Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа вә иске дуэт: «10 ел элек, минем бик авыр вакытларымда иҗат иткән идек»

news_top_970_100
Яңа вә иске дуэт: «10 ел элек, минем бик авыр вакытларымда иҗат иткән идек»
Фото: Видеодан скриншот

Дилә Нигъмәтуллина белән «Эссе» төркеменең элеккеге җырчысы Нияз Вәлиев 10 ел элек дуэт яздырган булган, әмма ул инде күптән онытылган. Җырчылар аны яңартып, кабат тамашачыга җиткерергә булган.

«10 ел элек, минем бик авыр вакытларымда Нияз Вәлиев белән шушы дуэтны иҗат иткән идек. Һәрбер сүзе минем өчен бик актуаль иде ул вакытта. Без җырны яздырдык, әмма нигәдер аны халык кабул итеп бетермәде, дип әйтимме соң…

Күптән түгел Нияз янына студиягә килгәч, җырны искә төшереп, музыкаль мәйданчыкларга чыгарырга булдык. Сезгә үзебезнең яңа вә иске дуэтыбызны тәкъдим итәбез. Миңа бик ошый югыйсә, ә сүзләре гомумән гениаль – авырлыктан соң җиңеллек», – дип яза җырчы.

«Авырлыктан соң җиңеллек,

Җитсен иде тик түземлек.

Барган юлдан тайпылмаска,

Тукталып калмаска.

Татлы хыяллар күңелне күкләргә алып китә,

Эшне җиренә җиткерү сабырлык таләп итә,

Изге гамәлләр кылырга иренмик, әйдә әле,

Башланган эшләребезнең ахыры булсын хәерле...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100