Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман гадәтләрдән арыну өчен нинди дога укырга?

news_top_970_100

Үзенең көчсез якларын белү кешене көчле итә. Мәсәлән, берәүләр – ялганларга, икенчеләр – гайбәт сөйләүгә, өченчеләр харамга карарга гадәтләнгән була. Кеше, үзе дә сизмәстән, шул сыйфатлары белән гомер итәргә мөмкин. Әмма көннәрдән бер көнне ул үзенең шул зәгыйфь якларын танырга һәм алар белән көрәш башларга мөмкин, дип яза «Хозур дин турында» телеграм-каналы.

Динебездә әлеге күркәм дога барлыгын онытмыйк. Мөселман кешесе (бигрәк тә көзгегә караган вакытта) әлеге доганы уку гадәтенә ияләшергә тиеш:

  • «Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькый фәхәссин хулүкый».
  • «Йә Аллаһым! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә».

Әгәр без һәрдаим шушы доганы кылуны гадәткә кертсәк, Аллаһының рәхмәте белән, холкыбызны күркәм итә алырбыз.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр кеше бозык сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела алмаса, Аллаһы Тәгалә аның ашау-эчүне ташлавына мохтаҗ түгел», – дип әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100