Апрельдә июнь эсселәре... Бу җылылык хәерлегә булырмы – синоптиклар фаразы
Апрель уртасында Татарстанга июнь эсселәре килде. Май аенда һава торышы нинди булыр? Аномаль җылылыкның нәтиҗәләре нинди булыр, һәм салкыннар кайчан кайтачак?

«Субтропик һавалы антициклон йогынтысында торабыз»
Россиянең Европа территориясендә хәзер һава торышы белән киң антициклон идарә итә. Ул аз хәрәкәтләнүчән һәм көньяк агымнар белән җылынган. Татарстан аның төньяк-көнчыгыш перифериясендә урнашты, дип хәбәр итте ТР Гидрометеоүзәгенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.
«Якын көннәрдә нигездә субтропик һава белән җылытылган антициклон йогынтысында булачакбыз. Бик югары температуралар фаразлана. 19 апрельдә көндезге сәгатьләрдә плюс 20-25 градус җылы көтәбез. Якын көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал», – дип сөйләде ул.
Алдагы 3 тәүлектә уртача тәүлеклек температура нормадан 5-8 градуска югарырак булачак. Мондый җылы һава торышы май ахыры – июнь башына туры килә, ди Трущина.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, якындагы көннәрдә (25 апрельгә кадәр) Татарстанда һава температурасы нормадан 5 градуска югарырак булыр, дип фаразлана.
Ирина Трущина мәгълүматлары буенча, апрельнең икенче яртысында һәм майда салкыннарның кире кайтуы, кырау төшү һәм хәтта кар явуы мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Температура климатик нормадан 10 градуска югарырак»
Якындагы атнада Урта Идел буенда һәм Татарстанда һава торышы айның беренче яртысында күзәтелгән тенденцияне дәвам итә, дип сөйләде «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.
«Бик җылы һава торышы киләсе атна уртасына кадәр сакланачак. 20 апрельдән 22 апрельгә кадәр температура 22 градуска кадәр җылы булачак», – дип хәбәр итте ул.
«20-22 апрельдә һава температурасы климатик нормадан 10 градуска югарырак булачак. Һава торышы 1,5 айга алга китәчәк», – дип кисәтте Шувалов.
Апрель – һава температурасы еш үзгәреп тора торган яз ае. 23-24 апрельдә татарстанлыларны кискен суыту көтә.
«Явым-төшемле һава торышына күчү көтелә, 24-25 апрельдә – җепшек кар һәм көндез температураның плюс 3-8 градуска кадәр кискен төшүе мөмкин», – дип аңлатты синоптик.
Аның сүзләренчә, бу салкыннар бик кискен булачак. Икенче язгы айның соңгы көннәрендә уртача температураның климатик нормадан 5-7 градуска түбәнрәк булуына әзерләнергә кирәк.
«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец социаль челтәрләрдә билгеләп үткәнчә, Пасхада Мәскәүдә һава температурасы 22-24 градуска кадәр күтәреләчәк, бу – 30 ел элек булган рекордка якын һәм июль климат нормасына туры килә (+23,1 OC).

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Янгын куркынычы сезоны чорында куркынычлар бик зур»
Апрельдә аномаль җылылык нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? ТР «Урман-янгын үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда эссе һәм коры һава торышы аркасында урманнарда янгын куркынычы арта.
Ел башыннан Татарстанда 222 термик нокта һәм урман янында 188 янгын очрагы теркәлгән, бу – узган ел белән чагыштырганда күпкә артык. Чагыштыру өчен: узган ел термонокталар һәм янгыннар 12 тапкырга кимрәк булган.
«Язын кар бик тиз эреде, апрельдә июньдәге кебек җылы һава торышын күзәтәбез. Янгын куркынычы сезоны чорында рисклар бик зур, хәзер яшел үлән әле чыгып өлгермәгән, вазгыять киеренке. Яңгырлар һәм үләннәрнең үсүен бик көтәбез, ул вакытта янгын чыгу куркынычы кимиячәк», – дип аңлатты Гайфуллин.
Узган ел Татарстанда янгын куркынычы сезоны 25 апрельдә башланды, ә быел аномаль җылылык аркасында ул 31 мартта ук старт алды.
«Бездә янгын куркынычы югары булган ике чор бар – иртә яз һәм коры, озакка сузылган көз. Көзен җылы һәм коры булса, янгын куркынычы сезоны озайтылырга мөмкин. Гадәттә аны 15 октябрьдә ябабыз», – ди Гайфуллин.
«Авиалесохрана» ФБУ мәгълүматларына караганда, апрельдә республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә һәм май аенда Татарстанның бөтен территориясендә янгын куркынычы арта.
Быел республикада урман янгыннары әлегә теркәлмәгән, узган ел 2 табигый янгын булган. 2021 ел проблемалы булып чыкты, ул вакытта 19 урман янгыны булган иде. Ул вакытта да янгын чыгуның төп сәбәбе шулай ук озакка сузылган эсселек һәм корылык булды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Май кыраулары уңыш өчен куркыныч»
Җылы һава торышы нәтиҗәсендә соңгы елларда төбәктә вегетация чоры озыная, бакчачыларның үз участокларында эшләргә вакыты да арта.
«Хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин булган өстәмә ай барлыкка килә, дип әйтергә була. Әмма культураларны иртә утырту турында сүз алып бармыйбыз. Җылы һава торышына карамастан, җир әле салкын», – ди «Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, апрельдә һава торышы аномаль җылы булуга карамастан, майда еш кына салкыннарның кире кайтуы күзәтелә. Әйтик, узган ел 9 май парады вакытында илнең кайбер төбәкләрендә кар яуды.
«Май кыраулары уңыш өчен куркыныч. Үткән һәм алдагы елларда бакчачыларның, кулдан ясалган теплицаларны курткалар һәм фуфайкалар белән каплап, туфракка утыртылган уңышларын саклап калганнарын хәтерлим. Күпләрнең ул вакытта уңышы һәлак булды», – дип искә төшерде Волков.
Аның сүзләренчә, Чаллы һәм Түбән Каманың күп кенә бакчачылары автобусларга бәйле, ә алар гадәттә 1 майда гына йөри башлый. Кишәрлекләргә су сибү өчен техник суны да гадәттә бу вакытка әзерлиләр.
«Язлар иртә килгән елларда пассажирлар йөртүне иртәрәк башласыннар иде», – ди Волков.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Кыраулар сабан культуралары шытып чыгу өчен җитди куркыныч тудырмый»
«Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, апрельдәге җылы һава торышы язгы кыр эшләренә ярдәм итә.
«Бүгенге көндә язгы чәчү эшләре дәвам итә. Көзге культураларны тукландыру 414 мең га мәйданда башкарылган, бу – барлык мәйданның 85 процентын тәшкил итә, күпьеллык үләннәр – 185 мең га, ягъни 51 процент. Чәчүлекләрне һәм сөрелгән җирләрне тырмалау 969 мең гектар мәйданда башкарылган, ягъни алдагы күләмнең 39 проценты», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Республиканың 21 районында игенчеләр чәчү эшләренә керештеләр. Сабан чәчүенең 1,7 млн га мәйданыннан 43 мең га чәчелгән.
«Апрель азагында һәм майда булачак кыраулар сабан культуралары шытып чыгу өчен җитди куркыныч тудырмый», – дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.
Игенчеләр май һәм июнь айларында һава җылы һәм уртача яңгырлы булыр дип өметләнәләр.
«Татар-информ»нан тәрҗемә