Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән көрәшүчеләр: «Иң авыры – диагнозны кабул итү»

«Онкология» диагнозы белән очрашкан, әмма үзендә яшәргә һәм дәваланырга көч тапкан Чаллы хатын-кызларының 16 фотопортреты «Тормыш энергиясе» берләшмәсе тарафыннан «Челнинские известия» редакциясе белән берлектә оештырылган күргәзмәдә (16+) тәкъдим ителә. Портретларны «Челнинские известия» корреспонденты Антон Катушенок ясаган.

news_top_970_100
Яман шеш белән көрәшүчеләр: «Иң авыры – диагнозны кабул итү»

«Иң авыры – диагнозны кабул итү»

Ләйсән Юзмиевада 2016 елда күкрәк бизендә яман шеш ачыклана. Хәзер аңа 43 яшь, ул 7 ел ремиссиядә. Аның иң яраткан ел фасылы һәрвакыт яз була. Ул язда ул 3 еллык декрет ялыннан соң эшкә чыгарга җыена, күп планнар кора.

«Минем өчен бу шок булды! Ничек инде «рак»? Миндә яман шешме? Бу » хатадыр, бәлки әле башлангыч стадия генәдер, дип өметләндем, чөнки мин бит әле бик яшь. Ләкин гистология нәтиҗәләре өметләрне акламады: лимфа төеннәренә киткән күпсанлы метастазлар белән 3 нче стадия иде», – дип искә ала Ләйсән.

Туганнары һәм дуслары аңа ярдәм кулы суза, ә ул барысына да, бигрәк тә әти-әнисенә борчу китергәне өчен үзен гаепле хис итә. Аңа 8 курс химия, аннары нур терапиясе билгелиләр.

«Мин, үзем ышанмасам да, башкаларга «барысы да яхшы булачак» дидем. Барысы да минем еламавыма, зарланмавыма сокланып карады. Ләкин бу – көчле булумы? Хәзер аңлыйм, бу – көчлелек түгел, киресенчә, үземнең көчсезлегемне, куркуымны күрсәтергә рөхсәт итмәү, мин хәтта елый да алмадым, барысын да үз эчемдә сакладым. Тышкы яктан тыныч күренсәм дә, эчемне борчылу һәм өметсезлек кимерде», – дип уртаклаша Ләйсән.

Аңа «Тормыш энергиясе» берләшмәсендәге хатын-кызлар белән танышу ярдәм итә. «Онкология» диагнозына карамастан, алар гадәти тормыш алып баралар һәм авырулары турында уйламыйлар.

«Тора-бара ышанычым артты, эшкә чыктым. Гел начарны уйлап борчылмый башладым. Өмет барлыкка килде. Мин үзгәрдем, хәзер инде үпкә дә, өметсезлек тә хис итмим. Минемчә, авыру миңа тормышка башкача карау, барысын да үзгәртер өчен бирелде. Элек һәр нәрсәгә, хәтта вак-төяккә дә артык җитди караганымны аңладым», – дип өсти Ләйсән.

Аның фикеренчә, иң авыры – диагнозны кабул итү, үлемнән һәм балалар әнисез калачак дип курку.

«Миңа нутрициологияне өйрәнү, аны тормышта куллану ярдәм итте. Хәлем яхшырды, физик яктан үз организмыма ярдәм итә алу, гомеремне озайту өмете барлыкка килде. Психология буенча күп китаплар укыдым, үземне кабул итә, үз-үземне карый башладым. Ирем белән мөнәсәбәтләребез дә яхшырды. Әйе, курку бар, ләкин аның ярдәмендә без үзебез турында кайгыртырга һәм организмыбыз биргән сигналларны тыңларга өйрәнәбез», – ди Ләйсән.

«Медицина көллиятенә укырга кердем»

Надежда Калясева 10 ел ремиссиядә. 2012 елда УЗИда аның күкрәк бизендә шеш ачыклана, ләкин табиб бу «жировик» кына дип әйтә. Ә 1 елдан соң башка табиб ашыгыч рәвештә аны маммологка җибәрә, ул биопсия ала. 28 яшендә аңа «Сөт бизе яман шешенең икенче стадиясе» диагнозы куела. 2013 елның октябрендә аңа операция ясыйлар, күкрәк бизләрен алып ташлыйлар. 2014 һәм 2015 елларда ул 6 курс химиотерапия, таргет терапиясе, күкрәк пластикасы буенча операция үтә.

«Диагнозны ишеткәч, әлбәттә, «бетте» дигән уйладым. Ләкин якыннарым – ирем, туганнарым бик нык ярдәм итте. Кызыма ул вакытта 3 яшь иде, тормышым җайга салынган, тизрәк дәваланырга һәм гадәти тормышка кайтырга теләдем. Авыру турында мәгълүматлар, башкаларның хикәяләрен укый, табибларга сораулар бирә башладым, чөнки белеп тору куркуны киметә. Депрессия булмады, ниндидер аңлап бетермәү бар иде. Дәваланырга икән, димәк, дәваланырга. Иң авыры нәкъ менә шул иде», – дип сөйли Надежда.

Ул икътисадчы һөнәрен үзгәртә, сәламәтләндерү өлкәсенә китә.

«Табиблар бу хакта әйтмиләр бит, аларның бурычы – авыруны, аның гомерен коткару, ә аннан соңгысы – авыруларның үз кулларында. Шуңа күрә барысын да үзем өйрәнә башладым. Тышкы интоксикация һәм канцерогеннар темасыннан башлап җибәрдем», – дип сөйли ул.

Надежда ризык, косметика, көнкүреш әйберләренә бик нык игътибар итә башлый. Натураль сабыннарны һәм фитокосметиканы үзе ясый башлый, фитотерапияне өйрәнә, шифалы үләннәр буенча белем ала, рационын үзгәртә, вегетарианлыкка күчә, профильле белем алып, нутрициологияне өйрәнә.

Пандемиягә кадәр 4 ел дәвамында аның сәламәт туклану, үләннәр һәм табигый косметика кибете эшли, ул халыкка экологик һәм сәламәт туклану продуктлары тәкъдим итә. Сәламәтлек мәсьәләләренә тирәнрәк кереп, ул физиология һәм психиканың ничек бер-берсенә бәйле булуын аңлый башлый. Шуңа күрә өстәмә рәвештә психологияне, тән белән эшләүне өйрәнә башлый. Соңгы 3 ел эчендә Надежда кешеләргә сәламәтлекләрен саклау өчен тормышларына төрле яктан карарга булыша.

«Тормыш энергиясе» онкология берләшмәсе пациентларга ярдәм итү һәм реабилитацияләү буенча зур эш башкара. Кызганыч, минем үзем өчен янәшәдә генә шундый мөмкинлек булмады», – ди ул.

Хәзер Надежда медицина көллиятендә укый, алга таба да ул кешеләргә үз сәламәтлекләрен кайгыртырга ярдәм итүен дәвам итәргә тели.

«Күз яшьләремне ирем генә күрде»

2019 елның гыйнварында Айсылу Нәбиуллинаның ашказаны авырта башлый, март уртасында аңа «рак» диагнозы куела. Ул вакытта аңа 33 яшь була.

Операциядән соң аңа шешнең ашказаны чикләреннән дә чыгуы турында хәбәр итәләр, шуңа күрә ашказанын гына түгел, ә талак һәм ашказаны асты бизенең бер өлешен дә алып ташларга туры килә. Бу 3нче стадия була.

«Май башында палатада ятканымны һәм кошларның җырлавын ишеткәнемне хәтерлим, кояш яктысын күрдем һәм боларның барысы да никадәр матур икәнен, яшәргә, кызымның үсүен күрергә теләвемне, аңа бит әле 3 кенә яшь булуын аңладым», – дип уртаклаша Айсылу.

Хастаханәдән чыкканнан соң Айсылу өчен башка тормыш башлана. Ризык йоту шул кадәр авыр була: авырту, күз яшьләре. Айсылу, бу кадәр авыртуларга түзгәнче, үлүең җиңелрәктер, дип уйлый. 1 айдан соң ул химиотерапия курсларын кабул итә башлый, әмма хәле начарлана, дәвалауны үзгәртергә туры килә. Шуннан соң ул җиңеллек сизә, бары тик хәлсезлек һәм күңел болгануы гына кала. Әмма аларга да чара таба.

«Кул эшләре белән шөгыльләнеп, игътибарымны читкә юнәлтергә тырыштым. Башта кәрзиннәр, сумкалар бәйләдем, аннары ирем белән тегү машинасы сатып алдык, үземә һәм кызыма берничә күлмәк тектем. Хәзер мин бу мавыгуымны акча эшләү ысулына әйләндердем, кайвакыт тегү өчен заказлар алам. Минем икенче шөгылем – табигый ташлар һәм алардан бизәнү әйберләре ясау», – ди Айсылу.

Айсылу 3нче төркем инвалидлыкка ия. Гаилә иренең әти-әнисе янына, урманга якынрак күченгән, ул анда көн саен йөреп кайта, зарядка ясый.

«Позитив кешеләр белән аралашырга, яңа әйберләр өйрәнергә, дөньяны ачарга тырышам. Операциядән соң үземне башкалардан ким кеше итеп хис иткән вакытлар да булды. Вакыт узу белән бу да үтте. Хәзер болар бары тик куркыныч төштә булган кебек тоела, һәм барлык авырлыкларны җиңәргә миңа ирем ярдәм итте. Беренче көннәрдән үк минем күз яшьләремне ул гына күрде, һәрвакыт кулларымнан тотып, «барысы да яхшы булачак» дип әйтте. Якын кешеләрнең ярдәме сәламәтләнү өчен бик мөһим. Шулай ук кешенең яшәргә теләге булу да», – дип саный Айсылу.

«Тормыш энергиясе» онкология берләшмәсе яман шеш белән очрашкан һәркемне үзенә чакыра. Гөлнара: 8 950 312 69 00.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Юлия Зәйнуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100