
«Күңел» радиосына кунакка килгәч, Татарстанның атказанган артисты, музыкант Закир Шаһбан, күрмәсә дә, бу тормышта үзен уңайлы хис итүен, мобиль булуын сөйләгән.
«Мин тормышка шул кадәр ияләштем, дип әйтергә кирәк. Элек, менә мин күрмим, мин ярдәмгә мохтаҗ, дип, беркадәр уңайсызлык тоя идем. Хәзер мин BlaBlaCar белән Казанга чыгып китәм. Гөлүсә озатып җибәрә, барган җиремдә каршы алалар. Мин мобиль дип әйтәсем килә.
Казанда бер остазым бар иде минем – Муса абый. Аның бер фикерен гомер буена күңелемдә калдырдым. Сукырлык – гариплек түгел, ул бары тик зур уңайсызлык кына», – ди ул.
Закир Шаһбан радиоларга бик шатланып килүен дә белдергән. «Чөнки бу – үзеңнең тыңлаучыларың, иҗатыңа битараф булмаган кешеләр белән очрашу мөмкинлеге. Артист кеше даими рәвештә тамашачысы белән элемтәдә булырга тиеш. Сезнең чакыру – шушы элемтәнең бер чарасы», – дип рәхмәт белдерә ул радио алып баручыларына.