Кичә Зәйнең Крупская урамында фаҗига булган. Пычак тоткан ир-ат җирле завод эшчесенә һөҗүм иткән.
«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, һөҗүм итүче психик тайпылышлар белән исәптә тора. Элегрәк тә ул хулиганлык өчен хөкем ителгән булган.
Завод эшчесе алынган җәрәхәтләрдән үлгән. Хәзерге вакытта фаҗига шартлары һәм булган хәлнең барлык детальләре ачыклана. Тикшерү үткәрүче хокук саклау органнары хезмәткәрләре гаепле кешене җаваплылыкка тарту мәсьәләсен тикшерә.