Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсуның йөрәген ничек яуларга?

news_top_970_100
Җырчы Алсуның йөрәген ничек яуларга?
Фото: Җырчы Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Күптән түгел иреннән аерылган 41 яшьлек җырчы Алсу, потенциаль яры аның йөрәген яхшы мөнәсәбәт белән яулап алырга мөмкин, дип белдерде. Бу хакта «The Voice»га сылтама белән «Лента.ру» яза.

Җырчы сүзләренчә, аның белән уртак дуслар аша гына танышырга мөмкин. «Мине гаҗәпләндерү кыенмы? Бик кыен. Бу – дөрес. Чынлыкта мине гаҗәпләндерергә кирәкми дә. Минем йөрәгемне яхшы мөнәсәбәт белән яуларга гына кирәк», – дип уртаклаша җырчы.

Элегрәк Алсу ирләр белән аралашырга вакыты юклыгы турында сөйләгән иде. Артист хәзерге вакытта «мәхәббәтен балаларга бирүен» һәм кабат әни булырга теләге булуын да әйтә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 апрель 2025
    Исемсез
    Ирләр белән аралашмый гына кабат әни булырга тели икән, пажалысты, акча түлисең дә, донор орлыгы салдырасың. Кыйммәтлерәк орлыкны сайлап алырга кирәк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100