Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыялдагы маҗара иде». Туристлар утырган машинаны фил әйләндереп каплаган, бер әби үлгән

news_top_970_100

Замбиядә ярсыган фил туристлар утырган йөк машинасына һөҗүм иткән. АКШтан килгән 80 яшьлек хатын-кыз травмалардан үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«The Mirror» басмасы белешмәсе буенча, 30 мартта 6 турист, гид белән бергәләп, Кафуэ милли паркына сафарига китә. Туристлар утырган йөк машинасын фил күреп ала, ул туристларны эзәрлекли башлый.

«Машина туктагач, фил кешеләргә һөҗүм итте, ул йөк машинасын хортумы белән әйләндереп каплады», – диелә хәбәрдә.

Сафари катнашучыларының күбесе җиңелчә имгәнә. АКШтан килгән 80 яшьлек хатынга хастаханәгә бару таләп ителә. Ул шунда үлә.

Тиздән аның мәетен АКШка кайтаралар, диелә хәбәрдә.

«Московский комсомолец» белешмәсе буенча, соңрак гаиләсе мәрхүмә хатынга 79 яшь булуын әйткән. Гейл Мэттсон исемле бу хатын пенсиядә, ул ипотека кредитлары буенча белгеч булып эшли. Хыялын тормышка ашырырга Африкага килгән булган.

«Аны яраталар иде, ул гел игътибар үзәгендә булды. Аңа 79 яшь иде, ул 1 ай Африкада уздырырга теләде. Бөтен кеше филне һәм аның җайдагын гаепли, ләкин юк, бу – бәхетсезлек очрагы», – ди әбинең туганнары.

Мэттсонның кызы әнисе үлеме турында социаль челтәрләрдә язган. Ул әлеге сәяхәтне әнисе өчен «хыялдагы маҗара» иде дип атаган.

«Кызганычка, ул хыялдагы сәяхәте вакытында фаҗигале бәхетсезлек очрагында үлде», – дип яза кызы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100