Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вилдан Шәмсетдинов милләтара дуслык какшар дип борчыла: «Таҗик дусларым бик күп»

news_top_970_100
Вилдан Шәмсетдинов милләтара дуслык какшар дип борчыла: «Таҗик дусларым бик күп»
Фото: © социаль челтәрдән

«Вилли» псевдонимы белән җырлаучы Вилдан Шәмсетдинов, Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» залында булган фаҗигадән соң милләтләр арасындагы дуслык какшар, дип борчыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары, концертлар залында террор оештырган кешеләрнең таҗик милләтеннән булуы сәбәпле, соңгы 2 көндә илдә әлеге милләт вәкилләренә карата агрессия артуы хакында язды.

«Түбәндәге видеоны «Крокус» янында, минем якын дустым, бик яхшы кеше, үз эшенең остасы, видеооператор, милләте буенча таҗик булган Ш.Нурматов төшерде. Аннан тыш та, минем танышларым һәм дусларым арасында үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән Таҗикстан кешеләре күп.

Әлеге фаҗиганең нечкәлекләре турында укырга, ботлар һәм бик үк акыллы булмаган кешеләрнең милләтара мөнәсәбәтләрне какшатырга тырышуларын күрү бик кызганыч.

Һәлак булганнарны гаиләләренә көч һәм сабырлык. Кайгыларын уртаклашабыз һәм күпмилләтле илебез белән бергә кайгырабыз», – дип язган Вилдан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100