
Винарис Ильегет «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булган. Дәүләт бүләген тапшыру тантанасын ул 1 елдан артык көткән. Артистка бүләкне кичә Камал театрының яңа бинасында тапшырганнар.
«Ниһаять, мин бүген бүләгемне алам, ел ярым элек карар имзаланган иде. Бүген алам, мин бик шат! Бик зур рәхмәт!» – дип уртаклаша ул бүләк тапшырылу алдыннан.
Тантанага ул «мөһим чараларга гына» киелә торган костюмын киеп килгән. Махсус тектерелгән костюмны ул туена кигән булган һәм менә тагын чират җитте.
Винариска бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырган. Винарисның сөенеченең чиге юк.
«Котлауларыгыз өчен рәхмәт! 2023 елның октябрендә үк исем бирелгән иде, тик мин бу бүләкне ала алмый торган сәбәпләр бар иде. Ниһаять, алдым! Мин нык шат. Мактаулы исемне кулда тотып торгач, чын атказанган артист итеп хис итәсең үзеңне. Әти-әниемә, якыннарыма, миңа ышанган һәр кешегә рәхмәт. Бик кызганыч, бу мизгелне әти-әнием күрә алмады. Алар анда да минем өчен шатланып торадыр, дип уйлыйм», – ди ул.
Котлыйбыз!