Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзеңә ышан! – Оренбург бистәсендә яшәүчеләр үзләре дамба төзеп, йортларын саклап калган

news_top_970_100
Үзеңә ышан! – Оренбург бистәсендә яшәүчеләр үзләре дамба төзеп, йортларын саклап калган
Фото һәм видео База Телеграм-каналыннан

Оренбург янындагы бистәдә яшәүчеләр үзләре дамба төзегән. Алар 3 миллионга якын акча җыйган һәм 5 тәүлек буе эшләгән. Бу хакта База Телеграм-каналы яза.

Урал елгасындагы су күтәрелә башлагач, Перовский бистәсендә яшәүчеләр суның өйләргә кадәр үк килеп җитәчәген аңлый. Кешеләр үзләре 3 миллион сум акча җыйган, дамба проектын ясаган һәм меңләгән кубометр балчык кайтартып, эшли башлаган. Алар 1,5 километр озынлыктагы дамбаны үз көчләре белән тәүлекләр буе төзегән. Ирләр көрәк тотып эшләсә, хатын-кызлар ашау ягын кайгырткан. Һәр гаиләгә дежурлык бүлгәннәр – кемдер пылау, кемдер ит пешергән. Погрузчиклары булган кешеләр дә ярдәм иткән. Төнлә дә дежур торганнар, корылма берәр җирдән агып ятмыймы дип, фонарьлар белән яктыртып карап йөргәннәр.

Дамба (картада кара төс белән билгеләнгән, ә кызыл һәм зәңгәр төсләр – дамба булмаган очракта су басу ихтималы булган урыннар) нык тора алган. Су биш көн торган һәм нибары 14 апрельгә генә бераз кими башлаган. Әмма су күләме әлегә кадәр куркыныч булып кала.

Бистәдә яшәүчеләр сөйләгәнчә, аларга администрациядән бернинди ярдәм дә булмаган. Гадәттән тыш хәл режимы вакытында түләнә торган акча да, янәсе, яшәү шартларын бозган өчен түләнмәгән. Өстәвенә, кайбер түрәләр, үзбелдеклеләнеп, килешенмәгән дамба төзегән өчен җәза бирү белән янаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100