Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хыянәтне кичереп буламы?

news_top_970_100

Ләйсән иренең төн уртасында гына кайтканын ишетте. Торып чыгарга теләде, тик бик арыгангамы, кабат йокыга талды.

Ә Наил йокы бүлмәсенә кереп тормады, залга узды. Хатынын уятасы килмәде аның. Аның ничәдә кайтканын белмәсә дә ярый.

Наилнең сөяркәсе барлыкка килгән иде. Ул инде 2 ай хатынын алдап йөри. Сөяркәсе – аның хезмәттәше Алия. Кыз аңа күптәннән игътибар күрсәтеп йөрде, тик Наил моны күрмәгән булды.Тик бер мизгелдә барысы да үзгәрде дә куйды, һәм хәзер Наил эштән соң өенә кайтырга ашыкмый, ә Алия янына бара. Аның янында ул эш көненнән соң ял итә, хәл җыя, шуннан соң гына хатыны янына кайта.

Барысы да бала туганнан соң булды. Бетмәс-төкәнмәс бала елау, арыган хатын. Наил дә үзенең арыганын аңлады. Дөресрәге, ул тормышның болай баштанаяк үзгәрүенә әзер түгел иде. Аңа ял кирәк. Һәм шул вакытта ул Алиягә игътибар итте дә инде.

Юк, ул аңа гашыйк булмады. Алай гына да түгел, ул хатыны Ләйсәнне ярата һәм кызына да ниндидер хисләре бар иде. Тик әти булырга әзер түгел иде ул. Бу кайгырту, игътибар аның өчен түгел иде, күрәсең.

Кайвакыт Наил хатынына хыянәт иткән өчен үз-үзен күралмый башлый, әмма башкача булдыра алмады.

Алиягә күзе төште. Чибәр, чая, балкып торган яшь кыз. Менә шунда акылын югалтты да инде. Беренче тапкыр йоклаулары очраклы гына булды, дияргә мөмкин, тик соңыннан бу маҗара Наилне бөтереп алды, каршы тора алмады.

Наил гаиләсен ташларга җыенмады. Үзенең кабәхәтләрчә кылануын да бик яхшы аңлый. Тик бер башлагач, туктый алмады...

Өендә исә ул Ләйсәнне мактады, яратуын әйтте. Өйгә соң кайтулары өчен гафу үтенде. Ә бит Наил моны шаяртып әйтми, шулай да иң мөһимен – хыянәтен яшерде.

Ә Ләйсән берни сизенмәде, ул иренә ышана иде. Әллә ышанырга теләде генәме. Тик шулай да ул аны-моны сиздермәде, бернәрсә әйтмәде. Чөнки иренең үзенә ничек караганын күрә, ниләр әйткәнен ишетә. Менә шундый беркатлы хатын.

Ә бер кичтә Ләйсәнгә шалтыраттылар һәм иренең сөяркәсе барлыгын әйттеләр. Ләйсән, таныш түгел номер күргәч, ялгыш шалтыраттылар бугай, дип уйлады һәм бу шалтырату турында шунда ук онытты да. Аның бөтен уе баласы турында гына булды.

Ә берничә көн узгач, ул Наилгә шалтыратты, һәм аңа чит хатын-кыз җавап бирде. Ләйсән, әллә, буталып, башка номерга бастыммы, дип уйлады, тик соңыннан тагын бер кат карагач, барысы да дөрес булуын аңлады. Һәм шундук теге сәер шалтырату исенә төште. Хатын уйга калды. Наил аңа хыянәт итә микәнни? Уйланырлык та шул, соңгы арада командировкалары да ешайды, өйгә дә шактый соңарып кайта. Араларында күптән якынлык та булганы юк. Башта ул моны аруга сылтап калдырды һәм бала тапканнан соң ире аны саклыйдыр дип уйлады. Тик ялгышкан, күрәсең. Монда башка сәбәп бар иде ахры.

Һәм Ләйсән ире белән барысын да уртага салып сөйләшергә булды. Аңа дөреслекне белергә кирәк иде, чөнки аның бар курыкканы – билгесезлек.

Кич Наил эштән вакытында кайтты. Тик кәефе юк иде, ничектер ачулы, ярсу булып тоелды.

Чыннан да шулай иде. Алия аңа шарт куйды: Наил хатынын яки Алияне сайларга тиеш, юкса, барысын да хатыныңа сөйлим, диде. Тик Наилнең сайлыйсы килми. Алия аны сөяркә буларак канәгатьләндерә, тик ул аны хатыны буларак күрми иде. Наилнең өе – хатыны һәм кызы янында. Ул кызы бераз үсә төшкәч, хатыны белән аралары җайланыр, дип уйлады. Аның мондый хәлләрне хезмәттәшләреннән дә ишеткән булды. Һәр ир-ат та шундый шәп әти булып куймый, моның өчен вакыт кирәк. Ә Алия – аның өчен вакытлыча сыену урыны, бары тик шул гына.

Чын дөресен сөйләр вакыт җитте. Авыр сынау, тик Наил хатыны гафу итәр дип ышанды. Шушы авырлыкларга да карамастан, алар бит әле дә бер-берсен ярата.

Әмма шул ук вакытта Ләйсән үпкәләр һәм аннан китәр дип тә курыкты. Ә Наил моңа бөтенләй әзер түгел иде.

Соңгы вакытларда Алия дә аның ачуын чыгара башлады. Наилнең аның белән яшисе килми. Алай гына да түгел, Наил бу эшеннән китеп, сөяркәсе белән араларын бөтенләй өзәргә дә уйлады. Ул хезмәттәшләренең кырын карашын сизде һәм аларның сере бөтен кешегә дә мәгълүм икәнен аңлады.

Наил өенә кайткач ничек сүз башларга белми тилмерде, тик Ләйсән сүзне үзе башлады.

«Наил, мин сиңа кичә кич шалтыраткан идем, һәм миңа ниндидер хатын-кыз җавап бирде. Моны ничек аңларга?» – диде ул тыныч кына.

Наил башта алдашырга теләде, тик вакытында тукталып калды. Ул хатынына дөреслекне сөйләр вакыт җиткәнен аңлады. Ничек кенә ачы булмасын, дөреслекне барыбер белергә кирәк.

«Күптән әйтәсем килеп йөрде. Мин синең алда гаепле, әнисе. Мин сиңа хыянәт иттем. Бу – очраклы килеп чыкты. Мин үземне акламыйм... Тик, гаиләбезне саклап калу өчен, мине гафу итүеңне телим», – диде ул, Ләйсәнгә ялварулы караш ташлап.

Ир белән хатын арасында киеренке тынлык урнашты. Ләйсән моны һәрвакыт белүен, тик күз йомып яшәвен аңлады. Кечкенә баласы артына үз-үзеннән яшереп яшәгән икән. Көн кебек ачык нәрсәләрне кабул итүдән баш тартып яшәгән. Һәм менә хәзер ул яраткан иренә карап тора һәм аңа нәрсә әйтергә белми.

Ләйсән баласын ялгызы үстерергә әзер түгел. Ул һәрвакыт зур, тату гаилә турында хыялланды. Аның баласының әтисе булырга тиеш, сабый тулы гаиләдә үсәргә лаек.

Тик алар алга таба да, берни булмагандай, элеккечә яши алачаклармы соң? Менә бу сорауга җавапны белми иде Ләйсән.

Наил хатынының реакциясенә аптырап калды. Моны көтмәгән иде ул. Ачу, үпкә, гаепләүләр, күз яшьләре... Тик болай хатынының берни дәшмәвенә әзер түгел иде ул. Ичмасам, кычкырсын, ачулансын, савыт ватсын иде. Шул вакытта ул аны тынычландыра башлар иде һәм татулашу шансы да килеп чыгар иде. Әмма хатынының берни дә дәшмәве аны аптырашта калдырды.

«Алга таба нишләргә җыенасың инде?» – диде Ләйсән тыныч кына.

Тыштан караганда Ләйсән бик тыныч, әмма күңелендә буран дулый, котыра. Елап җибәрмәс өчен үзен көч-хәлгә кулда тота.

«Минем синең белән каласы килә. Мин сине дә, кызымны да яратам. Кичер мине, зинһар», – диде Наил.

Менә шунда Ләйсән ташып акты инде. Йоклаган кызын уятудан да куркып тормады, кычкыра башлады.

«Кичерергә? Моны ничек күз алдыңа китерәсең? Синең сөяркәң һәрвакыт безнең арада булачак. Моны онытып булмый!» – диде хатыны.

Ләйсән үксеп җибәрде. Бала уянды. Наил кызы янына чапты, аны кулына алды һәм нинди тиле булуын аңлады. Шушы 3 ай эчендә кызы шактый үсеп киткән, бик сөйкемле балага әйләнгән. Ә Наил шуны сизмәгән дә, күрмәгән дә. Наил гаиләсен яратуын һәм аны югалтасы килмәвен шушы мизгелдә чын-чынлап аңлады.

Ләйсән дә бүлмәгә керде һәм иренең баланы күтәреп, куенына кысканын, йомшак чәчләреннән үпкәнен күрде. Хатынның күзләре кабат яшьләнде.

Наил дә аңа таба борылды:

«Кызыбыз хакына гаиләне саклап калыйк! Мин барысын да аңладым һәм хәзер гел сезнең янда булачакмын. Кичер мине», – диде әкрен генә.

Ләйсәннең аның кочагына ташланасы, инде күптән кичерүен әйтәсе килде. Тик бу сүзләрне әйтмәде ул иренә.

«Белмим, миңа уйларга кирәк», – дип куйды.

Ләйсән дә иреннән китәргә теләмәвен яхшы аңлый. Әмма шул ук вакытта, булган хәлләргә күз йомарга да теләми. Әгәр Наил бер тапкыр хыянәт иткән икән, бу икенче мәртәбә дә кабатланырга мөмкин. Ышанычны бер югалтсаң, кире яулап алу авыр. Ләйсән дә иренә булган шушы ышанычны югалткан иде инде.

Ләйсәннең үзе генә каласы килде. Берни дәшми генә баласына смесь ясап иренә шешәне тоттырды да, үзе урамга чыгарга җыенды.

Аның саф һава сулыйсы, башын җилләтәсе, авыр уйлардан арынасы килде. Юкса, үпкә-рәнҗүдән һәм гаҗизлектән шашар дәрәҗәгә җитеп килә.

Наил дә берни дәшми генә шешәне алды һәм кызын ашатырга теләде. Тик бала елый башлады, кыз әнисен эзләде. Баланың тынычлану уенда да юк иде, ул торган саен ныграк, ярсып елады, ә Наил аны ничек тынычландырырга белмәде. Наил бу хәлдән тәмам югалып калды, ул нәрсә эшләргә икәнен бөтенләй аңламый һәм белми, чөнки аның кызы белән генә калганы, аны караганы булмады бит.

Ул кызын кулларына күтәреп бүлмә буйлап әрле-бирле йөрде, баланы ничек тә тынычландырырга тырышты. Берникадәр вакыттан бала елавыннан туктады. Әтисе аны караватына салды, ә үз-үзенә урын таба алмады.

Ә Ләйсән башка кайтмаса? Берүзе нишләр ул? Кызы уянгач та аның белән нәрсә эшлисен белми, ә башкасы турында уйларга да куркыта.

Берсеннән берсе шомлы уйлар бимазалады ирне. Тик ул Ләйсән аны ташласа да, кызын бервакытта да ташлый алмаячак дип тынычландырды. Хатыны кайтачак, һичшиксез кайтачак.

Ир сәгатькә карап, минутларны санады. Тәмам арып күзләрен йомды һәм шундук йокыга китте.

Ә бу вакытта Ләйсән каршы җилгә битен куеп, урам буйлап бара иде. Бар көченә кычкырасы, үкереп елыйсы килде, тик ул «эх» дигән аваз да чыгармады.

Барыннан да бигрәк аның өенә, ире янына кайтасы килми иде. Наилне күрәсе килмәде аның. Бер мизгелдә йөрәк авыртып кысылып куйды: кызы ничек икән? Аның бит әле баласын калдырып киткәне булмады. 3 ай буе алар гел бергә булды.

Ләйсән берникадәр вакытка әнисе янына кайтып торырга булды. Әлегә ул Наил белән бер өйдә яши алмый.

«Матур кыз, сезнең белән танышырга буламы?» – диде кемдер.

Ләйсән сискәнеп китте һәм елмаеп куйды. Ул матурлыгын җуймаган һәм аңа игътибар итәләр икән әле. Хатын каршында басып торган егеткә игътибар белән карады да:

«Мин кияүдә», – диде.

«Алайса нишләр берүзегез, ирегез кайда?» – диде таныш түгел егет.

«Ирем мине өйдә көтә», – диде Ләйсән.

Һәм шул мизгелдә ул Наилне гафу итә алуын аңлады. Алар бит бер җан, бер тән кебек. Аны өендә кызы да көтә. Баланы тәҗрибәсез әтисе белән ничек калдырып китә алды соң ул?

Теге егет әле тагын нидер әйтте, Ләйсән аңа карады һәм нәрсә эшләргә икәнен аңлады. Әйе, ул ирен кичерер һәм алар барысын да яңа баштан башлар. Авыр булыр, тик җиңеп чыгарлар. Кызлары хакны, үзләре хакына, инде сүнеп килгән мәхәббәтләре хакына...

«Рәхмәт сезгә», – дип пышылдады Ләйсән.

«Нәрсә өчен?» – диде егет берни аңламыйча.

Тик Ләйсән аңа җавап биреп тормады, ә иң газиз кешеләре көткән өенә ашыкты. Ул бит аларга бик кирәк, һәм алар да Ләйсәнгә бик кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100