Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинаны демилитаризацияләү буенча махсус операция максаты төгәлләнде – Небензя

news_top_970_100
Украинаны демилитаризацияләү буенча махсус операция максаты төгәлләнде – Небензя
Фото: kremlin.ru

Берләшкән Милләтләр оешмасы утырышында Россиянең даими вәкиле Василий Небензя: «Украинада демилитаризацияләү буенча махсус операция максаты төгәлләнде», – дип белдерде.

«Украина хәрби көчләре инде күптән үз кораллары белән сугышмый икәнен исәпкә алганда, Украинаны демилитаризацияләү буенча махсус операция максаты төгәлләнде», – диде ул.

Небензя әйтүенчә, Украина ягы хәзер бары тик НАТО кораллар бирү исәбенә генә яши.

Аның әйтүенчә, хәзер ВСУ өчен вазгыять бик начар, ә шул ук вакытта Россия гаскәрләре уңышка ирешә бара, Киевка бирелгән техниканы юкка чыгаралар. Небензя әйтүенчә, Украинадагы конфликтка НАТО илләренең турыдан-туры түгел, читләтеп катнашуын инкарь итү мөмкин түгел, моның йөзләгән дәлиле бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100