Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет үзенә оят булган вакыйга турында сөйләгән

news_top_970_100
Винарис Ильегет үзенә оят булган вакыйга турында сөйләгән
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Винарис Илъегет «ТНВ»ның «YouTube» каналында чыга торган «Ә Син?» тапшыруында кунакта булган. Биредә ул үзенә бик тә оят булган бер вакыйгасын сөйләгән.

«Хәмдүнә апа белән эшләгәндә, Балык Бистәсенә концерт белән килдек. Сәхнәгә чыгар алдыннан каеш тагарга онытканмын. Анда мин: «Мин – Юанша», – дип тамашачы янына йөгереп чыгарга тиеш идем. Ыштаным төште дә китте. Шунда мин, чын әйтәм, бик каты оялдым», – дип сөйләгән Винарис.

Винарисны халык дәррәү алкышлый башлаган. Ә ул оялып кереп киткән һәм аны сәхнәдә Хәмдүнә Тимергалиева алыштырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100