Кабардино-Балкариядә табиб-педиатр саксызлык аркасында үлемгә китергәне өчен тикшерү астына эләккән. Билгеле булганча, табиб хатын 2024 елның апрелендә декрет ялына киткән. Ләкин ул эшләвеннән туктамаган, 2 яшьлек баланы үтергәнче, пациентларны кабул итүен дәвам иткән.
Табиб республиканың Терск районындагы дәүләт хастаханәләренең берсендә дәвалау-педиатрия бүлегендә эшләгән. Бала карау буенча ял вакытында ул өстәмә акча эшләргә карар кыла – пациентларны түләүле кабул итә башлый. Әлеге ханым тәҗрибәле табиб булса да, моны эшләргә аның бернинди хокукы да булмый. Аның мондый эшчәнлек өчен лицензиясе булмаган, шәхси эшмәкәрлек тә рәсмиләштерелмәгән.
Табибның пациентларны өендә кабул итүе турындагы хәбәр тирә-якка тиз таралып өлгерә, аңа күпләп кешеләр мөрәҗәгать итә башлый. Чираттагы пациент белән күңелсез хәл килеп чыкканчы...
«2024 елның сентябрендә табибка Терек шәһәрендә яшәүче 2022 елда туган кечкенә улын алып килә. Шикләнелүче табиб дөрес диагноз куймый һәм дару препаратлары инъекцияләрен билгели», – дип сөйлиләр Кабардино-Балкариянең Тикшерү комитетында.
Уколлар балага ярдәм итми, киресенчә, аның хәле начарая гына. Баланың организмы түзә алмый, ул педиатр тарафыннан язылган инъекцияләрне куллана башлаган көнне үк үлә.
Табиб-педиатрның эшчәнлеге ачылгач, тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Хәзер хатын-кыз РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче өлеше буенча шикләнелүче булып тора (үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык аркасында үлемгә китерү).