
Мошенниклар алдауның яңа төр ысулын уйлап чыгарган. Алар интернет-провайдер булып кылана һәм интернет тизлеген бушлай тизләтергә тәкъдим итә, дип яза «Комсомольская правда» телеграм-каналы.
Алар кулланучыларга зарарлы программалар урнаштырырга сылтама җибәрә һәм шуңа керергә мәҗбүр итә. Шуннан соң аферистлар түләү турында бөтен мәгълүматны кулга төшерә, дип кисәтә Россия Эчке эшләр министрлыгы.
Моннан тыш, ялган операторлар кулланучының экран демонстрациясен дә алырга мөмкин, бу – аларга банк кушымталарына һәм башка сервисларга керә торган кодларны күрергә мөмкинлек бирә.