Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ясалма мыек, бензопила һәм пистолетлар әзерләгән»: ир элеккеге сөйгәнен үтерергә теләгән

news_top_970_100

Саратов өлкәсеннән 59 яшьлек көнче ир элеккеге хатынын үтерү өчен тулы бер арсенал җыйган, әмма үз планнарын тормышка ашырганчы тоткарланган. Үтерү өчен, ир-ат пистолетлар, бензопила, көрәк һәм ясалма мыеклар әзерләгән, дип хәбәр итәләр Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә. Бу хакта «Рен ТВ» сайты яза.

«Ул акрынлап кына утлы корал, аңа патроннар, шулай ук маскировка һәм конспирация максатыннан ясалма сакал һәм мыеклар, кул богавы, көрәк, бензопила һәм ПТСта күрсәтелгән мәгълүматларга туры килми торган автомобиль номерлары әзерләп куйган», – диелә ведомство хәбәрендә.

Барлык әйберләрен җыеп бетергәннән соң, ир-ат Ленинград өлкәсенә – элеккеге сөйгәне яшәгән урынга юл тоткан. Ир-атны Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорск шәһәрендә М-11 «Нева» трассасының 58 нче чакрымында тоткарлаганнар.

Тикшерүчеләр ир-атның машинасын караган, шулай ук сорау алулар уздырган. Якын арада ир-атка гаепләү белдереләчәк һәм чик кую чарасы билгеләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100