Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилиана Газизова икенче тапкыр әни булачагын әйтте!

news_top_970_100
Җырчы Лилиана Газизова икенче тапкыр әни булачагын әйтте!
Җырчының социаль челтәрдәге аккаунтыннан скриншот

Латвия башкаласы Рига шәһәрендә татар гаиләсендә туып үскән, хәзерге вакытта Американың Нью-Йорк шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Газизова йөккә узган. Бу хакта ул социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр итте.

– Хәзер менә шушы кыяфәттә үз-үземә ошыйм! Ни өчен икәнен яшереп торуның мәгънәсе юк дип уйлыйм, – дип язган Лилиана Газизова һәм үзенең йөкле булуын видеоязмага төшереп урнаштырган.

Җырчыга бик күп котлау сүзләре язганнар: «Сөбханаллаһ, исән-сау йөрергә язсын», «Котлыйбыз, бәхетле бәби булсын», «Сез – искиткеч әни, ә хәзер икенче тапкыр әни булачаксыз», «Сез тагын да матуррак хәзер!», «Күз тимәсен, бик матурсыз», «Сезгә бик килешә», «Сезнең гаиләгез өчен бик шатбыз», – дип язганнар.

Лилиана Газизованың әти-әнисе тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан, әмма «язмыш җилләре» аларны Латвиягә күченергә этәрә. Хәзерге вакытта Лилиана Газизова Мәрьям исемле кызы һәм ире белән Америкада яши, соңгы елларда Казанда һәм Башкортстанда оештырылган төрле концертларда катнаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100