Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Халык җәүһәрләре» турында: «Алар советча түгел, ә безнеңчә, халыкча җырлыйлар»

Күптән түгел «Пирамида» концертлар залында «Халык җәүһәрләре» халыкара милли-мәдәни фестиваль-конкурсының Гала-концерты булып узды.

news_top_970_100

«Халык җәүһәрләре» Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылды. Әлеге милли-мәдәни фестивальнең максаты – авыл, районнарда яшәүче талантлы, әмма зур сәхнәләрдә күренмәгән җәүһәрләрне күрү, үстерү, таныту.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан

«Пирамида»га килеп керүгә таныш көйләр ишеттем. Карасам, фойеда тамашачылар Актаныш районы «Баламишкин» халык гармунчылар фольклор ансамбле белән гармунга кушылып бии, җырлый иделәр. Өс киемнәремне салып «гардероб»ка тапшырдым да тизрәк аларга кушылдым. Концерт алдыннан халыкның күңелен күтәргән, аларны 3 сәгатькә якын барасы чара алдыннан «җылытып җибәргән» егетләргә «рәхмәт» диясе генә кала.


Чара «Мирас» татар халык хоры башкаруындагы «Каз канаты» җыры белән башланып китте.
Концерт дәвамында сәхнәдә Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән «халык җәүһәрләре» чыгыш ясады. Кайберләре, мисал өчен, Кытайдан булган милләттәшебез Маһинур Тахир, тамашачыларга видеокотлау һәм җырдан өзек бүләк итте. Чараны Гөлназ Сәфәрова һәм Рамиль Шәрәфиев алып барды.

Кичәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкара телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова чыгыш ясады:

«20 елга якын Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәни-иҗтимагый фонды татар җыр сәнгатен үстерүгә, аны пропагандалауга, яңа талантлар эзләп табуга өлешен кертә, яңа проектларга старт бирә. Әлеге проектлар бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларны берләштерүгә, аларны бер учак тирәсенә җыюга мөмкинлек бирә, барлык милләт халыкларын берләштерүгә, ныгытуга зур өлешен кертә. «Халык җәүһәрләре» проекты 3 ел гына яшәвенә карамастан, 300 кеше монда катнашырга гариза бирде, һәм 28 җырчыбыз чыгыш ясады. Милли мәдәниятебез ул җәүһәргә тиң һәм аны кадерләп саклау, халыкка таныту, киләчәк буынга тапшыру – безнең иң изге бурычларыбызның берсе», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан

Фестиваль-конкурс «халыкчан башкару», «эстрада җыры», «инструменталь башкару», «академик вокал», «хореография», «ансамбль» номинацияләрендә үткәрелде. Мәртәбәле жюри 3 турга узган барлык катнашучыларны 1 нче дәрәҗәдә лауреат дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләде. Сәхнәгә чыккан һәр җырчы үзенең тавышы белән залны сихри бер моңга, җылылыкка күмде. Залны тутырып килгән тамашачылар рәхәтләнеп җырчыларга кушылып җырлап утырдылар, һәр конкурсантка җылы алкышлар бүләк иттеләр.

«Сөбханалла!» диясе генә кала!

Катнашучылар арасында төрле яшь категориясеннән кешеләре бар иде. Иң өлкән «халык җәүһәре» – Түбән Камадан 86 яшьлек Нур Мусин «Өммегөлсем» җырын башкарды. Сокланып, бу бабайга күз тимәсә ярый инде, дип борчылып утырдым, чөнки күпчелек хәзерге яшьләр белән чагыштырганда, Нур абый күпкә «энергичныйрак», бәхетлерәк күренде миңа. Уйлап карасаң, бу абый м тормышның әчесен дә, төчесен дә татыган кеше, тик шуңа да карамастан, йөзеннән елмаюы да, тормышка мәхәббәте дә югалмаган. «Сөбханалла!» – диясе генә кала!

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан

Иң яшь конкурсантка килгәндә, бу – Казахстанның Симәй шәһәреннән Миндияр Ахунҗанов иде. Ул дәү әтисе – Габдулхак Ахунҗанов белән «Ырымбур-кала» җырын башкарды. Кечкенә булуына карамастан, егет сәхнәдә үзен бик ышанычлы һәм горур тотты.

Сәхнәдә күптәннән халыкның йөрәген яулап өлгергән Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале лауреаты Азат Абитовны да күрергә насыйп булды. Ул әнисе Альбина Абитова белән «Әнкәйләрнең назлы күзләре» җырын башкарды.

«Соңгы елларда күңел саф татар моңына, халыкчан моңга сусый башлады»

Шулай ук чарада Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов чыгыш ясады.

«Халык җәүһәрләре» идеясен тормыш үзе тәкъдим итте, чөнки соңгы елларда күңел саф татар моңына, халыкчан моңга сусый башлады. Ә халыкчан татар моңы ул – халыкның үзендә икән, әлеге концерт та шуны күрсәтә. «Халык җәүһәрләре»н мактап шалтыраткан бер иптәштән: «Нишләп сезгә «Халык җәүһәрләре» җырчылары шулай ошый?» – дип сорадым. Ул миңа: «Чөнки алар советча түгел, ә безнеңчә, халыкча җырлыйлар», – диде. «Халык җәүһәрләре» фестиваленең төп нәтиҗәсе шунда – безнең татарның нигезе, тамырлары, рухы татар җырын саклый, ә җыр татарның үзен саклый. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде», – диде Рифат Фәттахов.

Шулай ук, ул быелдан башлап, «Халык җәүһәрләре»нең мөстәкыйль «милли-мәдәни» статус алуын ассызыклап үтте. Моның өчен Рәисебез Рөстәм Нургалиевич Миннехановка,Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Татарстан Мәдәният министрлыгына һәм бүгенге чараны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен юллады. Рифат Фәттахов шул вакытта «Халык җәүһәрләре»н дәвам итәргә этәргеч булган кеше – Шәфәгать Тәхәветдиновка, халыкка якын итеп күрсәткән «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Тәртип» радиосына рәхмәт сүзләрен әйтте.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан

Кичәдә тагын бер кат безнең татар халкының никадәр моңлы икәненә, хисле кешеләрнең авыл-районнарда да, башка төбәкләрдә дә күп булуына инандым. Гаҗәеп көчле тавышлы җырчыларның зур сәхнәләрдә чыгыш ясый алу мөмкинлекләре булмау күңелне әрнетә. Әгәр мондый фестивальләр булмаса, алар турында кемдер белер идеме икән соң?! Эстраданы моңсыз, фонограммага җырлаучылар басып алды, ә чын халык җәүһәрләренә урын юк..

Тамашачылар аңа басып алкышлады!

Концертның икенче бүлегендә хәрби өйрәнүләр вакытында «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов үзенең хит җырын башкарды. Аның сәхнәгә чыгуы халык өчен үзенә күрә бер «сюрприз» булды, тамашачылар аңа басып алкышлады!

Махсус хәрби операция тематикасына кагылышлы номерлар тагын булды: Башкортостан Республикасы Нефтекама шәһәреннән «Исән генә кайтчы, бәбкәм!» җыры белән Фәридә Әхмәтнурова, «Солдатлар турында баллада биюе» белән Удмуртия Республикасыннан «Афәрин» халык бию ансамбле гөрләтте.

Соңыннан барлык катнашучылар чыгып, тамашачылар белән бергә «Туган тел» җырын башкарды, һәм зал тагын да бер сихри «татар җылысы»на чумды.

3 сәгатькә якын барган концертта күңелле, сикереп торып биисе килә башлаган җырлар да, тормыш турында уйландыра торганнары да шактый булды. Гомумән, фестиваль рәхәт җылы мохиттә үтте, дип әйтә алам, тик вакыт ягыннан гына озаграк булды, дип уйлыйм, чөнки ахырга таба тамашачылар арый башлады.

«Сәхнәдә җырлау ул – бик зур хезмәт»

Концерт алдыннан сәхнә артына кереп, «халык җәүһәрләре»нең берничәсе белән аралашып чыктым.
Яр Чаллыдан «Халык җәүһәрләре»нә 3 нче тапкыр килгән Сәрия апа Нәбиуллина:

Сез кечкенә чактан ук җырлыйсызмы? Тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан чагыгыз истәме?

– Әйе, кечкенәдән үк җырлыйм. Иң беренче сәхнәгә чыгуым – ул авыл мәдәният йортында Яңа ел ише бәйрәмнәрне алып бару булды, шуңа өстәп, әле Кар кызы ролен дә башкарганым бар. Яшь кызлар арасыннан һәрвакыт мине сайлап куялар иде. Хәзер дә авылга кайтып концертлар куябыз, бәйрәмнәр үткәрәбез. Улым белән үзебезнең әйбәт аппаратурабыз бар, туйлар, никахлар, юбилейлар алып барабыз. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, алга таба да шулай яраткан эшемне эшләргә насыйп итсен иде.

Сезнең гаиләгездә тагын кемнәрдер җырлыймы?

Гаиләмдә ирем гармунда уйный, җырлый, хәтта бии дә әле. Кодагыемның юбилеенда икәү биегәнебезне видеога төшереп интернетка куйган булганнар. Шуннан авылга бәйрәмгә кайткач икебезне чакырып чыгарып биеткәннәр иде әле! Ирем үзебезнең авылныкы, аның белән 2 ул үстердек. Илсур улым белән бүген Чаллыдан икәү килдек, ә беренче улым 39 яшендә үлде.

Татар эстрадасыннан кемнәрне тыңлыйсыз?

Кем туры килә – барысын да тыңлыйм. Хәзер бит кайсы каналны ачма, барысында да бик күп җырчыларның чыгышларын күрсәтәләр. Хәния ханым Фәрхине бик яратып тыңлый идем. Кызганыч, ул хәзер безнең арабызда юк инде, урыны оҗмахта булсын. Асаф Вәлиевны, Зөфәр Хәйретдиновны, Зәйнәп Фәрхетдинованы, Илсөя Бәдретдинованы да яратам. Хәзер сәхнәдә кемнәр җырлый – барысын да хөрмәт итәм, чөнки сәхнәдә җырлау ул – бик зур хезмәт. Алар тере тавышка җырлаган, җырлый һәм җырлаячаклар да.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан

Мамадыш җырчысы Марат Локмановка да сораулар биреп өлгердем:

Сезнең иң изге хыялыгыз нинди?

Бүгенге көн күзлегеннән караганда, мин дөньялар тынычланып, гаиләләрнең тулы булып яшәвен телим. Шушы хыялым белән беррәттән, озын озак еллар шушы сулышым, моңым бетмичә, татар халык җырларын пропагандалап, классик әсәрләрне халыкның күңеленә җиткерә алсам ярар иде, дигән теләк.

Сезнең нәселдә җырчылар бар идеме?

Безнең нәселдә әбиләр бик матур җырлый иде. Шулай ук әти дә моңлы тавыш иясе иде, ә әни җырлый башласа – аның күңеле тула, ул елый иде. Минем 2 апам, 4 абыем бар. Бер апам аеруча матур җырлый, ул миңа кечкенә чакта вокал буенча «дәресләр» үткәрә, җырларга өйрәтә иде. Бер мәрхум абыем мунчада качып гармунда уйнарга өйрәнә иде, аннары без бергә гаилә бәйрәмнәрендә җырлый идек. Гомумән, безнең гаилә – музыкаль.

Нинди җырлар сезнең күңелегезгә аеруча якын?

Минем үземә халык җырлары якын. Реперутарымда «Өянбикә», «Шахта», «Илкәем», «Сарман», «Иске кара урман», «Гөлҗамал» кебек җырлар бар. Мин шушы җырларны онытмыйча, бүген дә халыкка җиткерә алуым белән бәхетле. Хәзер бит берсеннән-берсен дәртле эстрада җырлары чыгып тора, мин аларны да бик теләп өйрәнәм.

Сезнеңчә, татар эстрадасына нинди җырлар җитми?

Татар эстрадасына моңлы, халыкчан, мәгънәле, күңелгә үтеп керә алырдай җырлар җитми, дип уйлыйм.

Сез альтернатив җырчыларны тыңлыйсызмы? «Дышать», Ранис Гарипов исемнәрен ишеткәнегез бармы?

Юк (көлә).

Яшь җырчыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Үзләре өстендә эшләргә, тагын да камилләшергә киңәш итәм. Репертуарларында дәртле җырлардан кала халыкчан җырлар да булсын иде. Уңышлар телим аларга, алдагы елларда сәхнәдә яңа «йолдызлар» балкыганын көтәбез.

Рәхмәт сезгә!

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 март 2025
    Исемсез
    Советча түгел, безнеңчә җырлыйлар, дип куелган мәкалә башына. Укып тормадым. Абитов җырлавын гына тыңладым, аның әнисенә багышлап чувашча җырын да халык яраткан иде. Совет чоры җырга киң юл ачты, шул совет чоры булмаса, Рәшит Ваһапов та, Илһам Шакиров. Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашевалар да булмас иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100