Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатын ирдән бер генә нәрсә тели – барысын да» – мәзәкләр

news_top_970_100
«Хатын ирдән бер генә нәрсә тели – барысын да» – мәзәкләр

● ● ●

Официант ачуы чыгып:

– Әгәр дә сезгә бу ризык ошамаса, нигә анда казынасыз? Сездән соң аны кем ашар?!

● ● ●

Бүген супермаркетта минем күз алдымда бер ир сатып алган әйберләре өчен картасы белән түләде, ә сырага – акча белән. Гаиләдәге яшерен бухгалтерия шулдыр инде.

● ● ●

– Җылылык өчен һәм суга квитанция килде.

– Шуннан нәрсә булган?

– Мине шәһәр мунчасы белән бутамадылар микән, дип йөрим.

● ● ●

– Дустым, тыңла әле! Бу кәләш эзләвеңне никадәр озакка сузсаң, шулкадәр маҗаралы булырга мөмкин хатыныңның язмышы!

● ● ●

«Поворотник»ларын кабызмаганнарның Киркоровтан шактый зур аермалыгы бар – алар җырлый белмиләр.

● ● ●

Күп очракта, ирләргә карап, русча болай диләр: «Мужчина в самом соку!» Ягъни мәсәлән, безнеңчә: «Менә ичмасам егет!» – дип әйтеп куялар. Мондый ир-атларны «Соковыжималка»лар аулый.

● ● ●

Тиешле урынга куелмаган машинаны эвакуатор алып китү белән аның урынына икенче машина килеп баса. Һәм машина йөртүче тиз генә машинасыннан чыгып, эвакуатор шофёрыннан сорый:

– Штрафстоянкага һәм кире әйләнеп кайтканчыга кадәр нихәтле вакыт кирәк?

● ● ●

Игътибарга лаек – эчүчелеккә каршы депутатлар тарафыннан каралган законнар барысы да иртәнге утырышта кабул ителгән.

● ● ●

– Доктор, миндә грипп, миңа нинди киңәш бирәсез?

– Миннән читкәрәк китегезче!

● ● ●

Яз килде!

Суык:

– Миңа китәргә кирәк.

Кар:

– Миңа да…

Асфальт:

– Мине дә көтегез әле!

● ● ●

Бер кыз ак атка атланып килгән принцны көткән-көткән дә... Ә почтальон ахырдан аңа пенсия китергән.

● ● ●

Әгәрдә сезне оттырышсыз лотерея уенына тартырга тырышалар икән, димәк, сез оттырмыйча китә алмыйсыз.

● ● ●

– Доктор, нәрсәгәдер минем күзләр начар күрә башлады – кибетләрдә очсыз продуктлар бөтенләй күзгә чалынмый.

● ● ●

Телеканаллар күбәйгән саен, карарлыклары кими бара.

● ● ●

Элегрәк хатын-кызлар ут капкан йортларга керә иделәр, ә хәзер алар «янып ятучы» тур-сәяхәтләргә ашкыналар.

● ● ●

– Син әле һаман кияүгә чыкмадыңмы?

– Әгәр гүзәл зат ир таба алмый икән, димәк, язмышы аны нинди дә булса әүлия өчен саклый.

– Тик бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк – саклану срогы чыга күрмәсен.

● ● ●

Элек светодиодның нәрсә икәнен болай итеп аңлаталар иде: ул бәләкәй генә радио детале – «светлячок» кебек ялтырый торган. Хәзер болай аңлаталар, «светлячок» – ул шундый бәләкәй генә бөҗәк – светодиод кебек яктылык сибә торган.

● ● ●

Хатыны:

– Ни өчен бөтен нәрсә мин теләгәнчә түгел?

Ире:

– Ә син нәрсә телисең?

– Белмим дә инде…

● ● ●

Яз килде. Тамчы тама башлады.

Идарәче компаниянең директоры урамга чыкты.

Түбәдән өзелгән боз сөңгесе аның башына төште.

Травмпункт табибы, травманың сәбәбе турындагы графага ничек язарга, дип уйга калды. Аннан, елмаеп, «яз килде...» дип язып куйды.

Гиппократ шаяртулары

Пациентның хәлен килгән чактагыдан начаррак итми торган бердәнбер табиб – патологоанатом.

Пациентлар – табибларга документлар белән эшләргә комачаулап йөрүче бәйләнчек кешеләр.

Үзен табиб дип йөргән мошенникны аңлаешлы почерк буенча тотканнар.

Түләүле медицина өчен терелгән кеше – кармактан ычкынган балык кебек.

Шәхси клиникада төчкерүче пациентка «сәламәт булыгыз» дип әйтмиләр, ә «рәхәтләнеп төчкерегез» диләр.

Юкка әйтмәсләр…

Кызларга ошар өчен, акыллы, чибәр, бай йә мәче булырга кирәк.

Соңарып кайткач, хатыныгыз елмаеп каршы ала икән, димәк, сез чит фатирга эләккәнсез.

Әгәр гашыйк буласың икән, ул хатын белән хатыныңның күзенә күренергә оят булмаслык булсын.

Хатын-кызның үз-үзен яратуының чиге юк! Аңа сөелү генә аз, ул әле бердәнбер булырга да тели…

Хатын ирдән бер генә нәрсә тели – барысын да.

(Хатын-кыз белгечләре мәҗлесендә язып алынды).

«Чаян» журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100