Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әти белән әни бер-берсен гаепли: 8 айлык сабыйны туңдыргычта тапканнар

news_top_970_100
Яшь әти белән әни бер-берсен гаепли: 8 айлык сабыйны туңдыргычта тапканнар
Фото: © "Татар-информ"

Ростов өлкәсендә 8 айлык кыз үлемен тикшерәләр. Тикшерү барганда, яшь әти-әнинең башында ниләр булганына торган саен гаҗәпләнәләр, дип яза «Комсомольская правда».

2023 елның апрелендә 23 яшьлек Наталья (исеме үзгәртелә) полициягә мөрәҗәгать итә. Ул кемдер фатирга кереп, нәни кызын урлады, дип белдерә. Аның сүзләренчә, кемдер ишеккә шалтыраткан, ул ишекне ачкан, аның битенә газ баллончыгыннан сиптергәннәр, ул аңың югалткан. Аңына килгәндә, баласы өйдә булмаган. Кем һөҗүм иткәнен хәтерләми.

Наталья моны баланың атасы котырту буенча эшләгәннәр, дип саный. Ләкин 33 яшьлек Иван (исеме үзгәртелә) бу хәлгә үзе дә бик гаҗәпләнә. «Баланың атасы дулкынлана. Ир белән хатын бала югалу версиясен ышандырырлык итеп уйный», – дигән сайты чыганагы.

Полиция хезмәткәрләре күзәтү камерасы язмаларын өйрәнә, тик шикле кешеләр табылмый, бала тоткан кеше дә булмый. Тикшерү ачыклаганча, ир рәсмиләштерелмичә эшли, хатын, декретта килеш, медицина вузында укуын тәмамларга маташа. Күршеләр фатирда еш кына талашканны ишетүен сөйли.

Моңа кадәр дә бу фатирдан полиция чакырган булганнар. Ул чакта Иван сүзләренчә, аны хатыны кыйный, баланы карамый. Тик хокук саклаучылар хатынның баласын карамый дигәнгә дәлилләр тапмый, баланың кирәкле бар әйбере була, аны даими рәвештә табиблар да күзәтеп тора. Наталья исә иреннән зарлана, аны дорфа, бала карашмый, ди. Ләкин туганнары бер сәер әйбер дә күрми.

Сорау алу барышында Натальяның күрсәтмәләре үзгәрә. Ул кызының мәете туңдыргычта булуын әйтә. Моны ишетеп, бар кеше шок кичерә.

Әнисе сүзләренчә, баланы очраклы рәвештә үтергәннәр. Иван хатынга кизәнә, тик хатын кулындагы сабыйга эләгә. Бала шунда ук үлә. Куркуга калган ир белән хатын җинаять эзен яшерә башлый. Тик экспертиза баланы сугудан түгел, буып үтерелгән булуын ачыклый. Аннары тикшерү барышында Наталья белән Иван бер-берсен гаепләргә тотына.

Башта Натальяны гаепләү логикалы кебек тоела. Ул медицина вузында укый, кеше гәүдәсен преперацияләү тәҗрибәсе булырга да мөмкин. Ләкин аның педиатрга укуы һәм махсус манекенда җөйләр салырга гына өйрәнүе ачыклана.

Иванның алиби ясарга бик тырышуы шик тудыра. «Ул никтер кич белән эшкә киткән. Видеокүзәтү камераларына актив эләгергә тырышкан, ярты ел йөрмәгән спортзалга да кергән», – ди сайт чыганагы.

Җинаять булган кичтә ни булганын төгәл генә ачыклау мөмкин түгел. Аны ир белән хатын үзләре генә белә. Әлеге әти белән әни кешегә хөкем карарын суд кына билгели ала. Прокуратура гаепләү карары чыгарылган җинаять эшен судка тапшырган, диелә хәбәрдә.

«Ростов-на-Дону шәһәрендә ир белән хатын кыз баланы үтерүдә гаепләнеп суд каршына басачак. 34 яшьлек ир-атка һәм 24 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды», – дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның апрелендә ир белән хатын фатирда, үзара килешеп, 8 айлык кызларын үтерә. Аннары мәетне яшерәләр.

Җинаять эшен тикшерү барышында алар икесе дә сак астына алынган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100