Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова, 19 көн ач торып, халыкны шаккатырган

news_top_970_100
«Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова, 19 көн ач торып, халыкны шаккатырган
социаль челтәрләр

«Ут хатын» буларак танылган мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинова тагын халыкны шаккатырган. Бу юлы – 19 көн ач торуы белән!

Гүзәл Хөснетдинова үзенең 5 бала тапканнан соң артык авырлыгы булуы, аның исә кирәкмәгән авыруларга сәбәпче булуын әйткән. Кыскасы, ябыгу максатыннан ризыктан баш тарткан.

«19 көн ач тордым!

4 көн смузилар гына эчтем.

7 көн буе 200 грамм ризык кына ашадым.

Шулай итеп, 1 ай эчендә мин 13 килограммга ябыктым», – дип язды ул ач торуының нәтиҗәләре турында.

Гүзәл үзенең ябыгу процессын социаль челтәрләрдә күрсәтеп барды. Блогер, чыннан да, 1 ай эчендә ябыгып, зифа буйлыга әверелде.

Халык исә блогерның ихтыяр көченә гаҗәпләнә.

«Әгәр дә мин шулай ач торсам, минем турыда: «Ашамаска гына өйрәнгән иде, үлеп китте», – дип сөйләячәкләр»;

«Мин инде икенче көнне үк аңымны югалтып егылыр идем»;

«Мин 2 генә көн ач тордым. Бу – бик авыр. Ничә көннәр ашамыйча ничек түзеп була? Моңа никадәр ихтыяр көче кирәк», – дип сокланалар аңа.

Гүзәл Хөснетдинова комментарий ияләренә ач торуның беренче 3 көне генә авыр булуын, аннары көннән-көн җиңелләшә баруын әйтә.

«Болай ач тору калкансыман бизгә тискәре йогынты ясый. Әкренләп кенә ташлап булмыймыни ул авырлыкны?»;

«Әйе, ташлагансыздыр. Тик бу – бер дә мактана торган әйбер түгел. Тиздән шушы авырлыкны икеләтә җыячаксыз»;

«Ә мин спорт һәм дөрес туклану белән айга 10 килограмм ташладым. Шикәрдән һәм камыр ризыкларыннан баш тарттым. Атнасына 9 сәгать спорт белән шөгыльләндем», – дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100