Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби Артур Гайнуллин: «Кайнар ризык, чиста күк йөзенең кадерен белә башлыйсың»

35 яшьлек Чаллы егете Артур Гайнуллин фронтта да, тыныч тормыштагы кебек үк, «барлык һөнәрләр дә мөһим, барлык һөнәрләр дә кирәк» дип саный. Сугышчы киләчәк җиңүгә нинди өлеш кертүе турында сөйләде.

news_top_970_100

«Ватанга бурычымны түләргә вакыт җитүен аңладым»

Махсус хәрби операциягә кадәр Артур Гайнуллинның тормышы гадәти була: мәктәпне тәмамлагач, Кама автомеханика техникумына укырга керә, шәһәрнең төрле предприятиеләрендә эшли. Хәзер ул – «Таттелеком» компаниясендә әйдәп баручы инженер.

– Махсус хәрби операция башланганда, башкалар кебек үк, беркадәр аптырашта калдым. Чынбарлыкны аңлагач, Ватанга бурычны түләргә вакыт җиткәнен аңладым. Билгеләп үтәм, мобилизация мине читләтеп үтте. Бронь бар иде – элемтә өлкәсендә эшли идем. Ләкин мин утырып торырга җыенмадым. Бигрәк тә танышларымның һәм дусларымның махсус операциягә китүен күрдем: кемнедер мобилизацияләделәр, кемдер контрактка кул куйды һәм военкомат аша хәрби хәрәкәтләр зонасына китте, ә кемдер шәхси хәрби компаниягә керде. Аларның берсе кураторы Кырым Хөкүмәте булган ирекле хәрби формирование – «Ливадия» батальонына язылды. Бүлекчә танылган «Барс» хәрби армия резервы стандартлары буенча эшли. Мин, дустым белән аралашып, аның үрнәгенә иярергә булдым. Теләгемне тиз генә тормышка ашыра алмадым – аягымны имгәттем. Әмма тернәкләнгәннән соң, 2023 елның июнендә, Кырымга киттем. Билгеләнгән пунктка – Перевальное авылына килдем, анда Татарстаннан иреклеләр аз түгел булып чыкты, шулай ук Урал, Краснодар крае, Ростов өлкәсеннән дә егетләр бар иде.

Фото: © Артур Гайнуллинның шәхси архивыннан

Качу өчен 20 секунд вакыт бар иде

Артур Гайнуллин сапер-шартлатучы сыйфатында азат ителгән районнарда эшләгән: миналарны, куркыныч предметларны – аерым алганда бәреп төшерелгән пилотсыз очкычларның фрагментларын зарарсызландырган. Шулай ук беренче линиядә дә эшләгән. 2023 елның октябреннән 2024 елның июленә кадәр сугышлар барган Херсон өлкәсенең Крынки бистәсе районында иптәшләре белән бергә алгы сызыкка азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары, ягулык китерү тәэмин ителгән юлны миналардан арындыру белән шөгыльләнгән. Бу бик мөһим эш була. Көн саен маршрутны тикшерү, миналарны ачыклау, аларны юк итү саперларның бурычы булып тора.

Шартлау куркынычы булган җайланмаларны табу җиңел булмый, чөнки аларны еш кына маскировка өчен чүпрәккә төргәннәр, чүп белән пычракка буяп ташлаганнар.

– Нигездә, ПТМ-3 серияле совет җайланмалары очрый иде. Ләкин дошман аларны яхшырткан – штатлы шартлаткыч урынына универсаль шартлаткыч куйган. Аның, мәсәлән, «тимер»гә реакциясе бар: аның янына рация, автомат, бронежилет белән якын килсәң – шартлый. Шулай ук минага сейсмик датчик куелган – әгәр янәшәдән техника узса яки кеше барса, грунт тирбәлгәндә, мина шулай ук шартлый. Әлбәттә, тиеп киткән очракта, – дип аңлата Гайнуллин.

«Кыңгыраулар» да очрый иде. Алар тышкы охшашлыгы аркасында шулай дип аталган.

– «Кыңгырау» шартлаганда аяксыз калырга мөмкин иде, – ди ул.

Саперлар, кагыйдә буларак, дошманның «бүләкләрен» ясалма заряд белән шартлаталар: озын ботак алалар, аңа тротил шашка беркетәләр, ут үткәргеч шнурлы детонатор куялар. Боларның барысын да минадан 3 метр ераклыкта урнаштыралар (якынрак килергә ярамый). Шуннан соң ут төртәләр. Һәм саперның качу өчен 20 секунд вакыты була.

Саперларга маршрутны берничә тапкыр узарга туры килә. Территорияне икенче һәм өченче тапкыр узганда 2-5не таба идем, ләкин берне дә тампаган вакытлар да була иде, ди Артур.

Саперның экипировкасы штурмовикның «роба»сыннан әллә ни аерылмый – шлем һәм бронежилет, ә куллар сакланмаган, чөнки маневрлдар ясау сәләте сакланырга тиеш.

– Шундый бер очрак булды, мина шартлаганнан соң, бер иптәшнең кулына кыйпылчык керде. Әмма яра тирән түгел иде, Аллаһка шөкер, – ди Чаллы егете.

«Минага абындым, ул шартламады»

Саперларга аларны аулаучы пилотсыз очкычлар бик нык комачаулый. Шуңа күрә егетләр гадәттә парлап эшлиләр: берсе юлны һәм аның тирәсендәге барлык урыннарны карый, ә икенчесе күк йөзен күзәтеп тора.

– Берничә минут саен офыкта дрон пәйда була иде. Аның безне күрүе төгәл билгеле түгел иде, әлбәттә. Ләкин ни генә булмас дип урманга качарга туры килә иде. Әгәр дә очып килгәннән соң шартлау ишетелсә, кайдадыр безне күргән булуларын аңлый идек, – дип сөйли Артур.

Фото: © chelny-izvest.ru

Артур иптәшләре белән берничә тапкыр куркыныч зонага эләгә.

– Бер тапкыр машинада бара идек – дрон очып китте, аннары машинага нәрсәдер бәрелде – граната бугай, ләкин ул шартламады, – дип сөйли сугышчы.

Тагын бер очрак турында сөйләгәндә, Артур аны «кызык вакыйга» дип атый.

– Крынки янында миналардан чистарту белән шөгыльләнә идек. Алда бер генә ышык урын да булмаган кыр иде. Безнеңчә «Открытка». Аны, «птичка» күрмәсен өчен, йөгереп чыгарга кирәк иде. Без иптәшем белән бүленештек. Башта мин йөгердем – янган машинаның бер ягына качтым һәм күк йөзен тикшерә башладым, ә «Казань» хәрби кушаматлы иптәшем икенче яктан йөгерде. Танкка каршы минага абынып егылды. Һәм ПТМ-3 шартламады – металлга да, якынаюга да, бәрелешүгә дә җавап бирмәде! Аннары бу турыда көлеп искә алдык, – ди солдат.

Гайнуллин, фронтта юморсыз ярамый, дип саный. Югыйсә, нервылар бетәчәк. Ә тагын ул дингә ышанмаган солдатларны очратмавын, шулай ук алгы сызыкка китәр алдыннан билгеле йолаларны үтәвен әйтә.

– Сукмакка утырып, сул иңбашы аркылы төкерә идек, – ди Чаллы егете.

Хәрби операциядә катнашу истәлеге итеп, бары тик 2 сувенир – СССРның кечкенә атласы һәм «җиде» номерлы бильярд шары алып кайткан. Урамда таптым, бу әйберләрдә ниндидер мәгънә бар, дип уйладым, ди ул.

– Әлбәттә, анда үзең өчен кыйммәтле әйберләрне яңадан бәялисең. Вак-төякләрнең кадерен белә башлыйсың, аларны күрәсең: кайнар ризыкны, чиста күк йөзен, пилотсыз очкычлар булмаган тынлыкны, – ди Артур.

Артур Гайнуллин һәм аның иптәшләрен Кырым Хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов исеменнән медальләр белән бүләкләгәннәр.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100