Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыянәт ачысын кичергәндер бу абзый» – Рамазановлар «Хыянәт» җырын башкаручыны эзли

news_top_970_100
«Хыянәт ачысын кичергәндер бу абзый» – Рамазановлар «Хыянәт» җырын башкаручыны эзли
Фото: © Абдул Фәрхан, "Татар-информ"

Зинира һәм Ризат Рамазановлар үзләренең «Хыянәт» җырын бәгырьгә үтәрлек итеп җырлаган бабайны эзли. Иҗади гаиләгә бу видеоны мессенджердан җибәргәннәр. Алар бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә.

Видеоны караучылар бу җырны өстәл артында башкаручы бабайны, картлар йортында моңланып утыра, дип аңлаган.

«Үзе дә хыянәт ачыларын кичергән кеше бугай бу абзый», – дип язган «Хыянәт» җырының көен язган композитор Айдар Тимербаев.

«Шулайдыр, картлар йортында утырмас иде», – дип комментарий калдырган берәү.

«Юк, аның бер дигән гаиләсе бар, нәселләре белән моңлы, матур җырлый торган кешеләр», «Интернетта шифаханәдә дип язылган. Дөрес булса, Кәрим абый – Башкортстанның Борай районы Иске Тазлар авылында туып үскән кеше» дип җавап язучыларны берәү «дөп-дөрес» дип тә тәгаенләгән.

«Бернинди аранжировка да кирәкми, күңелгә үтеп керерлек җырлый», «Вәт тавыш бу абыйда. Молодец кешеләр бар бит, моңлы итеп башкара», «Күңелгә тия, матур җырлый, искиткеч», «Үзәк өзгеч, чыннан да, йөрәккә тия» дип, сокланып, комментарийлар калдырганнар видеоны караучылар.

«Изге бабай! Моңлы, чын тавыш белән җырлый. Артистларга үз тавышлары белән җырламаган өчен бераз оят булыр, бәлки. Улыйсыз гына бит. Хәзер моңлы, җанлы, ихлас, чын тавыш белән җырчылар юк», – дип шелтә белдерүче дә табылган.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    Афэрин, мондый бабайларны уважаем. Матур койли
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    Сокланам мин бу абзыйнын шулай матур итеп чын артислар кебек башкарауына. Тыны житугэ дэ ис киткеч.
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    Тыңлап, туеп булмый тавышыңны, абый. Ешрак төшерсеннәр , таратсыннар җырлавыңны
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    Афәрин бабай. Хәзерге җырлаучылар бар тавышка кычкыралар гына шул. Моң югалып бара.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100