Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаровны Салават Фәтхетдинов нәрсә өчен сүккән?

news_top_970_100
Вадим Захаровны Салават Фәтхетдинов нәрсә өчен сүккән?
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага Вадим Захаров үзенең ни өчен артык гади булуы, үзгәрә алмавы турында сөйләгән.

«Cалават абый соңгы арада бик сүкте инде мине. «Вадим, моның хәтле гади булырга ярамый, конечно», – дип. Нишлисең инде, тәрбияң шундый булгач. Ул тәрбиядән генә дә килмидер инде, аңлау, фикерләү тора-бара, яшәгән саен килә. Дөньяга карашым шундый инде минем. Мине мактап үстермәделәр дә.

Кайбер кеше үзен мактаганнарын ярата. Миңа шул җитеп бетми. Төркемдәге егет-кызлар да әйтәләр: «Вадим Борисыч, нигә син, чыгып, азрак үзеңә куллар чаптырмыйсың?» – дип. Миңа бирелмәгән ул үзеңне эре итеп, өстен кую. Шуңа безнең концертлар да шундый – тамашачы белән аралашуга корылган», – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100