Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова хейтерларына: «Максатыгызга ирештегез, күңелемә тиде»

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова хейтерларына: «Максатыгызга ирештегез, күңелемә тиде»
Фото: Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова үзенә бик ямьсез комментарийлар язучы хейтерларына җавап биргән. Алар арасында аның түләүле ифтар уздыруын гаепләүчеләр бар.

«Зәмирә акча җитмәсә җитмәс икән, ифтар сата», «Ничек инде акчага ифтар үткәрергә мөмкин? Зәмирәдә оят, намус юкка чыккан. Аңа һаман акча җитми», – дип гаепләгәннәр, шулай ук аның төс-кыяфәтенә карата да ямьсез сүзләрне «чәчкәннәр».

«Үлгәч, кешегә 2 метр җир җитә. Нишләп кешеләр шушы кадәр иркен, якты, матур дөньяга сыймый икән?
Әгәр дә кем дә кем, бу постны укып, «Замирәгә минем сүзләр тигән» дип сөенә икән, сез хаклы. Сөенегез! Аңлыйм, акыллы, адекват, динле кешеләр язган сүз түгел. Мине кимсетер, рәнҗетер өчен, явызлык белән язылган сүзләр.

Максатыгызга ирештегез, күңелемә тиде. Ләкин!!!! Бәхетегез арттымы?! Тормышыгыз ямьләндеме? Юктыр, шикләнәм. Ә менә рәнҗеш алдыгыз, анысы хак. Пәйгамбәребез, Мөхәммәд (с.г.в) Мигъраҗ кичәсендә күккә ашкач, аңа оҗмахның 7 катын, җәһәннәмнең 7 катын күрсәтәләр. Зина кылучылар, кеше үтерүчеләр белән беррәттән гайбәт сөйләп кеше рәнҗетүчеләр җәһәннәмнең иң аскы катында, иң авыр җәза алучылар икәнен күрә һәм җирдә кешеләргә бу хакта бәян итә.

Дуслар, мин – үз максатыма ирешә торган кеше, ИншәАллаһ насыйп булса, киләсе елга да ясаячакмын, мин үзем һәм Аллаһ кына белә минем ниятемне! Мин адекват булмаган кешеләрнең сүзләренә карап, максатыннан тайпыла торганнардан түгел. Акыл бер, ул аңлый, ә менә күңел икенче. Акыл белән эш итүдә, кеше үзе җаваплы, ә күңел Аллаһ карамагында. Бу – аклану түгел, ә сезнең җаннарыгызны җәһәннәм утыннан саклау өчен, дусларча киңәш!» – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100