Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа бөерле Ринат Рәхмәтуллин: «Табибларга һәм әниемә икенче тормыш өчен рәхмәтлемен»

Ринат Рәхмәтуллин менә инде берничә ел күчереп утыртылган бөер белән яши. Трансплантация аның өчен бердәнбер мөмкинлек була. Органны улына әнисе бүләк итә, ә РКБ табиблары, пациент үзен яңадан җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп тоя алсын өчен, барысын да эшли.

news_top_970_100
Яңа бөерле Ринат Рәхмәтуллин: «Табибларга һәм әниемә икенче тормыш өчен рәхмәтлемен»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Мин табибларга һәм әниемә миңа икенче тормыш бүләк иткәннәре өчен бик рәхмәтле, мин бик яшәргә теләдем»

Ринат Рәхмәтуллинга 43 яшь. Ул Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә планлы тикшеренүгә килгән. Моннан 4 ел элек монда аңа бөер күчереп утыртканнар. Хәзер табиблар яңа органның ничек эшләвен күзәтә, дару терапиясен кирәгенчә көйләп торалар.

Ринат Мурманск өлкәсенең Мончегорск шәһәрендә туган. 15 ел буена ул бөер авыруы белән көрәшкән.

Миңа кадәр безнең нәселдә беркемнең дә бөерләре белән проблемалары булмады. 2005 елда мин грипп белән чирләдем, һәм бу авыру бөерләргә тәэсир итте. Мин табиблар күзәтүе астында тордым, 2020 елда Яшел Үзәнгә күчендем. 1 ай дәвамында анда миңа гемодиализ ясадылар, ләкин тиздән бөерне күчереп утырту кирәк булды. Креатинин нормасы 100 булса, минем күрсәткечләр 1000 иде, – дип сөйли Ринат Рәхмәтуллин.

Ринатның әнисе аның доноры булырга, улына бөерен бирергә ризалаша. Ул вакытта әнисенә 59 яшь була. Ир-ат башта моңа каршы була, әмма әнисе үз сүзендә тора – баланың тормышы һәм сәламәтлеге, әни кеше өчен барыннан да мөһимрәк. 2020 елның 10 ноябрендә донор һәм пациентны РКБга салалар. Тикшерү уздыралар һәм 1 атнадан операция ясыйлар.

Фото: © «Татар-информ»

«Бер тәүлек мин система астында яттым. Аннары гомум бүлеккә чыгардылар, кичен доктор «аякка баса аласың», диде. Йөри башладым. Мин табибларга һәм әниемә миңа икенче тормыш бүләк иткәннәре өчен бик рәхмәтле. Мин бик яшәргә теләгән идем», – ди ир-ат.

Ринат сүзләренчә, хәзер әнисе үзен яхшы хис итә, аның үзенең анализлары да тәртиптә.

«Кайбер пациентлар, яңа органны капшап карарга да мөмкин, диләр, тик мин аны тоймыйм. Бөерне күчереп утыртканнан соң, мин, ниһаять, эшли алам, сәфәрләргә чыга алам. Әлбәттә, мин диета тотам. Операциядән соң беренче 2 елда үземә карата бик кырыс булдым. Үземә артык бернәрсә дә рөхсәт итмәдем. Хәзер ара-тирә бер кисәк шашлык ашый алам. Тәмәке тартмыйм һәм эчмим, беркайчан да моның белән мавыкканым булмады», – дип сөйли Ринат Рәхмәтуллин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бөер күчереп утырту дәвалауның иң яхшы һәм иң табигый ысулы»

Бүгенге көндә Татарстанда өлкән пациентларга бөер трансплантациясен бары тик Республика клиник хастаханәсендә генә үткәрәләр. Монда елына күчереп утырту буенча йөздән артык операция ясыйлар.

«Операцияләр саны елдан-ел арта. Нигә? Донорларны сайлау яхшырды, без көтүчеләр исемлеген актив алып барабыз, күчереп утыртуга чират тизләнә, күрше төбәкләрдән да пациентлар өстәлә. Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында бөер күчереп утырту буенча беренче бишлектә тора», – дип сөйләде Республика клиник хастаханәсенең бөер күчереп утырту бүлеге табиб-урологы Әнвәр Әмиров .

Фото: © РКБ матбугат хезмәте

Табиб сүзләренчә, бөерләре авырулы пациентлар саны арта. Бу – экология белән дә, инфекцияләрнең нәтиҗәләре белән дә бәйле. Гломерулонефрит ешрак очрый – ул төрле характердагы авырулар төркеме, бу очракта пациентны трансплантация гына коткарачак.

«Медицинада трансплантация юнәлеше алга таба да үсүен теләр идем. Бөер күчереп утырту проблемасы Татарстан өчен дә, бөтен Россия өчен дә актуаль. Бөер авыруларының тамырлары балачакта булырга мөмкин. Республика хастаханәсендә пациентларның балалар звеносының күпчелек өлеше – сидек куыгының нейроген дисфункциясе булган пациентлар. Сидек куыгының функциясе бозылганда, сидек бөергә ешрак бирелә яки организмнан сидек начар чыгарыла. Шуның аркасында бөерләр ялкынсына. Балалар үскәч, олыгайгач аларның бөерләре инде нык зыян күргән була һәм үз функцияләрен башкара алмыйлар. Республика балалар клиник хастаханәсендә табиблар бу авыруларны контрольдә тоту өстендә актив эшлиләр», – дип аңлата Әнвәр Әмиров.

Фото: © РКБ матбугат хезмәте

«Табиблар раславынча, бөер күчереп утырту кеше гомерен саклап калуның иң яхшы ысулы»

Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенең бөер күчереп утырту бүлеге табиб-нефрологы Ксения Ситкина һәрвакыт арка авыртуына, шулай ук сидекнең күләме, сыйфаты, төсе һәм исенең үзгәрүенә игътибар итәргә киңәш итә. Әгәр шешләр барлыкка килсә, артериаль кан басымы күтәрелә башласа, ашыгыч рәвештә медикларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Сидек, канның гомуми анализларын, канның биохимик анализын тапшырырга һәм терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул нефрологка яки урологка җибәрәчәк. Мондый гади гамәлләр белән бөер авыруларын профилактикаларга һәм вакытында ачыкларга була. Бу – бик мөһим, чөнки бөер авыруы яшерен уза. Авыру хроник формага күчкәч, дәвалау катлаулана», – дип аңлата белгеч.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бөер авыруларын профилактикалауга килгәндә, табиблар туңудан, физик күнегүләрдән, вакыты чыккан продуктларны кулланудан сакланырга киңәш итә. Бөер авырулары булучылар, авыртуны баса торган, антибиотиклар кебек дару препаратларын сак кулланырга тиеш. Диспансеризация турында да онытырга ярамый.

«Халык телендә «бөер җитешсезлеге» дип аталган хроник бөер авыруына аерым тукталырга кирәк. Төп симптомнары: канда креатинин, мочевина, калий күләме арту, гемоглобин төшү. Хроник бөер авыруының 5 стадиясе бар. Беренче 3 стадиядә кеше үз бөерләре белән препаратлар һәм диета ярдәмендә яши ала. Дүртенче һәм бишенче стадияләр булганда, бу – үз бөерләреңнең эшләү мөмкинлеген югалту турында сөйли. Иң соңгы – бишенче стадиядә бөерне алмаштыру терапиясе таләп ителә», – дип сөйләде табиб.

Бөерне алмаштыру терапиясенең берничә төре була. Мәсәлән, хроник гемодиализ, ул – «ясалма бөер». Бу – пациентка исән калырга мөмкинлек бирә торган, аппарат белән канны чистарту процедурасы. Шулай да авыру катлаулану куркынычы саклана. Процедура атнага 12 сәгать башкарыла. Калган вакытта кеше уремик интоксикациядә була, чөнки аның бөерләре шлакларны чыгара һәм гемоглобин дәрәҗәсен контрольдә тота алмый.

Фото: © «Татар-информ»

Дөньякүләм медиклар берлеге раславынча, бөер күчереп утырту – кешенең гомерен саклап калуның иң яхшы ысулы. Трансплантацияләнә торган яңа бөер югалган органнарның барлык функцияләрен үз өстенә ала.

«Күчереп утырту – идеаль чыгыш юлы. Гемодиализ – бөерне механик чистарту. Без токсиннарны чыгарабыз, ләкин бөер, асылда, эшләми. Күчереп утыртылган бөер табигыйрак, кирәкле физиологик процессны башкара. Күчереп утыртылган бөер белән кеше тышкы факторларга бәйсез. Безнең үзәктә күчереп утыртылган бөернең уртача яшәү мөмкинлеге – 10-15 ел. Азрак та була. Бу башлангыч авыруга бәйле – пациент препаратлар эчкәнме, анализлар тапшырганмы. Пациентка, авыру тагын көчәймәсен өчен, һәрдаим күзәтү астында торырга тиешлеген җиткерү бик мөһим», – ди Ксения Ситкина.

Трансплантациядән соң кеше үзенең сәламәтлеге турында онытырга тиеш түгел. Яңа бөерле кеше өчен даими күзәтү, анализлар тапшыру, препаратлар куллану аерылгысыз була.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Без күчереп утыртылган бөерле пациентларга бала табуны тыймыйбыз, әмма алар очрагында бу икеләтә җаваплылык»

«Табиб-трансплантологлар иммун системасын үтерә, дигән фикер бар, әмма бу алай түгел. Һәр пациентка без аның иммунитетына йогынты ясамаячак, әмма яңа бөерне иммунитетка һөҗүмнәрдән саклаячак индивидуаль күләмдә препаратлар сайлыйбыз. Дарулар кабул итү мәҗбүри. Гомерлеккә, көн саен, икмәк кебек», – ди Ксения Ситкина.

Пациентларны бөер күчереп утыртканнан соң 10-12 көн узгач кына хастаханәдән чыгаралар. Препаратларны кабул итүгә җайлашу, гомуми хәлне нормальләштерү 3 айга кадәр бара. Аннары кеше эшкә чыга, сәфәргә чыга, спорт белән шөгыльләнә ала.

Бала табу мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Ир-атлар өчен чикләүләр юк. Шуңа да карамастан, табиблар операциядән соң ярты ел – бер ел дәвамында балага узарга киңәш итми, чөнки канда препаратлар күләме зур була.

Яңа бөерле пациентлар аларны күчереп утыртуга нинди авыру китерүе турында уйланырга тиеш. Патология нәселдән күчәргә мөмкин. Булачак балалар да шул ук авырудан интегәчәк, дигән ихтимал бар.

«Хатын-кызлар белән вазгыять җитдирәк. Йөклелек катлауланырга мөмкин. Күчереп утыртылган бөер гомумән эшләми башларга мөмкин, һәм мондый очраклар булды. Яралгының патологиясе барлыкка килергә мөмкин. Без үзебезнең пациентларга бала табуны тыймыйбыз, әмма алар икеләтә җаваплылык алуларын аңларга тиеш», – ди Ксения Ситкина.

«Татар-информ»нан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100