Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айгөл Бариева: «Рамазан аенда гауга чыгару, кемнедер гаепләү – үзе бер гөнаһ»

news_top_970_100
Җырчы Айгөл Бариева: «Рамазан аенда гауга чыгару, кемнедер гаепләү – үзе бер гөнаһ»
Фото: Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Айгөл Бариева социаль челтрәдәге сәхифәсендә ифтарлар турында үз фикерен белдерде.

«Соңгы арада төрле ифтарлар турында гаугалар таралды. Имеш, болай дөрес түгел, тегеләй дөрес түгел...

Минем фикерем: һәрбер эшләгән эшнең нигезендә ният тора. Һәм ул ниятне бары тик Аллаһы Тагәлә белә. Шуңа күрә кем нәрсә һәм ничек эшли… Безнең гаепләргә хакыбыз юк!

Ә менә рамазан аенда гауга чыгару, кемнедер гаепләү, чәйнәү – үзе бер гөнаһ.

Шуңа күрә, дусларым, сөеник кенә инде. Яшьләр тартыла, андый чараларга күбрәк йөри башлый. Матур күлмәкләр кисәләр дә, имеш, мода күрсәтер өчен (кемдер шулай яза, уйлый...), шулай булса да, ул яшь кыз безнен диннең нинди матур икәнлеген күрсен, аны күреп, ул тагы да тартылачак, анда килеп, файдалы вәгазьләр тыңлап китәр һ.б., һ.б.

Уңай якларын күрергә өйрәник әле, дуслар! Һәм бер-беребезгә сабыррак һәм мәрхәмәтлерәк булыйк.

Ә кемнең нинди ният белән эшләнелә – анысы инде һәрберебез үзебез җавап бирәчәкбез. Гаепләүдән туктыйк», – дип язган ул.

Артист белән күпләр килешкән. Әмма «Ураза аенда тыйнаклык, тынычлык кирәктер ул. Кешеләр кайда йөргәннәрен, нинди кием кигәннәрен, нинди өстәлләрдә утырганнарын куймасалар яхшырактыр. Ураза ае барлык кешеләрне тигезли, дип уйлыйм мин», – дип комментарий калдыручы да бар.

«Ни өчен әле яхшылык турында сөйләмәскә? Күрсәтмәскә? Хәзер замана шундый! Без күрсәтмәсәк, димәк, алар башка әйберне караячаклар! Шуңа күрә, без моны көн дә күрсәтергә тиеш, дип уйлыйм мин. Һәм, кабат, нинди ният белән күрсәтәсез бит...» – дип, килешмәвен белдергән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 март 2025
    Исемсез
    Татарстанда Дин урынына куп очракта йола,, гореф-гадәт, атрибутлар беренче урында. Бер модага әверелеп бара.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100