Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңак сөякләре, кабыргалары сынган». 89 яшьлек әби 15 көн буена үлем белән көрәшкән

news_top_970_100

Ростовта яшәүче 89 яшьлек әби хастаханәдә үлгән. Аны хастаханәгә 26 февральдә китерәләр. Әбине бик каты кыйнаганнар. Аның ике яңак сөяге, кабыргалары сынган, бөтен тәне кара янган. Әби 15 көн яшәү өчен көрәшә, тик вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ул аңына килмичә үлде. Мин гадәттәгечә, аңа ашарга китердем, тик мине кертмәделәр инде. Табиб әбинең үлүен әйтте», – ди волонтер кыз.

Волонтер сүзләренчә, 15 көн буена аның хәле стабиль авыр була.

Хастаханәгә эләккәнче, аның улы – ятып тора торган инвалид ир-ат үлгән. Оныгы да әби белән яшәгән, еш кына талаш чыгарган. Күршеләр ишегалдында төшергән видеода гаилә низагы сурәтләнә, анда әбигә кычкыралар, кимсетәләр. Алар фикеренчә, әбине вәхшиләрчә кыйнаганнар.

«Күршеләре сүзләренчә, әлеге хәлдән соң онык анасын – әбинең киленен чакырган, алар икесе бергә «ашыгыч ярдәм» дәшкән. Табибларга «әби икенче каттан егылып төште» дип әйткәннәр. Ләкин биредә яшәүчеләр әбинең баскычтан йөрмәвен, ипи белән шырпыны алар үзләре кертеп бирүен әйтә», – ди волонтер.

Хастаханәдә ятканда әбигә бөтен кирәк-яракны волонтерлар китерә, гел хәлен белешеп торалар.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100