Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ир-ат шәһәр урамында очраклы хатынны вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
Яшь ир-ат шәһәр урамында очраклы хатынны вәхшиләрчә үтергән
Фото: © "Татар-информ"

Красноярск краенда яшәүче хатынны 2 мең сум акча өчен үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

31 мартта иртән Шарыпово районында 28 яшьлек ир-ат узып баручы хатын-кызга һөҗүм итә. Ул корбанын талый, аннары вәхшиләрчә үтерә. Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, җинаятьче бу хатынның сумкасыннан 2 мең сум акча урлый.

28 яшьлек ир-атның пычагы була. Ул 54 яшьлек хатын-кызга берничә тапкыр кадый. Аннары документлар, банк картасы, телефон салынган сумкасын алып кача.

Үтерүчене күзәтү камералары төшереп тора. Аның шәһәр буйлап чапканын башкалар да күреп кала.

Яраланган хатын исә танышының өенә кадәр барырга көч таба. Аны шуннан «ашыгыч ярдәм» алып китә. Табиблар тырышлыгына карамастан, ул үлә.

Җинаятьчене тиз арада тоталар. Берничә сәгатьтән ул полициядә була инде. шаһитларны сораштыралар, видеокүзәтү камерасы язмаларын карыйлар. Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100