Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Химик саклану киеменә киенгән киллер криминаль авторитетны атып үтергән

news_top_970_100

Билгесез кеше төзелә торган бина янында криминаль авторитетны атып үтергән. Әлеге җинаять Туапсе районының Дзеберкой авылында булган. Үтерү кадрлары видеокүзәтү камераларына эләккән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Химик саклану киеменә киенгән кеше ишегалдына керә, ә аннары үз корбаны янына йөгереп килә һәм каршысыннан ут ача. Бу күренешнең очраклы шаһиты булган ир-ат бина дивары янында катып кала, селкенергә дә кыймый. Нәкъ менә ул, күрәсең, «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин табиблар берничек тә ярдәм итә алмаган. Ир урында ук үлгән.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Туапсе районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җинаятьченең шәхесен һәм кайда булуын ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә», – дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булучы криминаль авторитет Арсен Красноярский булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100