг. Монда сатуда юк, булса да, «подделка»лар күп. Алып кайта алсагыз бик рәхмәтле булыр идем», – дип әллә шаярып, әллә чынлап мөрәҗәгать иткән шоумен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100