Зәринә Асылкаева: «Булачак иремнең машинасы да, яшәргә урыны да булырга тиеш»
Зәринә Асылкаеваны татар эстрадасының иң бай кәләше дип беләм. Ул әле дә кияүдә түгел. Йөрәге буш микән? Җырчы белән интервьюдан укып белерсез.

«Мәхәббәт – ул язмыш эше»
Син «Беренче» каналда баручы «Әйдә өйләнешик» тапшыруына барган идең. Ничек сиңа андагы мохит?
Мин Марат исемле блогердан реклама сатып алган идем, һәм нәкъ шушы вакытларда аны «Давай поженимся» тапшыруына чакырдылар. Аны күбрәк «Марат клубника» дип беләләр. Ул миңа һәм дустым Эльвира Фазлыевага («Аида» тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы җырчы, алып баручы – авт.) аның белән бергә барырга тәкъдим итте. Мин каршы килмәдем. Ул тапшыру без бәләкәйрәк чакта да бара иде бит, миндә «эчке кухнясын» карап кайту теләге туды. Әле үземне дә чакырдылар, тик мин баш тарттым.
Анда катнашыр өчен акча түләргә кирәкме?
Юк, син аларга акча түләмисең, киресенчә, алар кәләш белән кияүнең юлга киткән чыгымнарын яба, шулай ук аларга яшәргә урын да бирә.
Нигә үзеңне кәләш булып чакыргач, риза булмадың?
Шоу бит инде ул. Төрле урынсыз сораулар бирәләр, ничек җавап бирергә белмичә, аптырап каласың. Никтер, «съемка»лардан соң, мин үземне кулланылган перчатка кебек хис иттем. Әле ул очракта мин беренче пландагы кәләш түгел идем. Кәләш булсам, гомумән, барганыма үкенер идем, мөгаен.
Тапшыруга барган булсаң, бәлки, үз тиңеңне очратыр идең...
Үз тиңеңне очратыр өчен, тапшыруга барырга кирәк түгел. Мәхәббәт – ул язмыш эше.
Хәзер яныңда өметләр баглый алырлык кешең бармы?
Юк шул, нәкъ менә аерып әйтерлек берәү дә юк. Әлбәттә, социаль челтәрләрдә язучылар, чәчәкләр бүләк итүчеләр күп, тик тиң ярым итеп сайларлыгы әле күренми. Бәлки, бардыр да инде ул. Эшем күп булу сәбәпле, мин генә аны күрмимдер. Ничек тә булса шәхси тормышка да вакыт табарга иде. Әмма әлегә «эш – өй, өй – эш» режимында яшим.
Нинди эш? Иҗат кына түгел?
Җырлар яздыру, чыгыш ясаулардан кала, шәхси кибетемне ачтым. Кибетемдә хатын-кызлар киемнәрен сатабыз. Киемнәрнең күбесен махсус тектерәбез. Ә тегүчеләр белән эшләү процессы үзе күп вакыт таләп итә. Мин бит иҗади кеше, һәрнәрсәнең матур һәм камил булуын телим. Җитәкчелек эше дә җиңелләрдән түгел.
Соңгы мөнәсәбәтләрең күптән тәмамландымы? Ни сәбәпле аерылыштыгыз?
Ярты еллап үткәндер. Без бер 4-5 ай гына бергә булдык. Сәбәбе бик гади – тормышка карашларыбыз бик төрле иде.
Бу егетнең сиңа берәр кыйммәтле бүләк биргәне булдымы?
Юк, хәтерләмим. Ә болай миңа якынча 500 меңләп торган сумка бүләк иткәннәре бар. Әмма эш бүләкләрдә генә түгел шул, кешенең дә нәкъ менә үз кешең булуы кирәк.
Җырчының шәхси архивыннан.
Белүебезчә, син инде бер тапкыр кияүдә булган идең. Элеккеге ирең белән аралашканың юкмы?
Юк, безнең аерылышуыбыздан соң очрашканыбыз юк. Бу – бары тик ялгыш адым гына булган, әмма ул үкенечле түгел. Ачу, рәнҗү – боларның бересе дә юк. Үткән – беткән, кыскасы.
«Артистлар арасында минем хакта теләсә нәрсә сөйләп йөрүчеләр бар»
Синең әти-әниең бай, диләр. Үзең дә «Porsche» машинасында йөрисең.
Әти-әнием – эшмәкәрләр. Бай, дип инде... Әтием – гап-гади авыл егете. Ул барысына да үзе ирешкән. Беркемгә дә акчалар күктән төшми. Әтием безнең өчен тырышып эшләгән, эшли һәм эшләячәк тә. Мин үзем дә әтием кебек – эшләмичә тик утырганым юк.

Зәринә әнисе белән.
Иреңне дә әтиеңә охшатып сайлаячаксыңмы?
Әйе, иремнең дә нәкъ менә әтием кебек максатчан булуын теләр идем. Чама белән 30 яшьләрдә булган яки 40ка якынайган ир кешенең ниндидер милке булырга тиеш бит инде! Нишләп йөргән соң ул бу гомер?! Ярый, бик кыйммәтле һәм комфортлы машинасы булмаса да, үзебезнеке дә ярап торыр иде. Яшәргә дә урыны булырга тиеш. Аңлыйм, бу сүзләремне укучыларның кайсыдыр өлеше кабул итмичә, начаррак комментарийларын калдырыр. Ләкин бу – минем фикерем! Булачак иремнең машинасы да, яшәргә урыны да булырга тиеш. Мин яшәгән йортка кермәс бит инде ул?
Синең турында начар сүзләр язганнары бармы?
Бардыр, мин аларга игътибар итмәскә өйрәндем. Ә менә синең минем хакта «бии белми» дип язганыңны хәтерлим. Һәм ул вакытта хәтта бераз борчылып та алган идем. Әмма хәзер, андый сүзләр язсалар да, исем китми.
Социаль челтәрләрдә төрле хатлар килгәли. Берсендә миңа: «Тәпиеңне күрсәтсәң, 100 мең доллар күчерәбез», – дип язганнар иде.
Күкрәгеңне күрсәт, дип язганнары бармы соң?
Юк, күкрәкләрем беркемне дә кызыксындырмый шул, тәпиләрем кызыксындыра.
Син үпкәләсәң дә, тиз арада гафу итәсең, димәк?
Әйе, ачу саклап йөргәнем юк. Синең ул вакытта язганыңны гына әйтмим әле. Дусларым арасында берәрсе миңа этлек эшләсә дә, аралашуны киметәчәкмен, әмма үпкәләп йөрмәячәкмен. Беләм: артистлар арасында да минем хакта теләсә нәрсә сөйләп йөрүчеләр бар.
Нәрсә дип сөйлиләр?
Аның «папигы» бар, диләр, мәсәлән. Мин хәтта кемнәрнең сөйләгәнен дә беләм. Күрәсең, алар минем турында күбрәк беләдер.
Кияүгә чыккач, ашарга пешерерсеңме?
Әйе, ачтан үлмәбез бит инде… Хәзер бик еш пешермим, каядыр ашап чыгу миңа уңайлырак. Әмма, кияүгә чыккач, әлбәттә, пешерәчәкмен.
«Айдар Галимовны туема чакырасым килә»
Татар телен өйрәнергә теләгең бармы? Бераз кытыршы сөйләшәсең.
Әлбәттә! Син миңа булыша алмассыңмы?
Ничек итеп?
Белмим, әмма татар телен яхшы аңласам да, сөйләшүемне тагы да камилләштерәсем килә. Мин бит татар телен яхшы белә идем, татар мәктәбендә укыдым. Менә Казанга күчкәч, тел ничектер үзеннән-үзе онытылды. Өстәвенә, Аллаһ боерса, Казанда концерт та куярга планлаштырам. Тамашачы белән булдыра алган хәтле татарча аралашырга иде.
Татар эстрада җырчылары арасында кемне аерып әйтә алыр идең?
Күпләрне тыңлыйм. Мәсәлән, Төхвәтуллиннарны, Гөлназ Асаеваны, Уразованың кайбер җырларын тыңларга мөмкинмен. Иң яраткан җырчым – Айдар абый Галимов. Аллаһ боерса, аны туема да чакырасым килә.

Зәринә җырчы Гөлназ Асаева белән
Концерт куярга планлаштырам, дисең. Программага татар халык җырын кертергә уйламыйсыңмы?
Кызыклы идея! Бу хакта уйлаганым юк иде әле. Вокал дәресләренә йөрим, бәлки, берәр җырны өйрәнеп булыр.
Вокал белән даими шөгыльләнеп торырга кирәк, әйеме?
Әлбәттә! Татар эстрадасында әле беренче адымнарымны гына ясаганда, миңа гел, никтер, «плюс»ка җырларга кирәк, диләр иде. Аллаһка шөкер, мин хәзер үз тавышым белән җырлыйм! Кирәкми ул «плюсовка»лар. Җырлый алмам дип, үз-үземне генә чикләгәнмен икән. Концертымда да тулаем үз тавышыма җырлыйсым килә, Аллаһ боерса.
Концертыңда зал тулы булыр микән?
Бераз борчылдыра, әмма мин үземә ышанам. Концертымны көтеп алучылар юк түгел. Мин сайлаган зал бик зур түгел, шуңа күрә тулыр, дип уйлыйм. Без тырышып эшлибез, әзерләнәбез. Сине дә чакырырмын. «Түлке», «бии белми» дип язмассың, яме!